Ю́рий Никола́й улы Ре́рих (1902-нче елның 3-енче (16-нчы) августы , Новгород губерниясе, Окуловка – 1960-ынчы елның 21 мае, Мәскәү) – рус Шәрыкъ белгече, лингвист, сәнгать белгече, этнограф, сәяхәтче, Тибет теле һәм мәдәнияте буенча белгеч, Тибет теле диалектологиясе буенча эшләр авторы, күптомлы Тибет теле сүзлеге төзүчесе һәм шулай ук монгол халкы белгече. Филология фәннәре докторы, профессор, “Урусвати” Һималайя өйрәнүләре Институты мөдире, ССРБ ФА Шәрыкъ белеме Институтының фәлсәфә һәм дин тарихы секторы мөдире. Николай Рерих һәм Елена Рерихның өлкән угълы.

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 3 (16) август 1902[2]
Туу урыны Окуловка, Крестецкий уезд[d], Новгород губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 21 май 1960(1960-05-21)[1] (57 яшь)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Җирләнгән урыны Новодевичье зираты[d]
Ата Николай Рерих
Ана Елена Ивановна Рерих[d]
Кардәш Святослав Рерих
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре сәяхәтче-тәдкыйкатьче, дияликтулыг, тәрҗемәче, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе шәрекъ белеме[d], тел белеме һәм этнография
Эш урыны РФА Шәркыятьчелек институты[d]
Әлма-матер Петербургская школа Карла Мая[d], Лондон университеты[d] һәм Гарвард университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор[d]
Академик дәрәҗә филология фәннәре докторы[d] (1958)
Аспирант яки докторантлары Александр Моисеевич Пятигорский[d], Бонгард-Левин, Григорий Максимович[d] һәм Бадараев, Бал-Доржи[d]
 Юрий Рерих Викиҗыентыкта

Биография

үзгәртү

Юрий Николай улы Рерих Новгород өлкәсендә, Окуловка авылында 1902 елның 16 августында туган.

1914 елдан 1917 елга кадәр Петербургта Карл Майның шәхси мәктәбендә укыган.

1917 елдан 1919 елга кадәр әти-әнисе белән Финляндиядә торган.

19191920 елларда Лондон университеты каршында Шәрыкъ телләре Мәктәбендә (Һинд-Иран бүлеге) шөгыльләнгән, Мәктәпнең икенче курсын тәмамлаган Һарвард университетына (АКШ) күчерелгән булган, аны ул 1922 елда һинд фиологиясе бүлеге буенча бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлаган.

Вместе с В. Перцов һәм В. Диксон белән бергә Ю. Рерих Тере Әхлак (Агни-Йога) өйрәнү буенча Кембридж түгәрәгенә йөргән. Бу түгәрәк юнәлеше буенча эзотерик булган һәм оккульт практикалар белән шөгыльләнгән[3]. Яшь егетләр туры килгән әдәбиятны өйрәнгәннәр, кичләрен бергә җыелып укыган буенча фикер йөрткәннәр; “өстәл әйләндерү” ысулын кулланып язмалар ясаганнар, ягъни үткәннең Остазлары һәм адептларның рухларын һәм башка рухларны чакыралар дип фараз иткәннәр. [3]. Остазлары булып Аллал Минг Шри Ишвара (Махатма Мория) булган дип саналган[4], ул “менү юлының символик сурәтләнеше” булган ак шигырь белән язылган рухи юлламаларын укыган. Соңрак түгәрәк язмалары Агни-Йога басмасы, хосусан, аның «Чакыру» һәм «Төшенү» томнарын әзерләгәндә кулланылган булган[3].

 
«Яр буенда наратлар». 1917
Ю. Н. Рерих

19221923 елларда Париж университетында Урта Азия, Һиндстан һәм Монгол-Тибет бүлекләрендә эшләгән, хәрби[5], юридик-икътисади бүлекләрдә шөгыльләнгән, Кытай теле һәм фарсы теле курсларын тыңлап узган. Һинд филологиясе магистры гыйльми дәрәҗәсен алган.

1924 елдан 1925 елга кадәр Һиндстанда, Сиккимда һәм Кашмирда өйрәнү эшен алып барган, Тибет теле һәм Санскрит белән шөгыльләнгән.

19251928 елларда Н. Рерихның Үзәк Азия экспедициясендә катнашкан (Ладак, Синьцзян, Монголия, Кытай һәм Тибет). Яшь булуына карамастан, Юрий Николай улы Рерих экспедициянең куркынычсызлыгы өчен җаваплы булган, ә аның бик яхшы Тибет телен, монгол телен һәм Һиндины белүе (Ю. Н. Рерих 30-дан артык Европа һәм Азия диалектын белгән дип санала[6]) аңа авырлыксыз асаба кешеләр белән сөйләшергә мөмкинчелек биргән. Экспедиция нәтиҗәсендә: «Тибет живописе» (1925 е.), «Архатлар биләмәләре» (1929 е.), «Хәзерге заман Тибет фонетикасы» (1928 е.), «Борынгы күчмәләрдә җәнлек стиле» (1930 е.), «Тибет коллекциясе каталогы» (1930 е.), «Күңел түрендәге Азиягә сәяхәт» (1931 е.), «Урта Азия сукмакларыннан» (1933 е.) хезмәтләре пәйда булган.

1930 елдан 1942 елга кадәр Наггарда (Һиндстанда) әтисе нигезләгән “Урусвати” Һималайя Институты мөдире булган һәм шул ук вакытта – “Урусвати” журналының мөхәррире булган.

19311932 елларда Көнбатыш Тибетта фәнни тикшеренүләр алып барган, ә 19341935 елларда Н. К. Рерих экспедициясе белән Япониядә, Маньчжуриядә, Эчке Монголиядә һәм Кытайда өйрәнүләр белән шөгыльләнгән.

1941 елда сугыш башында Лондонда Совет илчесенә Кызыл Армия рәтләренә үз ихтыяры белән сугышка баручыларга кертү турында сорау белән телеграф буенча юллама җибәргән.

1949 елдан бирле Һинд-Тибет семинарие белән җитәкчелек иткән Калимпонгта (Көнчыгыш Һималайя) Кытай һәм Тибет теле курсларының мөдире булган. Бөекбритания һәм Ирландиянең патша Азия җәмгыяте һәм Бенгалда Азия җәмгыяте әгъзасы булган.

1957 елда ССРБ-га кайткан. Как отмечает С. Д. Серебряный билгеләгәнчә, Россиягә “җылытылу” һәм “реабилитанс” чорында кайтып Ю. Н. Рерих таркалган “вакытлар бәйләнеше”н өлешчә торгызган һәм күп дәрәҗәдә безнең һинд белеменең торгызылуына йогынты ясаган. Серебряный шулай дип билгеләп узган: "Ю. Н. Рерихның Мәскәүгә, 1957 елда, Хрущёв җылытылуы челләсендә кайтуы нинди әһәмияткә ия булганын күз алдына китерергә мөмкин». ССРБ-да, идеологик “кысылу” һәм мәгълүмат изоляциясендә үскән, Һиндстанка гына түгел, ә гомумән, чит илгә бару мөмкинчелеге булмаган кешеләр өчен тормышы вакытында ярты дөньяны гизгән, Европада һәм Америкада укыган, Һиндстанда озак торган Ю. Н. Рерих башка дөньядан килгән дип тоелган (һәм булган да) һәм ирешергә булмый торган сусап иңдерелә торган белемнәрнең хәзинәсе булган"[5].

Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Фәннәр Академиясенең Шәрыкъ белеме Институтында эшчәнлеге

үзгәртү

19 сентября 1957 елның 19 сентябрендә ССРБ ФА Шәрыкъ белеме Институтына Һиндстан һәм Пакьстан бүлегендә тарих һәм фәлсәфә секторының штатына өлкән фәннни хезмәткәр буларак кертелгән булган. 17 марта 1958 елның 17 мартында Шәрыкъ белеме Институтының фәнни киңәшмәсе аңа эшләре тупланмасы буенча, диссертация якламыйча филологик фәннәр докторы дәрәҗәсен биргән (24 тавыш «хуплаган», берәү «каршы»). Карар 1958 елның 11 октябрендә ВАК тарафыннан расланган булган[7]. 1958 ел дәвамында Институтның һәм аның филологик секциясенең һәм шулай ук ССРБ ФӘ Кытай белеме Институтының гыйльми шурасына кертелгән булган. 1959 елның 17 апрелендә Фәнни шураның составына кертелгән булган. Ю. Н. Рерих тырышлыгына рәхмәтле ССРБ-да 1938 елда Сталин репрессияләре вакытында туктатылган «Bibliotheca Buddhica» сериясе чыгарышлары яңадан чыгарылган булган. Хосусан, 1960 елда ул Көньяк Буддачылыкның иң әһәмиятле текстының Дхаммападаның (Будданың афоризмнарының) (Пали теленнән аны В.Н. Топоров тәрҗемә иткән) мөхәррире булган. 1960 елда янә чыга башлаган сериядә Дхаммапада белән бергә Милиндапаньха - “Менадр патшасының сораулары” (1989) һәм Тхераваданың да, Махаянаның да рәт әһәмиятле тексты нәшер ителгән булган. 1983-1993 елда Ю. Н. Рерихның санскрит параллельләре белән “Тибет-рус-инглиз сүзлеге” (1-11 чыг.) дөнья күргән, ул белгечләр тарафыннан югары бәяләнгән булган.

