Имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фариси (699—767, һиҗри 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы. Әбү Хәнифә табигыйн буыны вәкиле. Гыйракның Күфә шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) сәхабәләре дә (разый Аллаһу ганһум) була.

Әбү Хәнифә
Туган телдә исем Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фариси
Әйтелеш
Туган 699 ел (һ. 80)
Куфә, Гыйрак
Үлгән 767 ел (һ. 150)
Багдад, Габбасиләр хәлифәлеге[d]
Күмү урыны Багдад
Һөнәре имам, мөхәддис
Балалар Хаммад ибн Абу Ханифа[d]

 Әбү Хәнифә Викиҗыентыкта

Әбү Хәнифә мәчете

Әбү Хәнифә Әфганстанның төньягындагы затлы фарсы гаиләсендә, Габдел-Мәлик ибне Мәрван хәлифәлек иткәндә, туа. Аның бабасы исламны Гомәр ибнел-Хәттаб хәлифә булган вакытта кабул итә. Әбү Хәнфәнең әтисе Күфә шәһәрендә ефәк һәм кием-салым белән сәүдә иткән, аның үлеменнән соң, әтисенең эше аңа күчә.

16 яшендә Әбү Хәнифә әтисе белән хаҗ һәм Мәдинәдә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда Габдуллаһ ибне Харисны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә. Шулай ук ул Әнәс ибне Мәлик белән дә очраша.

Әбү Хәнифә гыйлемне туган шәһәрендә - Күфәдә ала. Аның остазлары - күренекле галимнәр - Гата ибне Рабах, Һишам ибне Гурвә, Нәфигъ була. 22 яшеннән мәшһүр Гыйрак галиме - Хәммад ибне Әби Сөләйман әл-Әшгаринең шәкерте була. Ул аңардан 18 ел дәвамында, остазы үлгәнче, белем ала. Ә аннары үзе шунда белем бирә башлый, Күфә һәм Бәсраның иң абруйлы фәкыйһе булып саналган. Аңардан Әбү Йосыф әл-Кади, Мөхәммәд ибне Хәсән, Зөфәр ибне л-Хузәйл, Нух әл-Җәмига кебек күренекле галимнәр белем алганнар.

Әбү Хәнифәне тәкъва (алладан куркучан), юмарт, аз сөйләүчән, уйга бирелүчән, буш, файдасыз сөйләшүләрдән читләнүчән булган дип сөйлиләр. Ул намазның бер рәкәгатендә Коръәнне укып чыга торган булган.

Гомере буена Әбү Хәнифә җитмеш мәртәбә хаҗ кыла, сәхабәләр һәм тәбигыйннәр белән очраша.

Хәлифә Мансурның Багдад казые булырга тәкъдимен кире каккач, аны төрмәгә утырталар һәм ул шунда вафат була.

Имам Әбү Хәнифә мәзһәбе

үзгәртү

Әбү Хәнифә мәзһәбе Мөхәммәдтән (саләллаһу галәйһи вәссәләм) алынган белемгә нигезләнгән.

Мөхәммәд пәйгамбәр

Габдуллаһ ибне Мәсгуд
Габдуллаһ ибне Кайс
Ибраһим ән-Нәхаи
Хәммад ибне Әбу Сөләйман
Әбу Хәнифә Ногман ибне Сабит

Әбү Хәнифәнең шәкертләре

үзгәртү

Әбү Хәнифәнең иң танылган шәкертләре:

Әбу Хәнифә сөнни исламның хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы. Аның хокук чыгару ысулы түбәндәге чыганакаларга нигезләнә:

  1. Коръән;
  2. Сөннәт — хәдисләрне җентекләп сайлау нәтиҗәсендә;
  3. Иҗмагъ — нинди дә булса сорау буенча ислам галимнәренең Коръән һәм Сөннәткә нигезләнгән бердәм фикере;
  4. кыяс — Коръәндә булган хәл белән чагыштыру нәтиҗәсендә фикерләү; мәсьәләләрне инде чишеләгәннәре белән чашгыштыру;
  5. истихсан — кыяска каршы килгән, ләкин әлеге мәсьәләдә иң дөрес дип табылган фикерне кабул итү;
  6. гореф — традицион таралган фикерләр.

Әбу Хәнифәнең бөтен мирасы диярлек укучыларына телдән тапшырылган. Укучылары аның мәзхәбенең нигезләмәләрен төркиләр һәм системага салалар. Хәнәфи мәзхәбенең системалаштырылуында һәм таралуында сәхибәйн («ике укчы») - Әбу Йосыф һәм Мөхаммәд әш-Шәйбани — зур урын алып тора.

Әбу Хәнифәнең укучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә аның мәзхәбе фикеһнең теләсә-нинди диярлек мәсьәләсен чишә алырлык мөселман хокукының күпъяклы мәктәбенә әверелә. Хәнәфи мәзхәб Габбасилар тарафыннан хупланган.

Әбу Йосыф Һарун әр-Рәшид хәлиф тарафыннан Багъдадның югары казые итеп билгеләнә, һәм ул җирле казыйларны үзе билгеләгән, шуның белән бу мәзхәбнең таралуына булыша. Госман һәм Могол империялрендә хәнәфи мәзхәбе дәүләт статусына ирешә. Хәзерге заман мөселманнарының күпчелеге - бу мәзхәб тарафдарлары.

Әбу Хәнифә хезмәтләре

үзгәртү
  • әл-Фикһе әкбәр
  • Мөснәд Әби Хәнифә
  • Китаб әл-Галим вәл-Мөтәгаллим
  • әл-Әсл

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү