Юнаннар

(Юнан битеннән юнәлтелде)

Юнаннар яки греклар (юнанча Έλληνες - эллинес) — һинд-аурупа телләре гаиләсе палеобалкан тел астөркеменә кергән борынгы халык, Греция һәм Кипрның төп халкы.

Юнаннар
Үз аталышы

Έλληνες - эллинес

гомуми сан

20 000 000

яшәү җире

Греция: 10 000 000
АКШ: 3 000 000 <
Австралия:700 000
Кипр: 650 000

Россия: 600 000
Теле

Юнан теле

Дине

Христианлык (православие)

 Юнаннар Викиҗыентыкта

Үзисеме - эллиннар, юнан мифологиясе буенча Эллин - юнаннар борынгы бабасы булып санала. Юнаннар үз илен Эллада, ә юнан телен - эллиник тел дип йөртә. Тарихи татар чыганакларында Иония диңгезе янындагы халыкны диңгезнең атамасына охшаган сүз - юнаннар дип йөртелә.

Иллирия (Эпир) бер халкының атамасы - "грайклар" булган, аларның мифологиясе буенча борынгы бабасы Грек (Γραικός - Грайкос) дип аталган, шуңа күрә роман һәм герман халыклары, соңрак та славяннар юнаннарны "греклар" дип йөртә башлаган. Төрки телләрдә юнаннар сүзе кулланыла.

Көнчыгышта юнан атамасы күбрәк кулланыла, чөнки борынгы юнаннар бер бабасы Иона (΄Ίων) дип аталган, шулай итеп юнаннар илен әрмәннәр «Hunastan» (Հունաստան), гарәпләр «әл-Юнан», төрки халыклар Греция (Yunanstan) дип йөртә.

Юнан теле

үзгәртү

IV гасырда аттик сөйләше нигезендә бердәм әдәби юнан теле барлыкка килә.

Юнаннар Финикия әлифбасын үзләштереп, бераз үзгәртеп, бүгенге юнан әлифбасын булдыра. Юнан әлифбасы нигезендә Кирилл әлифбасы ясалган.

Күпчелек юнаннар православ христианнар, Ислам динен кабул иткән Византиядәге юнаннар төрекләргә әйләнгән.

Исемнәр

үзгәртү

Күп кенә славян, яһүд һәм башка исемнәре юнаннардан килгән: Авраам (Αβραάμ) – Абрам, Алексиос (Αλέξιος) – Алексей, Александрос (Αλέξανδρος) – Александр,Анастасиос (Αναστάσιος) - Анастас, Андреас (Ανδρέας) – Андрей, Антониос (Αντώνιος) – Антон, Артемиос (Αρτέμιος) – Артемий, Афанасиос (Αθανάσιος) – Афанасий, Василиос (Βασίλειος) – Василий, Власиос (Βλάσιος) – Влас, Гавриил (Γαβριήλ) – Гавриил, Георгиос (Γεώργιος) – Георгий, Герасимос (Γεράσιμος) – Герасим, Григориос (Γρηγόριος) – Григорий, Давид (Δαυϊδ) – Давид, Даниил (Δανιήλ) – Даниил, Димитриос (Δημήτριος) – Дмитрий, Дионисиос (Διονύσιος) – Денис, Дорофеос (Δωρόθεος) – Дорофей, Эвдокимос (Ευδόκιμος) – Евдоким, Элиссеос (Ελισσαίος) – Елисей, Эрмолаос (Ερμόλαος) – Ермолай, Эвсевиос (Ευσέβιος) – Евсей, Эвтимиос – Ефим, Захариас (Ζαχαρίας) – Захар, Зиновиос (Ζηνόβιος) – Зиновий, Игнатиос (Ιγνάτιος) – Игнатий, Иоаннис (Ιωάννης) – Иван, Илиас (Ηλίας) – Илья, Исаиас (Ησαΐας) – Исайя, Исаак (Ισαάκ) – Исаак, Исидорос (Ισίδωρος) – Сидор, Иосиф (Ιωσήφ) – Иосиф, Карпос (Κάρπος) – Карп, Кириллос (Κύριλλος) – Кирилл, Космас (Κοσμάς) – Кузьма, Константинос (Κωνσταντίνος) – Константин, Корнилиос (Κορνήλιος) – Корнелий, Илларион (Ιλαρίων) – Ларион, Лаврентиос (Λαυρέντιος) – Лаврентий, Лазарос (Λάζαρος) – Лазарь, Лукас (Λούκας) – Лука, Матфеос (Ματθαίος) – Матвей, Макариос (Μακάριος) – Макарий, Максимос (Μάξιμος) – Максим, Маркос (Μάρκος) – Марк, Михаил (Μιχαήλ) – Михаил, Мирон (Μύρων) – Мирон, Моисис (Μωυσής) – Моисей, Назариос (Ναζάριος) – Назар, Нестор (Νέστωρ) – Нестор, Никитас (Νικήτας) – Никита, Николаос (Νικόλαος) – Николай, Никифорос (Νικηφόρος) – Никифор, Никон (Νίκων) – Никон, Наум (Ναούμ) – Наум, Павлос (Παύλος) – Павел, Пахомиос (Παχώμιος) – Пахом, Петрос (Πέτρος) – Пётр, Романос (Ρωμανός) – Роман, Иродион (Ηρωδίων) – Родион, Саввас (Σάββας) – Савва, Самуил (Σαμουήλ) – Самуил, Сампсон (Σαμψών) – Самсон, Сергиос (Σέργιος) – Сергей, Сильвестрос (Σίλβεστρος) – Сильвестр, Силас (Συλάς) – Сила, Симеон (Συμεών) – Семён, Стефанос (Στέφανος) – Степан, Титос (Τίτος) – Тит, Тихон (Τύχων) – Тихон, Тимофеос (Τιμόθεος) – Тимофей, Фомас (Θωμάς) – Фома, Феодорос (Θεόδωρος) – Фёдор, Феодотос (Θεόδοτος) – Федот, Феодосиос (Θεοδόσιος) – Федосей, Феофилактос (Θεοφύλακτος) – Филат, Филиппос (Φίλιππος) – Филипп, Фокас (Φωκάς) – Фока, Флорос (Φλώρος) – Фрол, Харитон (Χαρίτων) – Харитон, Яковос (Ιάκωβος) – Яков, Юстинос (Ιουστίνος) – Юстин.

Сылтамалар

үзгәртү
  • Греки // Этноатлас Красноярского края / Совет администрации Красноярского края. Управление общественных связей ; гл. ред. Р. Г. Рафиков ; редкол.: В. П. Кривоногов, Р. Д. Цокаев. — 2-е изд., перераб. и доп. — Красноярск: Платина (PLATINA), 2008. — 224 с. — ISBN 978-5-98624-092-3.
  • Греки // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.