Мәләкәс мәчете (Сембер өлкәсе)

Димитровград мәчете (Сембер өлкәсе, Россия)

Мәләкәс мәчете (рус. Димитровградская мечеть), шулай ук 109нчы Үзәк мәчет (рус. Центральная мечеть №109) [1]Сембер өлкәсенең Мәләкәс (1972 елдан рәсми атамасы Димитровград) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 1896 елда халыктан җыелган акчага төзелгән [2]. Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.
Адресы: 433508 Россия, Сембер өлкәсе, Димитровград, Хмельницкий урамы, 96.
Россиянең төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты (рег. № 731510245960005).

Мәчет
Мәләкәс мәчете
109нчы Үзәк мәчет
Ил Россия
шәһәр 433508, Сембер өлкәсе, Мәләкәс, Хмельницкий урамы, 96
Координатлары 54° 12′ 56″ N, 49° 37′ 35″ E
Дин Ислам
Мәхәллә Мәләкәс шәһәре мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре манарасы түбәсенддә булган мәчет
Нигезләнгән 1896
Дата постройки 1896
Төп даталар:
1896 (төзелеш башлану)
1896 (ачылу)
1930-еллар (ябылу)
1992 (ачылу)
1996 (ремонт үткәрү)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Мәләкәс мөселманнары беренче тапкыр бистәдә (рус. посад) мәчет төзү турында үтенеч белән хакимияткә 1886 елда мөрәҗәгать иткән. Әмма аларның үтенече ун елдан соң гына канәгатьләндерелә. 1896 елның июлендә Мәләкәс посад идарәсе мәчетнең җәмгыять өчен кирәкле булуы һәм шул ук елны мәчет төзелешен башлау белән ризалаша [3]. Мәчет 1896 елда халыктан җыелган акчага төзелгән [4].

1917 елгы инкыйлабка кадәр Мәләкәс бистәсендә (1926 елдан шәһәр) 4 мәчет эшләгән. Инкыйлабтан соң мәчет биналарының язмышлары төрлечә булган. 1930-елларда соңгы мәчет ябыла, манарадан мәхрүм ителә, әмма тулысынча сүтелми. Биредә төрле елларда төрле учреждениеләр, шул исәптән балалар музыка мәктәбе дә урнашкан.

1992 елда мәчет бинасы мөселманнарга кайтарып бирелә. Мәчет янындагы манара торгызыла, Мәчеттә яңадан намаз укулар башлана. Ике катлы бина зур һәм якты булса да, күп еллар буе башка максатларда кулланылганга, бик таушалган һәм төзекләндерү таләп ителә.

2006 елда мәчеттә иганәчеләр хисабына капиталь ремонт үткәрелгән һәм ул 2 млн. сумга төшкән [5].

2006 елның 16 сентябрендә яңартылган мәчетне ачу тантанасы уза. Әлеге тантанада Сембер өлкәсенең 2005-2021 еллардагы губернаторы Сергей Морозов(рус.) катнаша.

Мәләкәстә 15 меңнән артык, ә Мәләкәс районында биш меңнән артык татар исәпләнә.

Бина үзгәртү

Мәчет шәһәрнең тарихи үзәгендә ― Дзержинский һәм Хмельницкий урамнары киселешендә биек манаралы яшел-ак төстәге борынгы матур бинада урнашкан.. Архитектурасы буенча «манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төренә керә.

Мәчет имамнары ― Ильяс хәзрәт [6], Ринат хәзрәт Исхаков, Наил Шаһвәлиев, Фәнис Сәмигуллин.

Шәһәрнең Көнбатыш районында (халык телендә Соцгород) Төркия ярдәмендә яңа мәчет һәм 700 укучыга исәпләнгән мәдрәсә кергән мөселман комплексы төзү фикере каршылыкка очраган [7].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү