Касыйм татарлары

Русиянең Рязань өлкәсендә урнашкан Касыйм шәһәрендә һәм тирә-як авылларында урнашып яшәгән татарлар. Шул җирләрдә урнашулары Касыйм ханлыгы белән бәйле
(Qasıym Tatarları битеннән юнәлтелде)

Касыйм татарлары — Русиянең Рязань өлкәсендә урнашкан Касыйм шәһәрендә һәм тирә-як авылларында урнашып яшәгән татарлар. Элеккеге Касыйм ханлыгы территориясендә формалашканнар.

Касыйм татарлары
гомуми саны

1100 тирәсе

яшәү җире

Русия, Рязань өлкәсе

Теле

Татар теле, урыс теле

Дине

Ислам

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Касыйм халкының нәселен дәвам иттерүче бүгенге татарлар Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренең иске татар бистәсендә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда яшиләр.

Алар татар теленең урта диалект дип йөртелгән Казан диалектының касыйм, шулай ук шактый күләмдә мишәр сүзләре кушып мишәр диалектының бостан сөйләшендә сөйләшәләр, ислам дине тоталар, үзләренә хас аерымлыклары белән гомуми татар матди һәм рухи мәдәниятен тәшкил итәләр.

Касыйм татарлары элек берничә катлауга бүленгән булган:

  1. Ак аймак: бу төркемгә Касыйм ханлыгының аксөякләренә караган зур 4—5 авыл кергән: Шырын, Бием сала, Татарбай (Тарбаево), Яубаш (Болотце), Тебеньково.
  2. Кара аймакка 50-лап кечерәк авыл кергән.
  3. Кара зыбыннар диеп Уканың уң ягында яткан 8 татар авылы аталганнар.[1]

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү