Караганда
Караганда (каз. Qarag'andy, Қарағанды) — Казакъстанда урнашкан шәһәр, Караганда өлкәсе үзәге. Казакъстанның сәнәгый, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе.
Караганда | |
каз. Қарағанды | |
Илтамга | |
Нигезләнү датасы | 1931 |
---|---|
Рәсми исем | Қарағанды |
Дәүләт | Казакъстан |
Нәрсәнең башкаласы | Караганды өлкәсе |
Административ-территориаль берәмлек | Qaraghandy Qalasy[d] |
Сәгать поясы | UTC+06:00 |
Халык саны | 515 632 (2023)[1] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 546 метр |
Кардәш шәһәр | Клуж-Напока[2], Камьянске һәм Әрак |
Моның хуҗасы | Шахтёр[d] |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 497 800 000 квадрат метр |
Почта индексы | 100001–100030 |
Рәсми веб-сайт | karaganda-akimat.gov.kz/ru/ |
Феноменның икътисады | economy of Karaganda[d] |
Номер тамгасы коды | M һәм 09 |
Караганда Викиҗыентыкта |
Зурлыгы буенча ул Алматы, Нурсолтан һәм Чимкент шәһәрләреннән соң дүртенче урында.
Унтугызынчы гасырда далада күмер табыла, тора-бара бирегә руслар килеп күмер табу белән шөгыльләнә башлаган, соңыннан аларга француз һәм инглиз эшкуарлары кушылган. Күмер табу киң җәелә башлагач, 1931 елда Караганды эшчеләр бистәсе төзелә.
1934 елның 10 февралендә Караганда шәһәр статусын ала. Биредә казах, рус, татар, украин, алман, кореялы, белорус, әзербайҗан, үзбәк, калмык, чәчән һәм башка милләтләрдән торучы ярты миллион кеше яши.[3]
Җәй эсселеге һәм корылыгы белән аерылып торса, кышкы температура миныс 30 градуска кадәр җитә, көзләр гадәттә бик яңгырлы килә. Вакыт исә Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алда бара.
Караганды шәһәре үзенең шахталары һәм АЛЖИР, Карлаг дигән лагерьлары белән дә мәгълүм. Биредә А. Солженицын, Н.Заболоцкий, Л.Гумилев кебек күренекле шәхесләр тоткынлыкта булган.
Қарағандыда 14 банк жұмыс істейді, олардың қалада 67 бөлімшесі бар.Қарағанды Банктері
Халык
үзгәртү1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 1999[8] | 2009[8] |
---|---|---|---|---|---|
397 083 | 523 271 | 571 877 | 613 797 | 436 864 | 459 778 |
Танылган шәхесләр
үзгәртүтатарлар
үзгәртү- Ринат Шакиров (1962), пианист. РФ атказанган, ТР халык артисты.
- Шамил Шаһидуллин - Казакъстан һәм Русиянең театр һәм кино артисты (1968-2011)
- Анатолий Юнысов (1934-1997), машина йөртүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1986).
башкалар
үзгәртү- Әхмәт Кадыйров, Чечня президенты (2003-2004).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://pop-stat.mashke.org/kazakhstan-cities.htm
- ↑ https://primariaclujnapoca.ro/cultura/oras-infratit/karaganda/
- ↑ Кайда-кайда? Карагандада!, archived from the original on 2016-03-09, retrieved 2013-02-21
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ 8,0 8,1 Перепись населения Республики Казахстан 2009 года. Население Республики Казахстан (том 1) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-02-27, retrieved 2013-11-057.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|