Тимгелнең морфологик элементлары — тиредә барган патологик процессларның тышкы чагылышы булып тора. Күпме булуына, ялкынсыну процессының динамикасына, аларның сәбәбенә (тырналу, икенчел . инфекция) карап, тимгелләр үзләренең беренчел төрен үзгәртергә мөмкин. • Шуның өчен аларның ниндиләре чирнең беренчел күренеше, ә кайсылары процессның алга таба дәвам итү нәтиҗәсе икәнлеген аера белергә кирәк.

Тимгел
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
Генетик бәйләнеш CCHCR1[1] һәм POLR3G[2]
ICD-9-CM 782.1
NCI Thesaurus идентификаторы C39594
 Тимгел Викиҗыентыкта

Авыруга диагноз кую өчен, аларны беренчел һәм икенчел төр морфологик элементларга аералар.

Гадәттә беренчел морфологик элементлар үзгәрмәгән тире өстенә чыга, куышсыз һәм куышлы булалар. Куышсыз элементларга тап (пятно), кабарчык (волдырь), калкучык, төер (бугорок), төен (узел), чабырткы ; (папула) керә. Куышлы элементларның эчендә серозлы, канлы яки эренле сыекча була һәм андый элементларга куык (пузырь), куыкчык (везикула), эренле бетчәне (пустула) кертәләр. Икенчел морфологик элементлар беренчел элементларның үсеше, катлаулану процессы нәтиҗәсендә барлыкка килә һәм андый элементларга 3 гиперпигментация (тире һәм лайлалы тышчаларның төсе бик үзгәрү), : депигментация (тукымаларда төснең тулысынча яки өлешчә кимүе). тәнкәчек (чешуйка), атрофия (нинди булса да бер әгъзаның зәгыйфьләнүе ; яки функциясен югалтуы), вегетация, лихенификация, тиредәге кечкенә яра — экскориация, җәрәхәт, лайлалы тышча яки эпителий кимчелеге (эрозия), ярык (трещина), кабык (корка), җөй (рубец) керә. ; Алга таба тимгелләргә хас морфологик элементларның характеристикасын карап китәрбез.

ТАП. Тиренең яки лайлалы тышчаның чикләнгән участокта төсе үзгәрү белән характерлана. Тап тиредән тыгызлыгы буенча аерылмый, тирә-яктан 1 күтәрелеп тормый. Ул ялкынсынулы яки ялкынсынусыз булырга мөмкин.

Ялкынсынулы таплар кан тамырлары киңәюгә бәйләнгән һәм бармак ! белән басканда югалып торып, басым беткәч яңадан барлыкка киләләр.

Аларның төсе алсудан кызыл-күгәргән төскә кадәр була. Ялкынсынулы таплардан 2-2,5 мм зурлыктагылары — алсу тимгелләр (розеолалар), 2-3 см һәм аннан зурраклары — тиренең бер урынында тән кызарып чыгу (эритема) дип атала. Розеолалар чикләнгән яки кушылган булырга мөмкин, еш кына алар — инфекцион авырулар симптомы. Ялкынсынусыз таплар авыру күренешләре булмау белән характерлана һәм басканда юкка чыкмый. Эмоциональ киеренкелек вакытында, невротик реакция булганда, эре булып кушылган һәм тиз югала торган ялкынсынусыз

Гтаплар — оялу, ачу эритемалары барлыкка килә. Тиренең кан тамырлары дөрес үсеш алмаганда, бик еш гемангиомалар очрый, бу — вак кан • тамырларының һәм капиллярларның үсеш зәгыйфьлеге булып санала.

Тиренең ялкынсынусыз озак саклана торган киңәюе телеангиэктазия дип атала. Тамыр стенкаларының артык үткәрүчәнлеге яки аларның бозылуы геморрагик тапларга китерә. Аларның зурлыгына һәм формасына карап, петехияләргә (ноктасыман кан саву), пурпурага (1-2 сантиметрга кадәр зурлыкта), экхимозга (киңлеге 2 сантиметрдан арткан кан саву урыны), линияле кан савуга, кан укмашуга (кровоподтек) бүләләр. Кан сауган тапларның төсе 2-3 атна вакыт эчендә кызыл төстән, зәңгәргә, яшелгә, , сарыга, ачык көрәнгә, соры төскә кадәр үзгәрә. Геморрагик тапларның төсе баскан вакытта үзгәрми. Гиперпигментлы таплар тиредә меланин (’ булудан килә. Тумыштан булган (миң — невус шундыйлардан) һәм тормыш дәверендә барлыкка килгән (фотодерматозлар, сипкелләр һ.б.) гиперпигментлы таплар булуы күзәтелә. Тиредә меланин кимү сәбәпле пигмент кимү яки бөтенләй югалу очраклары бар. Аларны тумыштан булган пигментсыз тапларга (альбинизм) һәм тормыш дәверендә барлыкка килгән тапларга аералар. Ялкынсынусыз тапларга ясалма буяу кертелгән . татуировкаларны, профессиональ стигмалар — тиредә профессиональ ; факторлар тәэсирендә барлыкка килгән урынчыл үзгәрүләрне кертәләр.

КАБАРЧЫК. Ялкынсынулы, тире өстеннән бераз калкып торган 2-3 миллиметрдан 10 сантиметрга кадәр зурлыктагы тиз һәм эзсез югала торган куышсыз элемент. Ул тиренең төерле катламының чикләнгән ялкынсынуы, бер үк вакытта капиллярларның киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Аның үзәге ак фарфор төсендә, ә кырлары алсу-кызыл төстә, кычыту һәм кызышу белән характерланган уртикар элементтан тора. Кабарчыклар кычыткан бизгәге (крапивница), герпетиформалы Дюринг дерматиты булганда күзәтеләләр.

ЧАБЫРТКЫ. Куышсыз, тиредән чыгып тора торган тыгыз яки йом­ шак консистенцияле элемент. Чабырткыларны ялкынсынулы һәм ялкын­ сынусыз, тирәнлекләре буенча эпидермаль, дермаль яки эпидермо-дермаль элементларга аералар. Аларның зурлыгы төрлечә: тарысыман — милиар (1-1,5 мм), ясмыксыман—лентикуляр (2-3 мм), нуммуляр (2-3 см) һәм аннан да эрерәк — яссы төерләр (бляшка) кебек чабырткылар була. Чабырт­ кыларның формасы һәм сүрәте бертөрле булмый. Алар яссы, ярымшар, конус һәм башка төр формаларда очрый. Чабырткыларның өслеге шома яки тәнкәчекләр белән капланган була.

ТӨЕР. Тире өстеннән бераз калкып торган алсу-кызылдан шәмәхә-кызыл төскә кадәрге, 1 -2 мм дан 10 мм га кадәр зурлыктагы, чикләнгән һәм тыгыз элемент. Алар дермада ялкынсыну инфильтраты җыелу нәтиҗәсендә бар­ лыкка киләләр. Төерләр җимерелеп җәрәхәт ясарга яки тоташтыргыч тукы­ мага алышынып, җөй ясарга яки тирене җөйле атрофиягә китерергә мөмкин.

КУЫКЧЫК. Тирә-як тире өстеннән аз гына калкып торган, эчендә серозлы яки серозлы-геморрагик сыекчасы булган, 3-5 мм зурлыктагы ку­ ышлы элемент. Алар экзема, дерматит, куыкчыклы гади тимрәү (лишай) авырулары вакытында күзәтелә.

КУЫК. 0,5-5 см зурлыктагы, тире өслегеннән аз гына калкып торган, эчен­ дә серозлы яки үлекле сыекчасы булган куышлы элемент. Куыклар тиренең мөгезле катламы астында, эпидерма эчендә яки эпидерма астында булырга мөмкин. Куыклар пузырчатка, герпетиформалы Дюринг дерматиты, кискен дерматит авырулары вакытында күзәтелә.

ҮЛЕКЛЕ БЕТЧӘ. Эчендә үлек булган куышлы элемент. Башка төрлә­ реннән чәч фолликуласында үсә торганы — фолликулит, өстә ята торганы фликтена дип атала. Май бизләрендә очрый торган эренле бетчәне акне дип йөртәләр.

Тимгелнең икенчел морфологик элементлары.

ТИРЕ ДИХРОМИЯСЕ. Тире төсенең нормадан тайпылышы — морфо­ логик тимгел элементлары төзәлгәннән соң барлыкка килгән пигментлашу.

Гиперпигментация тиредә меланин артканнан яки гемосидерин ясалганнан соң барлыкка килә. Әгәр меланин ясалуы кимесә, гипо- яки депигментация барлыкка килә. Икенчел гипо- яки гиперпигментация эзсез югала.

ТӘҢКӘЧЕКЛӘР. Эпидермисның мөгезле катламыннан куба башлаган күзәнәкләр ул. Алар көпшәк булып, тиредән җиңел кубарга (мәсәлән, псориаз, парапсориаз авырулары вакытында) яки тирегә тыгыз ябышкан (кызыл төче авыруы — красная волчанка вакытында) булырга мөмкин.

Кызамык, көрпәсыман тимрәү авырулары вакытында вак пластинкалы, скарлатина, токсидермия кебекләрдә эре пластинкалы төре күзәтелә.

ЛАЙЛАЛЫ ТЫШЧА ЯКИ ЭПИДЕРМИС КИМЧЕЛЕГЕ. Тиренең эпидермис чигендәге дефекты турында сүз бара. Ул куык, куыкчыклар ачылу яки чабырткы эпителие өслегенең бөтенлеге бозылу нәтиҗәсенәдә барлыкка килә.

ТЫРНАЛГАН УРЫН (ссадина). Бу очракта тире дефекты механик тәэсир нәтиҗәсендә барлыкка килә.

ҖӘРӘХӘТ. Тиренең тирән дефекты, ул вакытта эпидермис, дерма, тирә-юнь тукымалар үзгәреш кичерә. Беренчел элементлар — төер, төен, үлекле бетчә таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Җәрәхәт шулай ук ате­ росклероз, веналарның хроник җиткелексезлек авырулары булганда, кан тамырларындагы трофик авырулар тукыма некрозына китергәндә бар­ лыкка килергә мөмкин. Җәрәхәт төзәлгәннән соң, аның урынында озак саклана торган җөй кала.

ЯРЫК. Тиренең аерым участокларында эластиклык югалу һәм инфиль- трация барлыкка килү нәтиҗәсендә ясалган сызык формасындагы дефект.

Эпидермис өслегендә эз калдырмый төзәлә торган һәм тирән тукымада барлыкка килгән, төзәлгәч җөй калдыра торган ярыклар була. Күп вакыт ярыклар табигый бөрмәләрдә һәм тартылып торган участокларда (авыз почмагы, буыннар өстендә һ.б.) ясалалар.

КАБЫК (корка). Тиренең юешләнеп торган өслеге кибү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Серозлы, үлекле һәм канлы кабыклар була. Аларның өслеге кибеп куба һәм аларга кушылган тузан, дару матдәләре төсен ала.

Кабыклар юка, яссы, калын, катламлы, тыгыз, йомшак булырга мөмкин.

Катнаш элементлар тәңкәчекләр экссудатка сеңеп, кабык белән кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

ҖӨЙ. Тиренең тирән дефектларын алыштыручы тупас җепселле то­ таштыргыч тукыма үсү. Яңа җөйләр алсу-кызыл төстә, искерәкләре—нык пигментланган яки пигментсыз була. Җөй тирә-як тире белән бер тигезлектә яки аз гына күтәрелеп торучан йә батынкырак булырга мөмкин.

ЛИХЕНИФИКАЦИЯ. Тиренең корылыгы, кытыршылыгы, пиг­ ментлашуы һәм нормаль рәсеме үзгәреп калынаюы, тыгызлануы ул. Лихенификация нейродерматит, хроник экзема һәм башка авырулар вакытында күзәтелә.

ВЕГЕТАЦИЯ. Эпидермисның чыгынты катлавы һәм дерманың имчәкле катлавы үскәндә барлыкка килә. Ул куыкчык өстендә, ялкынсынулы ин­ фильтрат, эрозиядә үсә торган йончага охшаш үсентене хәтерләтә. Аларның өсте мөгезле катлау белән капланган һәм эрозияле булырга мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү