Святослáв Николáй улы, Рéрих [3], әмма кайбер чыганакларда, шул исәптән БСЭ-да, хаталы итеп 1904 елның 23 октябре [5 ноябре] датасы күрсәтелгән, Санкт-Петербург — рус һәм һинд рәссамы[4], җәмәгать эшлеклесе[5], Шәрыкъ сәнгате туплаучысы, ССРБ Сәнгать Академиясенең ихтирамлы әгъзасы (1978 ел)[6]. Картиналарның төп жанрлары картин — пейзажлар, портретлар, символик композицияләр[4]. Николай Рерих һәм Елена Рерих угылы.

Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 Британия Һиндстаны
 Һиндстан
Туу датасы 23 октябрь 1904(1904-10-23)[1]
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе
Үлем датасы 30 гыйнвар 1993(1993-01-30)[1] (88 яшь)
Үлем урыны Бәңгәлуру, Һиндстан
Ата Николай Рерих
Ана Елена Ивановна Рерих[d]
Кардәш Юрий Николаевич Рёрих[d]
Ире яки хатыны Девика Рани[d]
Һөнәр төре сәяхәтче-тәдкыйкатьче, рәссам, мигъмар
Әлма-матер Колумбия үнивирситите һәм Гарвард университеты
Жанр пейзаж[d] һәм портрет[d]
Бүләкләр
Падма Бхушан Халыклар Дуслыгы ордены орден «Мадарский всадник» Орден «13 веков Болгарии»
Авторлык хокуклары вәкиле reproduction right not represented by CISAC member[d][2]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Reference Library[d]
 Святослав Рерих Викиҗыентыкта

Балачагы үзгәртү

Святослав Николай улы Рерих 10 (23) октября 1904 елның 10 (23) октябрендә Петербургта рус рәссамы, сәнгать әһеле Николай Константин улы Рерих һәм аның хатыны Елена Иван кызы Рерих гаиләсендә туган.[7]. Святослав иртә рәсем ясау һәм сынчылык өйрәнгән, Сәнгатьләр мактау җәмгыятенең Рәсем ясау мәктәбенең дәресләренә йөргән, табигый фәннәр белән кызыксынуы булган, ул гармоник рәвештә табигый сәнгать сәләтләре белән үрелгән.

Америка Кушма Штатларында эше үзгәртү

Америка Кушма Штатларында Святослав Рерих архитектура буенча белем алуын дәвам итә, башта Колумбия университетының архитектура бүлегендә, анда ул тәмамлаудан соң бакалавр дәрәҗәсенә ия була, ә шуннан соң Гарвард университетында, һәм шул ук вакытта Массачусетс университетының сынчылык бүлегенә йөри. Шул ук вакытта живопись, китап иллюстрациясе һәм графика белән мәшгуль була.
19 яшендә 1923 елда ул «Corona Mundi» Халыкара сәнгать үзәге белән җитәкчелек итә, ә соңыннан Нью-Йоркта Николай Рерих Музееның вице-президенты булган. Шул ук елда ул беренче мәртәбә Һиндстанга бара.
1924 елда Һиндстаннан Америка Кушма Штатларына кайткан, анда ул Николай Константин улы Рерих һәм Елена Иван кызы Рерих барлыкка китергән барча мәдәни-агарту оешмаларның эшендә актив катнашкан. Нәкъ менә Святослав Николай улына рәхмәтле Николай Рерихның Үзәк-Азия экспедициясендә булган әти-әнисе һәм абыйсы «тышкы дөнья» белән контакт тотканнар.
Америкада, күп төрле вазифалар башкару белән беррәттән живопись белән шөгыльләнүен дәвам итә, тәнкыйтьчеләр аның живопись сәләтен күреп билгеләп уза башлыйлар. Нью-Йоркта, Арден Галереясендә аның беренче шәхси күргәзмәсе узган. Рәссамны матбугат күреп алган. 1925 елда аңа иң олы бүләк бирергә карар чыгарылган булган — Филадельфиядә, аның якынча йөз әсәре күрсәтелгән, бу шәһәрнең 150-еллыгына багышланган күргәзмәдә Гран-при.

Иҗади юлы үзгәртү

Үзенең рәссам юлын Святослав Николай угылы Рерих портретист буларак башлаган һәм бу жанрда осталыкка ирешкән. Аның иҗадының аеручы хасиятләрнең берсе портретын ясаган кешенең характерын тирән сизәргә омтылыш булган. Святослав Николай угылы билгеләгәнчә: «Уңышлы потрет — гади охшашлык кына булудан артыграк». Портретныкыннан башка, ул пейзаж, эпик, жанр һәм символик живописька мөрәҗәгать итә һәмм барысында үзен виртуоз оста һәм илһамланган тәҗрибәче буларак чагылдыра.
Аның пумаласы астыннан чыккан киндерләр нәфис, лаконик, аларда кешенең рухи-эмоциональ образы тәгаен чагылган. Ул әтисенең генә утызга якын портреты ясаган, аларның берсе Парижда Люксембург музее тарафыннан сатып алынган булган. Ул вакытта Святослав Рерихка 35 яшь булган. Святослав Николай улы тарафыннан ясалган портретлар галереясе гаять зур, алар арасында әти-әнисе портретлары аерылып тора. Рәссамның әсәрләрендә күп нәрсә аның иҗатына әтисенең йогынтысы турында шәһадәт булып тора. Святослав Рерих үзе билгеләгәнчә: «Сәнгатемнең чыганаклары аерып булмыйча Николай Константин улы белән бәйле». Шул ук вакытта, живописьта әтисенең традицияләрен дәвам итеп, Святослав үз юлы белән барган. Рәссамнарның һәрберсенең дә, әтисенең дә, улының да, үз стиле һәм үз башкару техникасы.

Һиндстанда эше үзгәртү

Святослав Николай улы «Урусвати» Һималайя Институты өйрәнүләре эшендә актив катнашкан, табигый-фәнни бүлек эшен җитәкләгән. Аның кызыксыну даирәсенә орнитология, ботаника, минералогия, Тибет фармакопеясе, химия һәм аның алхимик чыганаклары, чагыштырмача дин белеме, фәлсәфә, сәнгать белеме, мәдәният белеме, астрология кергән. Святослав Рерихның сәнгать һәм әдәби иҗады һәм шулай ук аның өйрәнү, педагогик һәм җәмәгать эшчәнлеге Тере Әхлак фикерләре белән бәйле. Ул бу дини-фәлсәфи системасының тарафдары гына булмаган, ә шулай ук аның идеологларының берсе булган.
1941 елның июлендә, Германиянең Советлар Союзына һөҗүмнән соң, Святослав Николай улы Лондонда ССРБ илчесенә И. М. Майскийга Кызыл Армиясе рәтләренә керү карары турында телеграф буенча юллама бирә, әмма ризасызлык җавабын ала. Шулай да,Икенче бөтендөнья сугышы елларында Святослав Николай улы картиналар сатудан килгән керемен ССРБ Кызыл Хачы файдасына тапшырган.
1947 елдан соң Святослав Рерих Һиндстан хөкүмәте тарафыннан Рерих Пактын имзалау белән бәйле эшне башкара. Х. Кабирга хатында ул шулай дип билгеләп үткән:

«Һиндстан Хөкүмәте без күзебездә тоткан максатларга симпатия мөнәсәбәтенә ия икәнен һәм Пакт Рерих Пактын хуплавын билгеләп үтәргә шатмын. <…> Хәзер мин нәкъ менә бу ил һәм нәкъ менә бу вакытта бу Пактта булган мәдәни принциплар өчен актив көрәшче булуын бик телим. <…>»

Святослава Рерихның 1948 елның августында тырышуларына күрә Һиндстан бу документка кушылган. Киләсе еллар дәвамында Святослав Рерих борынгы Һиндстан һәйкәлләрен саклау һәм яклау эшендә актив катнашкан, комитетлар оештырган һәм Һиндстан штатлары хөкүмәтләреннән бу юнәлештә конкрет адымнар ясавына ирешкән.
1948 елда Святослав Рерих һәм аның хатыны Британия буйсынучысыннан Бангалордан 20 км да урнашкан «Татагуни» утарын сатып алган.[8]. Тормыш вакытында рәссам бу территориясе 135 Га биләгән утарны мәдәни-фәнни үзәккә әверделергә хыялланган.[8]. Гомер буе камилрәк кеше тәрбияләү проблемалары белән кызыксынып, рәссам 1962 елда Һинд фәлсәфәчесе Ауробиндо Гхош фикерләре нигезендә балалар мәктәбе эшендә актив эшләгән. Монда өч яшьтән алып балалар кабул ителгән булган. Бу мәктәпнең педагогик концепциясе махсус эшләнгән ысул буенча йола-әхлакый тәрбиясендә нигезләнгән булган. Балаларны иң элек елларыннан ук эре фәлсәфәче фикерләре белән таныштырган булганнар, сәнгать тәрбиясенә зур игътибар бирелгән булган. Моңа ук ел саен бала уздырыла торган бала рәсеме бәйгеләре ярдәм иткән.
Святослав Николай улы шулай дип билгеләгән:«Бангалорда педагогик эшендә без иң баштан яңа буынны менү сукмакларыннан йөртергә тырышабыз да, иң элек еллардан зур фәлсәфәчеләрнең фикерләрен, уйларын бирәбез. <…> Безнең тәрбия шундый булырга тиеш ки, мәктәп кысаларыннан чыккач, кеше көчле булсын, камил булмауга каршы тора алырлык булсын». 1977 елдан башлап Святослав Николай улы мәктәпкә финанс ярдәме күрсәткән. Святослав Рерих Бангалорда 1972 елда барлыкка китерелгән һәм биредәге университетның бүлеге булган мәдәни-агарту сәнгать Үзәге "Читракала Паришад"ның нигезләүчесе һәм хөрмәтле президенты буларак танылган булган.

ССРБ һәм Россиядә күргәзмәләре үзгәртү

Святослав Рерих күп мәртәбә ССРБ-да булган. Аның һәрбер килүе Совет, ә аннан соң Россия мәдәни тормышының күренекле вакыйгасы булган.[9].
С. Н. Рерихның Ватанда беренче картиналар күргәзмәсе 1960-ынчы елның 11 маенда А.С. Пушкин исемендәге Дәүләт сурәт сәнгатендә ачылган булган, ә бер ай узгач рәссам картиналарын Ленинград Эрмитажка килүчеләр күрә алган.

Бүләкләре һәм дәрәҗәләре үзгәртү

Мәдәният өлкәсендә күренекле ирешүләре өчен, һәм шулай ук тынычлык эшенә кертеме өчен Святослав Рерих төрле илләрнең дәүләт бүләкләренә лаек булган, алар арасында:

Шулай да, тормышның иң күренекле бүләге дип Святослав Рерих Нью-Йоркта Николай Рерих Музее оештырган бүләкне санаган, чөнки аңа диплом Николай Константин улы Рерих тарафыннан имзаланган булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  2. DACS register
  3. Святослав, Н. К. Рерихның икенче угылы, дөньяга 1904 елның 10(23) октябрьдә килгән, 1904 елның 7(20) ноябрендә чукынган булган, моның турында Император сәнгатьләр Академиясе каршында Изге Иза чигүче Екатерина чиркәве метрик кенәгәсендә № 8 язма бар. // Богданова Ирина, Нилогов Алексей Родословная семьи Н. К. Рериха: документальная реконструкция. — Saarbrücken: Lambert Academic Publishing, 2018. — С. 80.
  4. 4,0 4,1 "Рёрих Святослав Николаевич» в Большой советской энциклопедии
  5. Рерихи. Восток-Запад.— М: Государственный музей Востока, 2006. ISBN 5-9900336-9-9. с.22
  6. Святослав Рерих(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка в энциклопедии Кирилла и Мефодия
  7. Нилогов А. С., Богданова И. И. Откуда есть пошли Рерихи // Genesis: исторические исследования. — 2015. — № 5. — С.383-400.
  8. 8,0 8,1 Дом Рериха // Интерфакс, 27 февраля 2010 года
  9. Сапсай А. Куда дели Рериха? Загадка музея Востока // Журнал «Финансовый контроль», № 5, май 2003.