Яңа Маклавыш мәчете

мәчет (Яңа Маклавыш, Майна районы, Сембер өлкәсе, Россия)

Яңа Маклавыш мәчетеСембер өлкәсе Майна районы Яңа Маклавыш авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет).

Мәчет
Яңа Маклавыш мәчете
Ил Россия
авыл 433142 Сембер өлкәсе, Майна районы, Яңа Маклавыш
Координатлары 54°30'19.321" N, 47°28'37.711" E (G) (O) (Я)
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни / хәнәфи
Бина төре манарасы түбәдә урнашкаан мәчет
Нигезләнгән 1993
Төзелеш еллары 19931994 еллар
Төп даталар:
1993 (төзелеш башлану)
1994 (төзелеш тәмамлану)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Иске мәчет бинасы

1859 елда авылда бер мәчет, 1913 елда ике мәчет булган[1]. 1930-еллар башына авылда өч мәчет эшләгән: Югары оч мәчете, Үзәк мәчет һәм Түбән оч мәчете. 1903 елда Яңа Маклавыштагы 155 йортта – 864 татар, 79 йортта 480 мордва яшәгәне билгеле [2].

Үзәк мәчетнең ничәнче елда төзелгән булуы төгәл билгеле түгел. Мәчет туры почмаклы агач бинадан гыйбарәт булган. Анда намаз уку залы, уку-укыту классы, китапханә һәм сәфәрдәге мөселманнар, вәгазь сөйләү өчен килгән мәгърифәтчеләр өчен кунак бүлмәләре була.

Мәчеттә ир балаларга дини белем биргәннәр, аларны ашау һәм тору урыны белән тәэмин иткәннәр. Имам – Гатаулла (Атаулла) хәзрәт Сәгъдиев. Ул мәчет каршындагы кирпечтән салынган ике катлы йортта яшәгән. Әлеге йортның беренче катында имам кибет тоткан, икенче катында гаиләсе яшәгән. Имам дин дәресләрен үз йортында үткәргән.

Түбән оч мәчете турында мәгълүматлар сакланмаган. Бөек Ватан сугышы вакытында – 1941-1942 елларда авыл янында фашист танкларына каршы окоплар казучы гаскәриләрне тукландыру өчен ашханә буларак файдаланылуы билгеле.

1923 елда мөәзин Сафиулла Басыйров җитәкчелегендә Югары оч мәчете төзелгән. Аны Татарстанның хәзерге Чүпрәле районы Чокалы балта осталары сафка бастырган. Мәчет турыпочмаклы биш диварлы ике бүлмәле бурадан гыйбарәт булган. Кечкенә бүлмәдә манарага менүче тар агач баскыч. Манара өч яруслы, очында ярымай куелган. Урта яруста бөтен яктан да тотып алынган ачык мәйданчык (балкон) булган. Мәчеттә имам булып Сафиулла Басыйров хезмәт иткән. Советлар хакимияткә килгәч, Сафиулла хәзрәт Үзбәкстанның Хива шәһәренә, аннары Төркиягә китә.

1935 елда Үзәк һәм Түбән оч мәчетләренең манаралары киселгән. 1948 елда Үзәк мәчет урынында мәктәп төзелә. Түбән оч мәчете күмәк хуҗалык склады итеп файдаланыла.

Мөселманнар аерым өйләргә җыелып җомга, гает намазы укыйлар.[3]

Яңа заман үзгәртү

1994 елда авылда яңа мәчет төзелә [4]. Җомга намазларына 15 кеше йөри. Мостафа Хәмзин белән Иршат Басыйров халыкны дин юлына тарту максатында зур эш башкара. 2010 елда авылда 419 кеше яшәгән [5]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Симбирская губерния 1859 г. Уезды / № 74 - д. Новые Маклауши (Яна-Маклауш). 2020 елның 17 февраль көнендә архивланган. archeo73.ru, 21.01.2021
  2. Селения Симбирского уезда. VIII. Ново-Никулинская волость / № 106) деревня Новыя Махлауши. 2020 елның 22 май көнендә архивланган. archeo73.ru, 21.01.2021(рус.)
  3. Мечеть. Улпресса - все новости Ульяновска(рус.)
  4. Марат Рамазанов. Но слог Священного Корана еще не стих в ее стенах… » mahalla1.ru, 30.03.2013(рус.)
  5. Численность и размещение населения Ульяновской области. 2020 елның 1 июль көнендә архивланган. Всероссийская перепись населения 2010 года.(рус.)