БИДС

кеше авыруы
(AIDS битеннән юнәлтелде)

БИДС — булдырылган иммунитет дефициты синдромы, шулай ук СПИД (рус. синдром приобретенного иммунного дефицита), ингл. AIDS (ингл. acquired immunodeficiency syndrom) — ВИЧ-инфекциясе фонында үсә торган халәт, ул CD4+ лимфоцитлар саны төшүе, күпләгән инфекцияле булган һәм булмаган, шеш авырулары белән янәшә атлый. “Иммун дефициты” - ул организмның йогышлы чирләргә каршы торучанлыкның кимүе дип аңларга кирәк, шуның аркасында авыру билгеләре (синдром) килеп чыга. Лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.

БИДС
Логотип
Сурәт
Башлану вакыты 1959
Үлүчеләр саны 32 000 000[1]
Ачыш датасы 1981
Зыян китерә акыллы кеше[d]
Саклык белгечлеге инфектология[d]
Симптомнар бизгәк[d][2], лимфаденопатия[2], эч китү[2], летаргия[d][2], похудение[d][2], Сыпь[d][3], оппортунистическое заболевание[d], Капоши саркомасы, Лимфома (күздә), peripheral neuropathy[d], night sweats[d][3], миалгия[d][3], больное горло[d][3], артык талчыгу[d][3], enlargement of lymph nodes[d][3], язва полости рта[d][3] һәм озноб[d][3]
Диагностика юллары канның биохимик анализы[d], Иммунофермент анализы, Блоттинг[d] һәм Экспресс-тест на антиген[d]
Дәвалау юллары Высокоактивная антиретровирусная терапия[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Делавирдин[d][4], Саквинавир[d][4], indinavir[d][4], Абакавир[d][4], Эфавиренз[d][4][5], зидовудин[d][4], Лопинавир[d][4], Ритонавир[d][4][5], didanosine[d][4], Ламивудин[d][4][5], Тенофовир[d][4], Ставудин[d][4][5], Нельфинавир[d][4], Ампренавир[d][4], Невирапин[d][4][5], zalcitabine[d][4], Энфувиртид[d][4], Дарунавир[d][5], tenofovir disoproxil[d][5], Ралтегравир[d][5], Ламивудин/Зидовудин[d][5], фосампреновир[d] һәм Маравирок[d]
Анатомик урнашуы T-лимфоцит[d]
Генетик бәйләнеш PARD3B[6], DGKI[7], RXRG[8] һәм TGFBRAP1[9]
Бремя болезни 91 907 445 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности[10]
Очраклары саны 37 700 000[11] һәм 37 900 000[12]
ICPC 2 идентификаторы B90
NCI Thesaurus идентификаторы C2851[13] һәм C2851[14]
Commons-logo.svg БИДС Викиҗыентыкта

Кайберәүләр СПИДны алла каргышы, башкалары — үлем гарасаты яки XX гасыр чумасы дип атый. СПИД XX гасырның иң серле авыруы, шуның өстенә — иң «яше» дә! 1981 елда Америка Кушма Штатларында яшь гомосексуалистлар арасында иммунитет көчсезләнү фонында билгесез инфекциядән үлем- китем очраклары булу күзәтелгән. Аны гомосексуалистлар авыруы дип исәпләгәннәр. Тик озакламый бу инфекциядән башка кешеләрнең дә авырып китүе ачыкланган. 1983 елда СПИД белән авыручыларда моңа кадәр таныш булмаган вирус тапканнар.

Гадәттә авыру озак дәвам итә. Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) кешене тиз генә үтерергә ашыкмый. Вирус организмга кергәч, аяныч үлемгә кадәр бер ел, ике ел, дистә еллар узып китәргә мөмкин. Вирус өч төрле юл белән йога. 75 % очракта җенси якынлык вакытында, күп партнерлар белән тәртипсез сексуаль бәйләнеш вакытында инфекция йоктыру шансы иң зурысы. 15 % очракта инфекция кан аркылы йога—кан салу, уколлар ясау һ.б. нәтиҗәсендә. Ләкин инфекцияне барысыннан да күбрәк наркоманнар берничә кешегә бер шприц белән наркотик кертү нәтиҗәсендә йоктыралар.

Бу — иң куркыныч юл, чөнки хәлсезләнгән организмга вирус тизрәк тәэсир итә. Вирус йоккач, мондый авыру 2-3 елдан үлеп китәргә дә мөмкин.

ВИЧ-инфекция йоктыруның өченче төрендә (10 % очракта) вирусны зарарланган ана булачак баласына бирә.

Кан анализы 3-4 атнадан (кайвакыт бераз соңрак) организмда вирус барлыгын белергә ярдәм итә. ВИЧ белән зарарланган кеше бик озак вакыт үзен яхшы хис итә, зарарланганын белми йөри. СПИД үзен кеше башка инфекция белән зарарланганнан соң, шеш авырулары булганда, сиздерә башлый. Бу авырулар бергә һәм аерым-аерым организмны моңарчы күрелмәгән куәт белән җәфалый башлый һәм кара эшләрен әкренләп ахырга җиткерәләр.

Куркынычмы? Бик... Инде 30 ел вакыт узуга карамастан, белгечләр бу авыруга каршы нәтиҗәле дару ясый алмыйлар әле. Галимнәр мәсьәләне чишү өчен ничә еллар инде көч куя, тик уңышка гына ирешә алмыйлар. Ә авырулар үлә тора. Шулай да медицина бу авыруларга ярдәм итә, аларның тормышын озайта ала. Бу авыруларга киләчәктә дару табылыр дип өметләнеп яшәргә генә кала.

Хәзергә авырудан башка ысуллар белән сакланырга кирәк. Иң мөһи­ме — организмга вирус керергә мөмкинлек бирмәскә. Төп куркыныч җенси элемтәләр булганлыктан, очраклы сексуаль контактларны булдырмаска, барлык саклану юлларын кулланырга кирәк. Сәламәтлек һәм киләчәк менә шундый вак-төяккә бәйле. Бу авыруның җавапсыз сораулары бик күп әле. аларга җавап табу өчен бик күп эш башкару сорала.

ПатогенезҮзгәртү

БИДС'ны кеше иммунодефициты вирусы (КИВ) чыгара. Чирнең төп тапшыру юлы — җенси, күбесенчә гетеросексуаль, ә көнбатыш ярымшарда — гомосексуаль бәйләнешләр аша. Йогу шулай ук йогышлы кан һәм кадау энәләре яки ана сөте аша була ала. КИВ'ның тәмек-күзәнәкләре иммун җавапны башлау өчен кирәкле CD4+ Т-лимфоцитлары санала. CD4+ Т-лимфоцитларның абсолют саны даими кимеп бара, бу көчәюче иммунодефицитка китерә. Чирнең көчәюен бәяләү өчен даими CD4+ Т-лимфоцитлар санын үлчәп тору кирәк.

Системалы күренешләреҮзгәртү

1.   КИВ-инфекция

а) кискен серо-тискәре фаза. Йоктырганнан соң берничә атна узгач, бизгәк, баш авырту, хәлсезлек, таплы-төерле тимгел кебек гомуми күренешләр барлыкка килә ала, алар гомуми лимфаденопатия белән яраша, аннары КИВ'ка карата антитәнчекләр барлыкка килә.

б) латент фаза берничә ел еш була, бу вакыт эчендә CD4+ Т-лимфоцитларның дәрәҗәсе даими кимеп тора;

в) симптоматик фаза (БИДС) оппортунистик инфекцияләр һәм шешләр барлыкка килү, турыдан-туры вирус белән тукымалар зарарлануы белән сыйфатлана.

2.     Оппортунистик инфекцияләр. Протозой (мәсәлән, Pneumocystis carinii һәм Cryptosporidium spp.), вируслы (мәсәлән, CMV, HSV), гөмбәле (мәсәлән, Cryptococcus neoformans һәм Candida albicans — рәс. 24.22a) һәм бактериаль (мәсәлән, M. avium-intracellulare һәм Bartonella henselae).

3.    Шешләр. Капоши саркомасы (рәс. 24.22б),  Һоджкин лимфомасы, конъюнктиваның, (Африкада) аналык муенсасы һәм анусның яссы күзәнәкле яман шеше.

4.    Башка күренешләре. Кахексия (рәс. 24.22в), энцефалопатия (рәс. 24.22г) һәм көчәюче мультифокаль лейкоэнцефалопатия.

Серология сынауларыҮзгәртү

•     КИВ-инфекция булуына серология сынауларын авыруның рызалыгы буенча уңай нәтиҗәне уйлаганда максатны аңлатып кына үткәрергә була. КИВ-инфекция, гадәттә, ИФА һәм Western blot ысуллары ярдәмендә кан сүлендә КИВ'ка карата антитәнчекләр булу белән раслана.

•     Серо-тискәре чор 3 айдан артык була ала. Шулчакта вирусның таралышы була һәм бу очракта куркынычлык төркемендәге авыруларга сынауны кабат үткәрергә кирәк.

• КИВ-инфекции булуы раслангач, һәр 3 ай саен CD4+ Т-лимфоцитлар санын билгелиләр. 200/мм3 ким дәрәҗәсе булганда ВИЧ-бәйле чирләр барлыкка килү куркынычлыгы югары була. КИВ-уңай авыруларның күрсәткеч-чирләр исемлегеннән бер яки берничә чир барлыкка килгәндә БИДС диагнозын куялар.

ДәвалауҮзгәртү

Хәзерге вакытта БИДС каршы дарулар юк, тик чир көчәюен кайбер дарулар белән акрынайтып була. Дәвалау максаты кан сүлендә вирус күләмен киметү санала. Камил очракта иммун системада кайтмас үзгәрешләр барлыкка килгәнче терапияне башларга кирәк.

1.    Анти-КИВ-терапия билгеләүгә дәлилләр.

•      КИВ-инфекция симптомнары.

•      CD4+ Т-лимфоцитларның күләме тиз кимү.

•      Сүлдә виремия күрсәткече 10000/мл күбрәк.

2.    Дарулы дәвалау. Югары актив антиретровируслы терапия (ЮААРТ) кулланалар, ул кире транскиптазаның ике нуклеозидлы ингибиторын бергә яки кире транскриптазаның нуклеозидлы булмаган ингибиторы белән яисә бер яки ике протеаза ингибиторын кулланудан гыйбарәт:

а)  кире транскиптазаның нуклеозидлы ингибиторлары: зидовудин, ламивудин һәм зальцитабин;

б)    протеазалар ингибиторы: ампренавир, индинавир и нельфинадир;

в)  кире транскриптазаның нуклеозидлы булмаган ингибиторы: эфавиренз һәм невирапин.

NB Антиретровируслы терапия даими яхшырып тора, шуңа аны махсус әзерлекле табиб үткәрергә тиеш.

Офтальмологик күренешләреҮзгәртү

1.    Кабаклар. Блефаритлар, Капоши саркомасы, йогышлы моллюск һәм авыр урап алган күз герпесы.

2.    Орбита. Чиктәш синуслардагы инфекцияләр өчен барлыкка килүче целлюлит һәм В-күзәнәкле лимфома.

3.     Алгы бүлек

•      Конъюнктива — Капоши саркомасы, яссы күзәнәкле яман шеш һәм микроангиопатия.

•      Микроспоридия, гади герпес вирусы һәм урап алган герпес чыгарган кератитлар.

•      Коры кератоконъюнктивит.

•      Алгы увеит (гадәттә вирусларга каршы препаратларны системалы кулланганда токсик йогынты нәтиҗәсендә — рифабутин, цидофовир).

4.     Арткы бүлек

•      КИВ-бәйле ретинопатия.

•      Цитомегаловируслы ретинит.

•      Челтәркатлауның көчәюче тышкы некрозы.

•      Токсоплазмоз, еш антипияле.

•      Хориоидея криптококкозы.

•      Хориоидея пневмоцистозы.

•      Күз эчендәге В-күзәнәкле лимфома.

 
«Кызыл тасма» - ВИЧ-уңайлы һәм БИДС йоктырган пациентларга теләктәшлек белдерү билгесе.

Кыскача сыйфатламаҮзгәртү

ВИЧ лайлалы тышча яки канның вирус яшеренгән биологик сыекчалар, мәсәлән, кан, сперма, хатын-кызның җенси органының секрецияләре яки күкрәк сөте, белән контактка кергәндә йога. ВИЧ-инфекция төкерек һәм күз яше, яки көнкүрештәге юл белән йокмый. ВИЧ күчүе вагиналь яки ораль секс, вирус йоккан энә һәм шприц куллану аркасында; ана белән бала арасында – йөклелек вакытында, тудыру яки имезү аша өстә күрсәтелгән биологик сыекчалар аша.

Кешенең иммунодефицит вирусы (КИВ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. Кайбер ВИЧ йөртүчеләрдә вирус һәм аңа антитәнчекләр була (аларның саны күбрәк). БИДС — бик авыр икътисади проблема. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикере буенча, XXI гасырда БИДСка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар. Эпидемия башыннан 30 ел эчендә БИДС 25 миллионнан артык гомерне алып киткән, 60 миллионнан артык кеше ВИЧ белән йогышланган, 16 миллион бала ата-анасыз калган. Әлегә кадәр бу вирусны көн саен 7 меңнән артык кеше йоктыра.

БИДС авыруыннан саклану өчен, аның клиникасын, профилактика чараларын, психотерапия мөмкинлекләрен һ. б. белү кирәк. БИДС турында беренче информация 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус — ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.

ВИЧ кешенең иммун системасын зарарлый, ә иммун системасы организмны бактерияләр, вируслар, чит күзәнәкләрдән саклый. ВИЧ өчен канда мишень булып ак кан тәнчекләре — Т-лимфоцитлар һәм макрофаглар тора. Т-лимфоцитлар шеш авыруына каршы иммунитет булдыралар. Вирус лимфоцитларны зарарлый. БИДС авыруы вакытында, гомумән, иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә кешедә үпкәләр, ми сүрүләре, тире, ашкайнату органнарын зарарлый.

ВИЧ үзенчәлекләреҮзгәртү

Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 °С кадәр җылытсаң — үлә. Спирт, ацетон, эфир, фенол, формалин, лизол һ. б. вирусны тиз бетерәләр. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең сыйфатларын 4—7 тәүлек саклый. ВИЧ мутация (нәселдәнлек билгеләренең үзгәреше) буенча бик актив, грипп вирусына караганда бу үзлек 5 мәртәбә артыграк. Бу исә ВИЧка каршы көрәшне бик нык катлауландыра.

ВИЧ эләктерү, БИДС белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо- һәм бисексуаллар, наркоманнар, фахишәләр керә. ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан күчергәндә, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә кулланганда), медицина инструментларына стерилизация начар ясаганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.

БИДС симптомнарыҮзгәртү

Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен БИДС — кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммунитет күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. БИДС кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубацион период өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә.

Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең массасы кими (10 %ка кадәр), муенда умрау сөяге өстендә, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 % ында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50—60 % ында үпкәләр ялкынсынуы башлана, 30 % ында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 % ында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит — ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Шушы билгеләр буенча авыру турында врач канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала — кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына БИДС авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый.

Дәвалау һәм эпидемиологияҮзгәртү

БИДСны дәвалау авыр бара. Авырулар ике елдан артык яшәмиләр. АКШта эшләнә торган препарат АЭТ — азидатимидин авыруның барышын гына җиңеләйтә. Австралия галимнәре вируска каршы яңа препарат — вероден эшләделәр, һәм ул кешене тулысынча дәвалар дигән өмет бар. Күпчелек очракта дәвалау яңа авыруларга каршы (шеш, инфекцияләр) юнәлгән була. СПИДка каршы профилактика — дәүләт күләмендә санитар-гигиеник чаралар һәм индивидуаль саклану.

Россия Федерациясендә «АнтиСПИД» программасы эшләнгән. Аның максаты җенси юл белән БИДС таралуны кисәтү. Моның өчен

  1. киң масштабта халыкка БИДС турында информация бирү; мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында җенси һәм әхлак тәрбиясе программалары кертү;
  2. донорларны, наркоманнарны ВИЧка тикшерү;
  3. ВИЧ инфекциясен йөртүчеләрне, БИДС белән авыручыларны дәвалау чараларын яхшырту;
  4. ВИЧ йөртүчеләрне, БИДС белән авыручы кешеләрне, медицина хезмәткәрләрен

хокук, социаль яктан саклау;

  1. СПИД буенча фәнни эзләнүләрне киңәйтү кирәк.
 
ВИЧ-инфекциясе йоктырган 15-49 яшьләрдәге кешеләр саны, илләр буенча 2011 ел ахыры
 
ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләр саны, ил саен

Тире-венерология диспансерларында ВИЧ һәм СПИД авыруы буенча махсус кабинетлар эшли. Россия Федерациясендә БИДС 1987 елда тарала башлады. 23 кеше ВИЧ йөртүче дип табылды. Бу сан 1988 елда — 47, 1990 — 303, 1995 — 576 га җитте. 1989—1990 елларда инфекция балалар стационарында (229 бала) таралды (Калмыкия, Ростов, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае).

1999—2000 елларда ВИЧ йөртүчеләр саны тагын да артты. 2000 елда Россия БИДС таралу тизлеге буенча лидер булды; ВИЧ белән 49 мең кеше йогышланган, чынбарлыкта исә, ВИЧ йөртүчеләр саны Россиядә 600 мең кешедән артык дип санала. Ву ситуацияне социаль-икътисади хәл белән аңлатырга була (халык миграциясе, сугыш учаклары, наркомания таралу һ. б.). БИДС таралу буенча беренче урында Украина тора (1996 елда 2000 кеше).

