Шырын (рус. Подлипки) — Рязань өлкәсенең Касыйм районындагы татар авылы. Ханкирмән (Касыйм) шәһәреннән 12 км төньяк-көнчыгышрак, Мөрәм юлы өстендә урнашкан.

Шырын
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарбай авыл җирлеге[d]
Халык саны 840 (2010)[1]
Почта индексы 391359
Карта

2010 елгы сан алу вакытында биредә 840 кеше яшәве билгеле.

Тарихы

үзгәртү

Шырын авылы Касыйм ханлыгы аксөякләре Ширин (Ширинскийлар) биләмәсе булып тора. Ул дүрт авылдан торган Ак аймакка карый торган булган.

Ел саен татар милли бәйрәме Сабан туе үткәрелеп килә.

1997 елда 1880 елда төзелгән агач мәчет яңадан ачыла.

Искәрмәләр

үзгәртү