Намаз
(Salät битеннән юнәлтелде)
Нама́з яки салят (фар. نماز намаз[1], гарәп. صَلاة саләт[2], бор. төрк. yükünç (~йөгенеч)[3]) — Ислам динендә мәҗбүри яки өстәмә гыйбадәт. Мәҗбүри намаз (фарыз) көненә биш тапкыр укыла. Исламның биш баганасының берсе. Намаз ракәгатьләрдән тора.
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
- Шулай ук карагыз: Намаз уку.
Мәҗбүри намазның биш төре бар: иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы, ястү намазы. Шулай ук витер намазы, җомга намазы, гает намазы, нәфел намазы һ.б. намаз төрләре бар.
Намаз уку өчен мәҗбүри шартлар
үзгәртү- Ритуаль чисталык — госелле һәм тәһарәтле булу.
- Чиста урын — нәҗесләрсез булган урын сайлау.
- Кыйбла — йөз белән кыйблага табан юнәлү.
- Ният — намаз укуга ният булу.
- Изар — кием очларының тубыктан түбән төшмәве.
- Кием — киемнең нәҗесләрдән пакъ булуы һәм шәригать таләпләренә туры килүе.
- Аеклык (алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләр катгый тыелган).
Намазның рөкенләре — эчендәге фарызлары
үзгәртү- Тәкбир — намазга керешкәндә Аллаһу әкбәр дию.
- Кыям — кимендә 3 аять укырлык вакыт аякүрә тору.
- Кыйраәт — кыямдә кимендә 3 аять уку.
- Рөкүгъ — кыямнән соң бил тигелтен бөгелү.
- Сөҗүд — ике тапкыр сәҗдә кылу.
- Кугъүд — намазның ахырында утырып тору.
- Тәртип — тәртип белән башкару.
Намаз уку тыелган вакыт
үзгәртү- Кояш чыгып, сөңге биеклегенә хәтле күтәрелүенәчә булган вакыт.
- Кояш зәвалдә булганда.
- Кояш баткан вакытта.
Намаз төрләре
үзгәртүИсеме | Вакыты | Фарызга хәтле сөннәт | Фарыз | Фарыздан соңгы сөннәт | ||
---|---|---|---|---|---|---|
Сөнниләрдә | Шигыйләрдә | Сөнниләрдә | Шигыйләрдә | |||
Сабах — Фәҗер (فجر) | Таң атып кояш чыкканчы | 2 ракәгать | 2 ракәгать | 2 ракәгать | — | — |
Өйлә — Зоһер (ظهر) | Төштән соң | 4 ракәгать | 8 ракәгать | 4 ракәгать | 2 ракәгать | — |
Икенде — Гасыр (عصر) | Шәүләнең озынлыгы төштәгедән ике тапкыр озынайгач | 4 ракәгать | 8 ракәгать | 4 ракәгать | — | — |
Ахшам — Мәгъриб (مغرب) | Кояш баткач | — | — | 3 ракәгать | 2 ракәгать | — |
Ястү — Гыйшаэ (عشاء) | Шәфәкъ кызыллыгы бетү белән | 4 ракәгать | 4 ракәгать | 4 ракәгать | 2 ракәгать | 2 ракәгать |
Аллаһ Тәгалә күзләрендә, белем үзләштерүгә ашкыну намаз, ураза, хаҗ һәм җиһадка карата өстенрәк.[4] Белем иясенең йокысы — наданның намазыннан хәерлерәк.[5] Әй, Әбу Зарр! Иртүк гыйлемнең берәр бүлегеннән белем ал да үзләштергәнеңә тугры итеп дәвам ит — бу синең өчен мең ракәгатьлек намаз кылудан хәерлерәктер.[6] |
Чыганак
үзгәртүСылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Намаз — намаз, көндәлек гыйбадәт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 441.
- ↑ Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 498.
- ↑ https://ia800306.us.archive.org/22/items/HikmetTANYUIslamlktanOnceTurklerdeTekTanriInancc/islam%20eski%20din.pdf
- ↑ (рус.) «Стремление к знаниям перед Аллахом ценнее намаза, поста, хаджа и джихада на пути Аллаха» (Ат-Табарани, Ибну Абдул Барри/ комментарии к Муватта имама Малика).
- ↑ (рус.)«Сон обладающего знаниями лучше намаза невежды» (Абу Нуайм).
- ↑ (рус.)«О Абу Зарр, выучи с утра один раздел науки и следуй полученным знаниям – это лучше для тебя, чем совершение намаза в тысячу ракаатов» (Ибн Маджа).
- ↑ (рус.) Важность и ценность знаний. Как получить самое большое счастье?
- ↑ (рус.) Важность и ценность религиозных знаний.
- ↑ (рус.) Важность знаний