Мальдивлар

(Maldivlar битеннән юнәлтелде)

Мальди́влар (рәсми Мальдив Җөмһүрияте; мальд. ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ) — Һинд океанындагы атаулар группасында, Һиндстаннан көньякта урнашкан дәүләт. Мальдив атамасы һинд телендәге "mahal" – сарай (дворец) һәм "diva" – утрау сүзләреннән ясалган.

Мальдивлар
мальд. ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ
мальд. ދިވެހިރާއްޖެ
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 26 июль 1965 һәм 11 ноябрь 1968
Рәсми исем ދިވެހިރާއްޖޭގެ ޖުމުހޫރިއްޔާ, ދިވެހިރާއްޖެ һәм la République des Maldives[1]
Кыскача исем 🇲🇻
Гомер озынлыгы 77,339 ел[2]
Демоним Maldivian, maldív-szigeteki, Maldiviano, مالديفي, مالديفية, مالديفيون, мальдивц, maldivieni, maldivian, maldiviană, মালদ্বীপীয়, maldiviano, maldiviana, maldiviani, maldiviane, divehi, maldivianu, maldiviana, Maldivano, Maldivien[1], Maldivienne[1], מלדיבי, מלדיבית, maldivian, maldiviana, maldiviane, maldiviani, maldivegno, maldivegna, maldivegne, maldivegni, مالديڤي, مالديڤية, مالديڤيين, مالديڤيات, Maldivijec, Maldivijka һәм Maildíveach[3]
Рәсми тел мальдив теле
Гимн Мальдивлар гимны[d]
Мәдәният Мальдивлар мәдәнияте[d]
Шигарь тексты The sunny side of life һәм Ochr Heulog Bywyd
Дөнья кисәге Азия[4]
Дәүләт  Мальдивлар
Башкала Мале[d]
Сәгать поясы UTC+05:00 һәм Indian/Maldives[d][5]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Көньяк Азия
Иң көнчыгыш ноктасы 3°28′00″ т. к. 73°31′00″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 7°06′21″ т. к. 72°53′56″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 0°41′40″ к. к. 73°09′18″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 6°20′18″ т. к. 72°37′46″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Maldives.map
Иң югары ноктасы Виллингили[d] һәм Адду (Сину)[d]
Иң түбән ноктасы Һинд океаны
Дәүләт башлыгы вазыйфасы Мальдивлар президенты[d]
Ил башлыгы Мөхәммәт Мөиззу
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Мальдивлар президенты[d]
Хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт Мөиззу
Канунбирү органы Мальдивлар парламенты[d]
Үзәк банкы Мальдивлар акча әйләнеше идарәсе[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Согуд Гарәбстаны, Косово Җөмһүрияте, Малайзия, Пакьстан, Шри-Ланка, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Һиндстан, Кытай, Бангладеш, Германия, Россия һәм Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[6]
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы[7], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Кече утрау-дәүләтләре бердәмлеге[d], Азия үсеш банкы[d], Интерпол[8][9], ХКТО[d][10][11], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[12], Бөтендөнья почта берлеге[13][14], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][15], Милләтләр Дуслыгы[16][17], Милләтләр Дуслыгы[16], Бөтендөнья метеорология оешмасы[18], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[19] һәм Бөтендөнья таможня оешмасы[d][20]
Балигълык яше 18 яшь
Никахка керү яше 18 яшь
Халык саны 436 330 (2017)[21]
Ир-ат халкы 195 053[22]
Хатын-кыз халкы 187 698[22]
Административ бүленеше Хаа-Алиф[d], Хаа-Дхаалу[d], Шавийани[d], Ноону[d], Раа[d], Баа[d], Лхавийани[d], Каафу[d], Алиф-Алиф[d], Атолл Алифу-Даалу[d], Вааву[d], Меему[d], Фаафу[d], Дхаалу[d], Тхаа[d], Лааму[d], Гаафу-Алиф[d], Гаафу-Дхаалу[d], Гнавийани[d] һәм Сиину[d]
Акча берәмлеге Мальдив руфиясе[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 5 405 557 162 $[23] һәм 6 189 865 408 $[23]
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,747[24]
Inequality-adjusted Human Development Index 0,594[25]
Эшсезлек дәрәҗәсе 12 ± 1 процент[26]
Медиан керем 282 000 Rf[27]
Нәрсә белән чиктәш Бөекбритания
Автомобил хәрәкәте ягы сул[d][28]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[29]
Электр аергычы төре NEMA 1-15[d][29], Europlug[d][29], D төре[d][29], BS 1363[d][29], SN 441011[d][29], K төре[d][29] һәм L төре[d][29]
Алыштырган Мальдив солтанаты[d] һәм Сувадиве берләшкән республикасы[d]
Кулланылган тел мальдив теле һәм инглиз теле
Мәйдан 298 км²
Рәсми веб-сайт visitmaldives.com(ингл.)(гар.)(фр.)(италь.)(алм.)(рус.)
Һәштәге Maldives
Югары дәрәҗәле Интернет домены .mv
Харита сурәте
Тематик география Мальдивлар географиясе[d]
Рәсми дине ислам[30][31]
Феноменның икътисады Мальдивлар икътисады[d]
Феноменның демографиясе Мальдивлар халкы[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 8537[32]
Джини коэффициенты 29,3[33]
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме 6 процент
Тулаем туулар коэффициенты 1,71[34]
Шәһәр халкы 203 004[35], 209 217[35], 214 329[35] һәм 217 560[35]
Авыл халкы 301 504[35], 305 221[35], 307 128[35] һәм 306 227[35]
Уку-язу нисбәте 97,7 процент[36]
Туым күрсәткече 15,001[35], 14,576[35], 14,088[35] һәм 13,638[35]
Үлем күрсәткече 2,858[35], 3,001[35], 3,02[35] һәм 2,777[35]
Илнең мобиль коды 472
Илнең телефон коды +960
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 119[d][37], 102[d][37] һәм 118[d][37]
Диңгездәге идентификацияләү номеры 455
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме Төркем:Мальдивларда төшерелгән фильмнар[d]
Карта
 Мальдивлар Викиҗыентыкта

География

үзгәртү
 
Атаулар

Мальдив Җөмһүрияте Һинд океанының экваториаль суларында, Шри-Ланкадан 700 км көньяк-көнбатышта урнашкан. Мальдиваларның территориясе 1192 мәрҗән утрауларыннан торучы 26 атоллдан гыйбарәт. Шуларның ике йөзендә генә кешеләр яши.

Утраулар океаннан бик аз биеклектә торалар: архипелагның иң биек ноктасы – Адду көньяк атоллында – 2,4 м.

Илнең башкаласы Мале архипелагтагы бердәнбер шәһәр һәм порт.

Архипелагка ике мең еллар элек хәзерге Һиндстан һәм Шри-Ланкадан чыгучылар килеп утыра. V-VII гасырларда гарәбләр һәм фарсылар килә.

XII гасырга хәтле мальдивлылар буддизмны тотканнар, ләкин 1153нче елда монда гарәб дингә өндәүчесе килә (Мәхөммәд әл-Абдала), һәм тиздән бөтен халыкны Ислам динен кабул иттәргә күндерә. Үзе тиздән бу архипелагның солтаны була.

1558нче елда Маленыны португалиялеләр басып алалар һәм анда форт төзиләр, ләкин мальдивлылар 1573нче елда аларны куалар. Алардан соң бу җирләрдә голландиялеләр төрнәкләнергә уйлыйлар, шулай ук уңышсыз.

1887нче елда Британия протекторатын урнаштыра.

1964нче елның апреленда мальдивлылар баш күтәрәләр һәм Британия администраторлыгың бинасын камап алалар.

Мальдивалар 1965нче елның 26нчы июлендә бәйсезлек алалар.

1968нче елның 11нче ноябрендәге референдум нәтиҗәсендә Мальдива җөмһүрият статусын ала.

1978нче елңан бирле илнең президенты Момун Абдул Каюм була (бертоташтан 6 бишеллык вакыт). Башкаладагы тәртипсезлекләрдән соң, 2004нче елда, Каюм демократик үзгәртеп-корулар үткәрергә һәм сәяси ирекне арттырырга вәгъдә бирә. 2005нче елда сәяси фиркаләр төзергә ярый башлый. 2008нче елда беренче президент сайлаулары була, һәм анда Мөхәммәд Нәшид җиңә.

Дәүләт төзелеше

үзгәртү
 
Илнең башкаласы – Мале.

Президент җөмһүрияте, президент – бөтенхалык сайлаулары белән билгеләнүче хакимият һәм дәүләт башлыгы.

Закон чыгаручы хакимиятнең иң биек органы – берпалаталы мәҗлес (Халык мәҗлесе). Мәҗлес 5 елга сайлана һәм 50 депутаттан тора, шуларның кырык икесе халык тарафыннан сайлана, ә сигезен президент билгели.

