Фәһимә Хисамова
Фәһимә Миргали кызы Хисамова (1936 елның 1 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле — 2018 елның 17 сентябре, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар галимәсе, тел белгече, филология фәннәре докторы, татар теле өлкәсендә дистәләгән хезмәт авторы. Татарстанның атказанган укытучысы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Профессор (1998).
Фәһимә Хисамова | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәһимә Миргали кызы Хисамова |
Туган | 1 декабрь 1936 ССРБ, РСФСР, ТАССР Баулы районы, Кәрәкәшле |
Үлгән | 17 сентябрь 2018 (81 яшь) РФ, ТР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | тел галиме, профессор |
Җефет | Нурмөхәммәт Хисамов |
Балалар | Айваз, Нияз, Айдар |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүУл 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкче проф. Д.Г. Тумашева).
1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор.
2018 елның 17 сентябрендә 81 яшендә Казанда вафат[1].
Хезмәт юлы
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Татарстанның атказанган укытучысы.
- Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.[2]
Гаиләсе
үзгәртүИре Нурмөхәммәт Хисамов (1937―2022). Балалары: Айваз ― эшмәкәр; игезәкләр Айдар (1962―2019), Нияз ― рәссамнар.[3]
Әсәрләре
үзгәртү- Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкәре(үле сылтама)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тел галимәсе Фәһимә Хисамова вафат. Азатлык радиосы, 17.09.2018
- ↑ Ютазы рәсми сайтының «Районның шәрәфле ватандашлары» бүлегендә, archived from the original on 2015-06-11, retrieved 2015-04-21
- ↑ Гөлүсә Закирова. «Тәрбия дип, мөгез чыгармагыз!» «Гаилә һәм мәктәп», 2014 ел, ноябрь, 18-19нчы бит.
Сылтамалар
үзгәртү- Хисамова Фагима Миргалиевна(үле сылтама) (рус.)
- Хисамова Фагима Миргалиевна (рус.)
- Профессор хыялы: дәүләтчелек, университет
- Фәһимә Хисамова: “Хәзер телне өйрәнүдә функциональ-тематик юнәлешкә күчү бик әһәмиятле” 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Әдәби телебезнең кыйммәтле ядкяре(үле сылтама)