2012 елның ахырына Россия буенча 682726 ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән, шуларның 6071е – 15 яшькә кадәрге балалар. 88974 ВИЧлы кеше үлгән, аларның 524е – балалар. БИДС стадиясенә җитеп авыручылар – 18592, БИДСлы балалар – 339. Татарстанда 1987 нче елда теркәлгән беренче очрактан башлап, бүгенгә кадәр 14475 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган, аларның 901е – башка регионнардан килүчеләр. Вафат булган 2814 кешенең 447се БИДСның соңгы стадиясенә җитеп үлгән. Хәзерге көндә Татарстанда 9323 кеше ВИЧ-инфекция белән исәптә тора. ВИЧ-инфекцияле аналардан 1543 бала туган, шуларның 76сына ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.[15]

2012 нче елның 21 ноябренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда барлыгы 15206 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән (100 мең кешегә – 402,4 нисбәтендә), аларның 14188е – Татарстан халкы, 1018 кеше куелган ВИЧ-инфекция диагнозы белән башка төбәкләрдән килгән. 3 мең авыру дөнья куйган, шул исәптән БИДСтан 503 кеше үлгән. ВИЧ-йогышлы аналардан барлыгы 1663 бала туган, 79 балага ВИЧ-инфекция диагнозы куелган.[16]

Башкортстан Республикасында шул ук вакытта 10 мең 425 ВИЧ-инфекцияле исәпкә алынган булса, аларның 2296сын 2012 ел эчендә ачыклаганнар. Бу узган елның шушы чорына караганда 31 процентка күбрәк. Авыруларның 64,5 процентын – ирләр, 35,4 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. БИДС авыруы күпчелек 31 яшьтән алып 50 яшькә кадәр күзәтелә. БИДС җәтмәсенә 1987 елдан алып 14 мең 843 кеше эләккән, аларның 2937се дөнья куйган.[17] Соңгы вакытта хатын-кызлар арасында инфекцияне йоктыручылар арта. Чөнки алар исәбенә бала тудыру яшендәге ВИЧлы хатын-кызларның артуы күзәтелә. Андый аналардан 261 бала дөньяга килгән. Бу балаларның барысы да күзәтү астына алынган. Шушы рәвешле аларның авыру түгеллеген ачыклап, 124се исәпкә алынган.

Җенси юл белән күчә торган йогышлы авыруларның саны һәм алар белән авыручылар күпләп арткан хәзерге вакытта бу авыруларның профилактикасы безнең илдә җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Тире-венерология диспансерлары белән халык арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр әле урнаштырылмаган. Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә дәүләт тарафыннан финанслана торган махсус программалар эшләнмәгән. Мондый программалар тиз арада эшләнеп, алар аерым группаларга, мәсәлән, яшүсмерләргә, наркоманнарга, «риск» группаларына юнәлдерелгән булырга тиеш. Җенси юл белән күчә торган авырулар профилактикасына мәктәпләрдә зур игътибар бирелергә тиеш. Моңа бигрәк тә массакүләм информация чыганаклары аша, сәламәт яшәү рәвешен һәрдаим пропагандалау белән ирешергә мөмкин.

Халыкара истәлекле көннәрҮзгәртү

Алар икәү: Бөтендөнья БИДСтан үлүчеләрне искә алу һәм БИДСка каршы Бөтендөнья көрәш көне.

Май аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья БИДСтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) билгеләп үтелгән.[18]

Ел саен 1 декабрь көнне БИДСка каршы Бөтендөнья көрәш көне билгеләп үтелә. Ул планета буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. https://www.who.int/en/news-room/fact-sheets/detail/hiv-aids
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 WikiSkripta — 2008. — ISSN 1804-6517
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 3,6 3,7 https://www.hiv.gov/hiv-basics/overview/about-hiv-and-aids/symptoms-of-hiv
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 NDF-RT
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 5,8 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  6. Phenocarta
  7. Phenocarta
  8. Phenocarta
  9. Phenocarta
  10. http://www.who.int/healthinfo/global_burden_disease/estimates/en/index2.htmlБөтендөнья сәламәтлек оешмасы.
  11. http://www.who.int/mediacentre/factsheets/fs360/en/
  12. http://www.unaids.org/en/resources/fact-sheet
  13. Disease Ontology — 2016.
  14. Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.
  15. Һәр адымыңны уйла // Сарман гәз., archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-08-14 
  16. СПИДка каршы торыйк!
  17. Өстенлекле юнәлешләр билгеләнде // Кызыл таң.(үле сылтама)
  18. Аяныч нәтиҗәләр // Туган як, Чүпрәле.

ЧыганакларҮзгәртү