Лимфаденит — лимфа төеннәрнең (еш кына үлекле) ялкынсынуы ул.

Лимфаденопатия
Сурәт
Саклык белгечлеге тамырбелем
ICPC 2 идентификаторы B02
NCI Thesaurus идентификаторы C50764
 Лимфаденопатия Викиҗыентыкта

Авыруны нигездә стрептококк һәм стафилококк дигән микроорганизмнар ь, китереп чыгара. Инфекция кергән яралар, ышкылган җәрәхәтләр, мацерация (тукымалар яки әгъзаларның озак вакыт суда торуы яки химик эрүе нәтиҗәсендә бер-берсеннән аерылуы) булган урыннар—лимфаденит, барлыкка килүнең төп сәбәпләре. Бу урыннардан инфекция лимфа төеннәренә лимфа юллары аша эләгә. Лимфаденит авыруы ике төрле: үлекле һәм үлексез булырга мөмкин. Янәшә торган берничә лимфа төене берьюлы ялкынсынса, тукыманың шактый өлешенә үлек җыела. Мондый хәл, гадәттә, авыруның хроник төре булганда күзәтелә. Кайбер очракларда ялкынсынган лимфа төене тирәсендә авырту барлыкка килә, баш авырта башлый, тән температурасы күтәрелә. Лимфа төеннәре хәрәкәтләнә алмас ; дәрәҗәгә җитеп, шешеп зурайганда, алар өслегендәге тире дә кызара, йөрәк тибеше ешая, организмны хәлсезлек биләп ала. Бу билгеләр бигрәк тә лимфаденит авыруының үлекле төренә хас. Үлек, кан күзәнәкләренә таралып, канның агулануына китерергә мөмкин. Лимфаденитны дәвалау авыруның нинди дәрәҗәдә катлаулы булуына бәйле. Башлангыч формада консерватив дәвалау ысуллары: тынычлыкны тәэмин итеп, ялкынсынуга каршы дарулар эчеп, яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Ә авыруның үлекле төрен бары табиб кына дәвалый ала.

Лимфаденитны булдырмас өчен, бетчә-сыткыларга, тырналган эзләргә, яраларга кагылмау хәерле. Төерләр шешенүен сизгәч тә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ә аңарчы шешкән биз өстенә боз куештырып алырга киңәш ителә. Өй шартларында исә авыруны түбәндәге ысуллар белән дәваларга мөмкин. *Постау (сукно) тукыма кисәгенә кер сабыны ышкып, шуны шешкән лимфа төене өстенә ябарга, җылытыр өчен өстен нәрсә белән булса да урарга кирәк. *Борыч бөтнек (мята перечная) яфракларыннан примочка ясарга киңәш ителә. Авырта торган, шешкән төеннәргә ихтиол мазе сөртергә мөмкин. Икенче көнне исә мазьне юып алырга кирәк, сөртеп алганда ул авыртачак. : *200 мл кайнар суга 20 г фәрештә чәчәге (цикорий) үсемлеге тамырларын . салып төнәтергә. Шешкән лимфа төеннәренә шул төнәтмә белән компресс ясарга.

Искәрмәләр үзгәртү