Ангиология (гр. angeion савыт + logos тәгълимат) — кан һәм лимфа тамырларын, йөрәк, кан ясалу органнарын (талак, лимфатик төеннәр, сөяк җелеге) өйрәнә торган фән. Ангиология кан тамырларының ангиоархитектоникасын, аларның тармаклану типларын, әгъзалардагы һәм алардан читтәге кан тамырларының үсеш дәрәҗәсен, анастомозларның (үзара тоташуларның) формасын һәм типларын, шулай ук тамыр системасының иннервациясен өйрәнә.

Ангиология
Сурәт
 Ангиология Викиҗыентыкта

Кан тамырлары системасын өйрәнүнең төрле методлары бар: препаратлау, инъекция, рентгенологик коррозион метод, тукыманы яктырту.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.гистологияНабиев, гистологияФ.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.