Әлфред Дәүләтшин
Әлфред Дәүләтшин, Әлфред Әмир улы Дәүләтшин[1] (1983 елның 8 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — җәмәгать һәм дин эшлеклесе, юрист, адвокат, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы (2019).
Әлфред Дәүләтшин | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлфред Әмир улы Дәүләтшин |
Туган | 8 сентябрь 1983 (41 яшь) ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Ата-ана |
|
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1983 елның 8 сентябрендә Уфа шәһәрендә туа. Әлфредның әтисе Әмир Дәүләтшин тумышы белән Гафури районының Ялгызкаен авылыннан, отставкадагы милиция полковнигы, озак еллар юрист булып эшләгән. Әтисе ягыннан картатасы мулла була, 90 нчы елларда шул ук авылда мөселман мәхәлләсе оештыра; әнисе — пенсиядәге стоматолог, Уфада туа, әмма әти-әнисе тумышы белән Авыргазы районының Корманай авылыннан. Милләте буенча татар. Кечкенәдән татар телендә сөйләшә. 6 яшендә әти-әнисе ярдәме белән Әлфред исламны өйрәнә башлый. Мәктәпне медаль белән тәмамлый. Студент буларак 2004 елда «Трилистник групп» эре инвестиция компаниясендә[2] юрист вазифасында эшли башлый. 2005 елда БДУның юридик факультетын яхшы билгеләргә тәмамлый, шул ук елда беренче тапкыр хаҗ кыла. Адвокатлык эшчәнлеген 2008 елда башлаган. 2019 елда Казан ислам университетын тәмамлый, шул ук елның августында «Ихлас» мәчетенең имам-хатыйбы итеп сайлана, элек анда имамның ярдәмчесе һәм мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе була[3]. Шул ук елның декабрендә Бөтендөнья татар конгрессының БРдагы вәкиллеге рәсми рәвештә ачыла, анда Әлфред Әмир улы аның вәкиле итеп билгеләнә[4].
Күргәзмәләре
үзгәртү- «ТАССРның 100 еллыгы» медале (2022)[5].
Гаилә һәм шәхси тормыш
үзгәртүӨйләнгән. Тормыш иптәшенең тамырлары — Чакмагыш һәм Шаран районнарыннан. Өч бала тәрбияли.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Зиһен зиннәте — гыйлем
- ↑ «Трилистник групп» уходит в прошлое
- ↑ Представитель ВКТ Альфред Давлетшин: Тяжело было удержать нападение Радия Хабирова
- ↑ В Уфе открыли официальное представительство всемирного конгресса татар
- ↑ УП-204 от 16.03.2022 О награждении медалью «100 лет образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» (PDF), archived from the original (PDF) on 2024-08-07, retrieved 2024-08-07