Административ-территориаль бүленеше

үзгәртү

Административ максатларда Мальдив Җөмһүриятенең 26 табигый атауы 19 административ атауга бүленә. Аларга исемнәр дхивехи әлифбасы буенча кушыла(Маледан башка):

  • Алифу
  • Баа
  • Вааву
  • Гаафу Алифу
  • Гаафу Дхаалу
  • Гнавияни
  • Дхаалу
  • Каафу
  • Лааму
  • Лхавияни
  • Миму
  • Ну-ну
  • Раа
  • Сину
  • Тхаа
  • Фаа-фу
  • Хаа Али-фу
  • Хаа Дхаалу
  • Шавияни

һәм 1 дистрикт

  • Мале.

Халык саны – 386 мең (2009 елның июленә). Ел саен 2,7 % табигый артым күзәтелә. Халыкның күп өлешенә ата-бабасы Һиндстан, Пакьстан, гарәп илләреннән чыккан. Сингал теленә якын булган дивехи телендә сөйләшәләр. XVII гасырдан бирле гарәп-фарсы язуына нигезләнеп эшләнгән әлифба кулланалар. Укымышлы халыкның күп өлеше гарәп, инглиз телләрен белә.

Икътисад

үзгәртү

Икътисади өлкәнең зур өлешен туристларга хезмәт күрсәтү (28% ТМП) һәм балык тотучылык алып тора. Сәнәгый өлкәдә кием, бүләкләр, көймәләр җитештерү – мөһим тармаклар. Авыл хуҗалыгы аз үсеш алган. Азык-төлекнең күп өлеше чит илдән кертелә. һинд чикләвеге пальмасы, бананнар, яшелчәләр, икмәк агачы үстерәләр. Чит илгә балык һәм почта маркалары чыгаралар.

Демография

үзгәртү
 
Мальдиваның 1961-2003нче еллардагы демографик хәле(халык саны мең кеше исәбе белән).

Мәдәният

үзгәртү

Ислам Мальдивларда дәүләт дине булып тора. Ил конституциясе нигезендә, мөселманнар гына Мальдивлар гражданнары булырга мөмкин. Бүген утрауларның барлык төп халкы — сөнни мөселманнар. Башка дингә (исламга) күчкәнгә кадәр Мальдивларның дине Ваджраяна Буддизмы булган. Хәзер илдә ~9 мең һинд чыгышлы легаль булмаган иммигрант яши.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  2. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  3. The National Terminology Database for Irish — 2006.
  4. https://www.workwithdata.com/place/maldives
  5. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  6. https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
  7. https://www.oic-oci.org/states/?lan=en
  8. https://www.interpol.int/Member-countries/WorldИнтерпол.
  9. https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Asia-South-Pacific/MALDIVES
  10. https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/ХКТО.
  11. https://www.opcw.org/about-us/member-states/maldives
  12. http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
  13. http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
  14. https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=188
  15. https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
  16. 16,0 16,1 https://www.theguardian.com/world/2020/feb/01/maldives-rejoins-commonwealth-after-evidence-of-reforms
  17. https://raajje.mv/66130
  18. https://public.wmo.int/en/members/maldives
  19. https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
  20. https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
  21. база данных Всемирного банкаБөтендөнья банкы.
  22. 22,0 22,1 https://census.gov.mv/2022/wp-content/uploads/2023/03/Table-P1.pdf
  23. 23,0 23,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  24. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  25. Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  26. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS
  27. National Bureau of Statistics
  28. http://chartsbin.com/view/edr
  29. 29,0 29,1 29,2 29,3 29,4 29,5 29,6 29,7 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
  30. https://freedomhouse.org/country/maldives/freedom-world/2021
  31. https://www.state.gov/reports/2018-report-on-international-religious-freedom/maldives/
  32. ЮНЕСКО-ның статистика институты
  33. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  34. https://web.archive.org/web/20210603225352if_/https://www.cia.gov/the-world-factbook/field/total-fertility-rate/country-comparison
  35. 35,00 35,01 35,02 35,03 35,04 35,05 35,06 35,07 35,08 35,09 35,10 35,11 35,12 35,13 35,14 35,15 (unspecified title)база данных Всемирного банка.
  36. https://uis.unesco.org/en/country/mv
  37. 37,0 37,1 37,2 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү