Таһир Балтачиев (Таһир Вәли улы Балтачиев) — балет артисты, педагог. БАССР атказанган артисты (1957), РСФСР (1988) һәм ТАССР (1965) атказанган сәнгать эшлеклесе . Ленинград хореография училищесы (хәзер А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе) укытучысы. Балет биючесе, педагог Нәгыймә Балтачиеваның бертуган энесе.

Таһир Балтачиев
Тахир Балтачеев
Туган телдә исем Таһир Вәли улы Балтачиев
Туган 18 сентябрь 1924(1924-09-18)
Ленинград
Үлгән 9 август 1997(1997-08-09) (72 яшь)
Санкт-Петербург
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре балет артисты, педагог

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Т. Балтачиев (с) «Күк күкрәве сукмагыннан» (К. Караев) балетында

1924 елның 18 сентябрендә Ленинградта туган. Ленинград хореография училищесын (А. Лопухов, А. Писарев сыйныфы) тәмамлаган (1944).

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1942-1965 Ленинградның Мария театры (Киров театры) солисты.
  • 1952 елдан Ленинград хореография училищесындә характерлы бию укытучысы.
  • 1959-1997 Мария театры труппасы репетиторы.

Иҗаты үзгәртү

Милли биюләр остасы буларак, аларга гына хас пластиканы, кул ишарәсен, гәүдә торышын үтә төгәллек белән күрсәтә алган. Ленинград хореография училищесындә характерлы биюләргә өйрәткән шәкертләре арасында — Г. Комлева, Г. Покрышкина, Я. Кукс, П. Бодрова, Н. Груздева, О. Соколов. Драма театрларында спектакльләр һәм концертлар өчен дә биюләр куя.

Башкарган партияләре үзгәртү

Беренче башкаручы үзгәртү

  • Төсле яшүсмер «Күк күкрәве сукмагыннан» (Тропою грома) К. Караев.
  • Шайтан «Шүрәле» Ф. Яруллин.
  • Этруск «Спартак» А. Хачатурян.

Башка партияләре үзгәртү

  • Измаил «Гаянэ».
  • Галл «Спартак».
  • Яшь чегән «Таш чәчәк» (Каменный цветок).
  • Шляхтич «Тарас Бульба».
  • Ли Шанфу, негрлар биюе «Кызыл мәк» (Красный мак).
  • Шамакай, испан биюе «Щелкунчик».
  • Петр I гарәбе, рус биюе «Бакыр җайдак» (Медный всадник).

Куйган биюләре үзгәртү

  • Испан, маҗар, поляк биюләре — «Аккош күле» (Лебединое озеро).
  • Һинд биюе — «Баядерка».
  • Сицилия биюе — «Отелло».
  • Фламенко — «Лауренсия».
  • Басклар биюе — «Париж ялкыны» (Пламя Парижа).
  • Краковяк, татар биюе — «Бакчасарай фонтаны».
  • Сарацин, маҗар биюе — «Раймонда».
  • Мазурка — «Көлгенә» (Золушка).
  • Рапсодия — «Бөкре ат» (Конек-Горбунок).

Фильмографиясе үзгәртү

  • «Совет балеты йолдызлары» («Гаянэ», «Бакчасарай фонтаны» өлешләрендә).
  • «Балет солисткасы» — Шаһзадә дусты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССР атказанган артисты (1957).
  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988).
  • ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965).

Кызыклы факт үзгәртү

Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетында Шайтан партиясен беренче башкаручы (1950).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Балет: энциклопедия (баш мөхәррире Ю. Н. Григорович). Мәскәү: СЭ, 1981.
  3. Русский балет. Энциклопедия. Мәскәү: БРЭ, 1997.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү