Нәгыймә Балтачиева
Нәгыймә Балтачиева (Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева, рус. Найма Валеевна Балтачеева) — балет артисты, педагог. РСФСР (1967), ТАССР (1965), БАССР (1955) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Нәгыймә Балтачиева Найма Балтачеева | |
---|---|
Туган телдә исем | Нәгыймә Вәли кызы Балтачиева |
Туган | 23 февраль 1913 Петроград, Россия империясе |
Үлгән | 18 гыйнвар 1984 (70 яшь) Ленинград |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | балет артисты, мөгаллим |
Балалар | улы Мурат (1940—1987) |
Бүләк һәм премияләре | БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1955) ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965) РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1967) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1913 елның 23 февралендә (8 мартында) Петроградта туган.
- 1935 елда Ленинград хореография укуханәсен (А. Ваганова сыйныфы) тәмамлый.
- 1935-1956 елларда Ленинградта С.М. Киров исемендәге опера һәм балет театрында (хәзерге Мария театры) бии.
- 1946-1973 елларда Ленинград хореография укуханәсенең классик бию мөгаллиме.
- 1952-1978 елларда Киров театрында мөгаллим-репетитор. Финляндия, Болгария, Маҗарстан, ГДР театрларында мөгаллим-репетитор булып эшли.[1]
Ленинград хореография укуханәсенә укырга килгән татар-башкорт яшьләренә (шул исәптән Рудольф Нуриевка) Н. В. Балтачиева, аның ире А. Л. Кумысников, энесе Таһир Балтачиев һәрвакыт ярдәм итәләр.[2]
Иҗаты
үзгәртүБалеттагы дебюты — Ленинград хореография укуханәсендә диплом спектакле — «Катерина» балетында (Адан-Рубинштейн, балетмейстер Л. Лавровский) төп партия (беренче башкаручы) (1935).[3]
Партияләре
үзгәртүКиров театрында (Ленинград)
үзгәртү- «Йокыга талган гүзәл» балетында — Флер де Фарин
- «Йокыга талган гүзәл» — Сапфирлар феясы
- «Йокыга талган гүзәл» – Алтын феясы
- «Йокыга талган гүзәл» – Көмеш феясы
- «Йокыга талган гүзәл» – Җитезлек феясы
- «Дон Кихот» – чәчәк сатучы кыз
- «Корсар» – па-де-труа
- «Бөкре ат» (рус. Конек-Горбунок) — фреска
- «Аккош күле» (балетмейстер Агриппина Ваганова) – па-де-труа
- «Аккош күле» – зур аккош
Татар опера һәм балет театрында
үзгәртүШәкертләре
үзгәртүК. Тер-Степанова, Н. Янанис, Я. Кукс; М. Попова, Р. Симеон (Румыния); М. Дмитриева, Е. Кристова (Болгария), В. Х. Галимова, Ф. М. Нәфыйкова, Э. А. Сөләйманова, Э. М. Тимергазина[4]
Кызыклы факт
үзгәртү1941 елда Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетында (Л. Якобсон куелышында) Сөембикә партиясен – Нәгыймә Балтачиева, Гали-батыр партиясен аның ире – А. Л. Кумысников биергә әзерләнә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, спектакль куелмый кала[5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ бельканто.ру сайтында
- ↑ Р. Нуриев биографиясеннән
- ↑ кино-театр.ру сайтында
- ↑ «Башкортстан» белешмәлеге
- ↑ Миләүшә Галиуллина. «Шүрәле»гә – 70 ел(үле сылтама). «Мәдәни җомга», 7.03.2015
Әдәбият
үзгәртү- Тридцатилетие творческой деятельности.— Театр. Ленинград, 1965, № 25;
- Педагог-хореограф Н. В. Балтачеева.— Театр. Ленинград, 1967, № 31;
- Прохорова В. Страницы календаря: Н. В. Балтачеева.— Советский балет. 1985, № 4.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Балет: энциклопедия. / Баш ред. Ю. Н. Григорович.- М.: Советская энциклопедия, 1981.