Сакускай мәчете

Уразовка авылы мәчете (Сембер өлкәсе, Россия)

Сакускай мәчетеСембер өлкәсе Карсун районы Сосновка авыл җирлегенә керүче Сакускай (Ураз, рәсми исеме Уразовка) исемле татар авылында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 1884 елда җирле татар сәүдәгәрләре ярдәмендә төзелгән. Сембер өлкәсендә советлар чорында да ябылмаган бердәнбер мәчет[1]. Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Сакускай мәчете
Уразовка мәчете
Ил Россия
авыл Сембер өлкәсе, Карсун районы, Уразовка
Координатлары 54°7'26.0"N, 46°40'48.0"E
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манарасы түбәсендә булган мәчет
Нигезләнгән 1884
Дата постройки 1884
Төп даталар:
1884 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1859 елда авылда мәчет булуы мәгълүм [2]. 1913 елда ике мәчет һәм мәктәп (1898) булган. Инкыйлаб башланганда авылда өч мәчет булган, шуларның икесе 1930-елларда хөкүмәт тарафыннан дингә каршы көрәш алып барылганда ябылган, берсе советлар заманында да ябылмаган [1].

XIX гасыр ахырында Сакускайда зур янгын чыгып, әлеге мәчет тулысынча янып беткәч, авыл халкы мәчетне үз урынында яңадан төзеп куя [3].

1946 елның 1 июлендә мәчет бинасы Сембер өлкәсе хезмәт ияләре депутатлары советының башкарма комитеты тарафыннан Сакускай авылының мөселман дини оешмасы карамагына тапшырыла.

1999 елның 29 июлендә Сакускай мәчете Сембер өлкә администрациясе башлыгының 959нчы боерыгы нигезендә ачыкланган мәдәни мирас объетлары исемлегенә керә.

Имамнар үзгәртү

  • 60 елдан артык мәчеттә имам-хатыйб вазыйфаларын Сембер өязе (хәзерге Барыш районы) Зөя Башы авылының фабрикант Акчуриннар мәдрәсәсен тәмамлаган Сабирҗан хәзрәт Әбделмән улы Әбделмәнов (1879–1971) башкарган [1].
  • Закир хәзрәт Халиков

Архитектура үзгәртү

Агач бурадан эшләнгән Аллаһы йорты таш фундаментта басып тора, бер манарасы бар. Архитектура төре буенча «манарасы түбәсендә урнашкан мәчетләр» төренә керә. Шунысы аеруча игътибарга лаек – мәчет бер тапкыр да үзгәртелмичә, төзелгән килеш саклана. Ачылган көненнән башлап, бер тапкыр да ябылмаган [1].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Сәид Диаров. Мәчетебез советлар заманында да ябылмады. Өмет, 26.04.2022
  2. № 1007 - д. Уразовка /. Симбирская губерния 1859 г. Карсунский уезд. archeo73.ru. әлеге чыганактан 2020-02-17 архивланды. 2020-05-21 тикшерелгән.
  3. Гузель Насыбуллина (2019-07-12). Мечети села Уразовка исполнилось 135 лет. Всемирный конгресс татар. 2020-05-21 тикшерелгән.