Ю. Н. Рерих 1960 елның 21 маенда Мәскәүдә йөрәк өянәгеннән үлгән. Мәскәүнең Новодевичье зиратында күмелгән.

Библиографиясе

үзгәртү

Ю. Н. Рерихның төп эшләре

үзгәртү

Ю. Н. Рерих турында публикацияләр

үзгәртү

Белешмәләр

үзгәртү

Юрий Николай улы Рерих турында хәтер

үзгәртү
 
Окуловкада Юрий Николай улы Рерихка һәйкәл
  • 1960 елның 12 августында ССРБ Фәннәр Академиясе Азия халыклары Институтында (хәзер – Шәрыкъ белеме Институты) рәсми рәвештә Ю. Н. Рерихның Мемориаль кабинеты ачылган, аның нигезенә Ю. Н. Рерихның фәнни китапханәсе һәм шулай ук тханкалар һәм Шәрыкъ кулъязмалары тупланмасы салынган булган.
  • 1962 елның 16 октябрендә Ю. Н. Рерих соңгы өч елын яшәгән йорт (Ленин проспекты, 62) стенасында мемориаль такта куелган булган.
  • 1968 елда иртуганы Святослав Рерих проекты буенча Новодевичье зиратында Ю. Н. Рерихка һәйкәл ачышы булган.
  • 1992 елда «Ленин Таулары» Дәүләт тарихи тыюлыгында Ю. Н. Рерихның тууына 90 еллыгына иҗтимагый-фәнни конференция узган[8]
  • 1981 елның 18 августында күренекле Шәрыкъ белгеченең 80-еллыгы хөрмәтенә летия выдающегося востоковеда Новосибирск Академгородогыннан альпинистлар тарафыннан исемсез түбәгә күтәрелеш башкарылган булган[9].
  • 2002 елның 7 октябреннән 10 октябрена кадәр Халыкара Рерихлар Үзәгендә Ю. Н. Рерихның 100 еллыгына багышланган Халыкара фәнни-иҗтимагый конференция булган[10]
  • 2004 елда Халыкара Рерих Үзәге музее территориясендә Ю. Н. Рерих бюсты куелган булган.
  • 2007 елның 16 августында Ю. Н. Рерихның 105 еллыгы көнендә Окуловкада Ю. Н. Рерихка багышланган һәйкәл ачылышы булган[11]. Окуловка кырыйны өйрәнү музееның бүлеге Окуловка җирендә Рерихларның булуына багышланган.
  • Рерихлар гаиләсе, шул исәптән Юрий хөрмәтенә «Рерих» астероиды аталган.
  • «Каһарман Йолдызы» фильмы

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. Большая российская энциклопедияМосква: Большая российская энциклопедия, 2004.
  3. 3,0 3,1 3,2 Росов В. А. «Биохимическая лаборатория в Гималаях» // Журнал «Ариаварта», № 2, Санкт-Петербург — 1998. с.183
  4. «Вы уже знаете, что Аллал-Минг — это Master Moria. Он руководит мною и моей семьёй»
    Рерих Н. К. Письмо В. А. Шибаеву от 25.07.21. ОР МЦР. Фонд № 1. Вр. № 312. Л. 6. См. Шапошникова Л. В. Энергетическое мировоззрение Живой Этики 2012 елның 8 февраль көнендә архивланган.
  5. 5,0 5,1 Источник.
  6. Чемонин, Родион. В Москве ограблена квартира-музей Юрия Рериха 2014 елның 13 сентябрь көнендә архивланган. // Агентство национальных новостей, 01.04.08
  7. О присвоении Ю. Н. Рериху учёной степени см., например:
    • Ларичев В. Е. Слово о Юрии Николаевиче Рерихе // Рерих Ю. Н. По тропам Срединной Азии. — Хабаровск, 1982. — С. 23—24.
    • Тамазашвили А. О. Деятельность Ю. Н. Рериха в Институте востоковедения АН СССР // Юрий Рерих: живое наследие. Материалы к биографии. Вып. I: Сборник статей и интервью. — М.: ГМВ, 2012. — С. 129.
    • Зелинский А. Н. Рыцарь культуры // Ю. Н. Рерих. По тропам Срединной Азии. — М.: Эксмо, 2012. — С. 663.
    • Величко Е. М. Вехи пути // Дельфис. — 2012. — № 3. — С. 36.
  8. Общественно-научная конференция, посвященная 90-летию со дня рождения Ю. Н. Рериха(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  9. Ларичев В. Е., Маточкин Е. П. Рерих и Сибирь. — Новосибирск, 1993 г. стр. 184
  10. Международная научно-общественная конференция, посвященная 100-летию со дня рождения Ю. Н. Рериха(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  11. В Окуловке открыт памятник Юрию Николаевичу Рериху. 2010-10-26 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү