Мальдивларда ислам

Мальдивларда исламМальдивлар территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Мальдивлар халкының (402 мең кеше) 98,40 % ы (386 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Мальдивларда дәүләт дине булып тора. Ил конституциясе нигезендә, мөселманнар гына Мальдивлар гражданнары булырга мөмкин. Бүген утрауларның барлык төп халкы — сөнни мөселманнар.

Тарих үзгәртү

Файл:Mosque of Hulhumalé.jpg
Һулһумале утравындагы мәчет

Мальдив утрауларына б.э.к. IV гасырда хәзерге Шри-Ланка һәм Көньяк Һиндстаннан, Көнчыгыш Африка, Гарәбстаннан һәм якындагы башка илләрдән кешеләр күчеп килгән. Күп гасырлар дәвамында күченүчеләр үзара катышып беткән һәм хәзерге вакытта биредә катнаш раса кешеләре яши. Аларның мәдәнияте төрле халыкларның мәдәнияте катнашуыннан гыйбарәт. Утраулар халкы Һиндстан субконтиненты халкы белән этник бәйләнештә.

XII гасырга кадәр Мальдив утрауларында буддачылык таралган булган. Беренче мөселман вәгазьчесе Әбу әл-Бәрәкәт әл-Бәрбәр (Abu al-Barakat al-Barbari) утрауларга 1100-еллар башында килгән. 1153 елда килгән фарсы Йосыф Тәбризи йогынтысы нәтиҗәсендә утрауның короле һәм халык исламга күчкән[2]. Мальдивлар короле үзен солтан Мөхәммәд үл-Габдулла дип игълан итеп, династиягә нигез сала һәм исламга күчкән утраулар белән озак вакыт идарә итә.

Португалиялеләр утрауларны 1558 елда басып алып, биредә үз фортын төзегән, әмма җирле халык аларны берничә елдан соң ук куып чыгара, ил территориясенә голландлар һәм башка илбасарларның үтеп керүенә комачаулаган[3].

Илдә шулай ук бөтен ил халкының өчтән бер өлешен тәшкил итүче 70 000 чит ил эшчесе, шулай ук 33 000 легаль булмаган иммигрант яши. Аларның күпчелеге Непал, Бангладеш һәм Шри-Ланкадан күчеп килгән.

Илдә барлык дини йолалар бик катгый саклана һәм үтәлә. Мәчетләрдә көнгә биш тапкыр намаз укыла. Алкоголь, наркотиклар һәм дуңгыз ите куллану тыела.

Ислам мальдивлыларның көндәлек тормышын модельләштерә. Дәүләт ислам законнарын, шәригатьне куллана. Шәригать республика президенты, генераль прокурор, эчке эшләр министрлыгы һәм мәҗлес тарафыннан аңлатыла торган законнар кодексына нигез булып тора.

Җомга көнне мәчетләрдә бергәләп намаз укылганга күрә, барлык кибетләр һәм офислар иртәнге 11дә ябыла. Һәр намазга азан яңгыраудан соң барлык оешмалар унбиш минутка ябылып тора. Рамазан ае дәвамында кафе һәм рестораннар көн дәвамында ябык була, эш вакыты кыскара.

Мәчетләр үзгәртү

Илнең кеше яши торган күпчелек утрауларында дини тормыш үзәкләре булган мәчетләр төзелгән. Күпчелек мәчет мәрҗән ташыннан корылып, ак төскә буялган, түбәләре сырлы (гофрланган) калай яки яфрак-ябалдаш белән ябылган. 1991 елда Мальдив утрауларында барлыгы 725 мәчет гамәлдә булган.

Ил башкаласы Маледа(ингл.) утыздан артык мәчет бар. 1984 елда башкалада Фарсы култыгы илләре, Пакистан, Бруней һәм Малайзиянең финанс ярдәме белән үзенчәлекле архитектурага ия Ислам үзәге төзелә.

Утрауларда 266 хатын-кыз мәчете бар. Мальдив Республикасында ислам дине катгый тотылуга карамастан, хатын-кызлар ир-атлар белән тормышның барлык өлкәләрендә тигез хокукларга ия[4].

Мальдивларда, 2013 елда, исламчылар тарафыннан хупланган президент сайлаулары нәтиҗәсендә, президент Абдулла Ямин(ингл.) хакимияткә килгәч, Согуд Гарәбстаны һәм Пакистанда укыган ваһһабилар йогынтысында (бигрәк тә төрмәләрдә) Ислам прозелитизмы көчәя бара. Күп кенә радикаль карашлы шәйхләр иҗтимагый киңлекне (университетлар, телевидение – аларның вәгазьләре айга бер тапкыр милли каналлар аша трансляцияләнә) били бара[5] .

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү