Эквадорда ислам

Эквадорда азчылык дине

Эквадорда ислам (исп. Islam en Ecuador, гарәп. الإسلام في الإكوادور‎) ― азчылык дине. Мөселманнар ил халкының (17,7 млн кеше, 2021 елга) 0,011 % ын тәшкил итә (2 мең кеше) [1]. Эквадор халкының 80,4 % ы – католиклар. 1986 елдан чиркәү дәүләттән аерылган. 1998 елгы Конституция дин тоту иреген гарантияли.

Эквадорда ислам
Дәүләт  Эквадор
Бу мәкалә Ислам турында
Тышкы рәсемнәр
Эквадор башкаласы Китода Әс-Сәлам мәчетенең гыйбадәт залы фотосурәте.

Тарих үзгәртү

XIX гасыр ахырында Мисыр һәм Левант илләре (Ливан, Фәлистыйн, Сирия) мөселманнары Америка континентына яңа тормыш эзләп күчеп килгән. Кагыйдә буларак, Америка континентына Төркия визасы белән килгәч, аларны биредә «төрекләр» дип атаганнар. Беренче мөселманнар биредә сәүдә белән шөгыльләнә башлый.

Хәзерге Эквадор мөселманнарының күпчелеге ― Якын Көнчыгыштан Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, аннан соң Госман империясенең элекке территорияләреннән күчеп килгән мөһаҗир гарәпләрнең нәселе. Аларның күпчелеге илнең башкаласы Китода, порт шәһәре Гуаякильдә, Амбатода төпләнгән, азчылыгы Манаби, Лос-Риос һәм Эсмеральдас провинцияләренә таралып урнашкан [2].

Эквадорда мөселманнар саны Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары арасында арта [3].

Эквадор Якын Көнчыгыштан АКШка күченергә теләүче мөселманнар өчен арадаш тукталыш урыны булып тора. Мөһаҗирләрнең кайберләре юлын дәвам итми, Эквадорда урнашуны өстен күрә.

1980-елларда, бигрәк тә Эквадорның танылган шәхесләре ислам динен кабул иткәннән соң, илдә мөселманнар саны кискен артканлыгы күренә.

1990-еллар уртасында Эквадорга Көньяк Азия (Һиндстан, Пакистан, Бангладеш) илләреннән мөселманнар күченә.

1990-еллар ахырында Африка (Либерия, Нигерия, Гана һ. б.) илләре мөһаҗир мөселманнары яшәү урыны итеп Эквадорны сайлый.

Эквадорның җирле халкы арасында ислам динен кабул итүчеләр саны арта бара[4]. Күп кенә студентлар һәм интеллигенция вәкилләре чит илгә, бигрәк тә Аурупага һәм АКШка укырга киткәннән соң, алар ислам белән мавыга башлый һәм чит илдә ислам динен кабул итә.

Оешмалар үзгәртү

  • 1940-елларда Левант христианнары һәм мөселманнары Лекла (Lukla) исеме астында дөньяви этник оешмага нигез сала, оешма 1980-елларда Гарәп клубы итеп үзгәртелә.
  • 1994 елның 15 октябрендә нигез салынган Эквадор ислам үзәге (Centro Islâmico del Ecuador) хөкүмәт тарафыннан танылган беренче мөселман дини оешмасы була. Оешманың җитәкчече – элекке хәрби офицер Хуан Яхья Сукильо (Juan 'Yahya' Suquillo).
  • Илнең башкаласы Китода Эквадор ислам җәмгыяте (Comunidad Islamica del Ecuador) / Әс-Сәлам мәчетенә нигез салына[5].
  • 2004 елда Гуаякильдә Әл-Хиҗра ислам үзәгенә (Centro Islamico Al Hijra) эквадорлы Хуан Сәет (Juan Said), пакистанлы Али Сәид (Ali Said) һәм һиндстанлы Мазһар Фарук (Mazhar Farooq) тарафыннан нигез салына [6]. Әл-Хиҗра ислам үзәге дәүләт тарафыннан таныла, 85 мөселман даими йөри, җитәкчесе – ислам динен кабул иткән эквадорлы Хуан Абдулла Сауд (Juan 'Abdullah' Saud)[7].

Мәчет үзгәртү

Эквадорда мәчет төзү белән проблемалар бар. 1990-еллар уртасында мөһаҗир гарәпләр нәселе вәкилләре һәм ислам динен кабул иткән җирле гражданнар Китоның Лос-Ширис һәм Элой Альфаро авенюсында урнашкан шәхси фатирны, бигрәк тә җомга көннәрендә, уртак гыйбадәт кылу урыны сыйфатында кулланганнар. Соңрак Мисырның Эквадордагы илчелеге шул ук максатларда тагын бер шәхси фатир алып бирә.

1991 елда нигез салынган Халид ибн әл-Вәлид исемендәге Ислам мәдәнияте берлеге / мәчет (Asociación Islamic Cultural Khaled Ibn al Walid) шәхси фатирда урнашкан. Дини йолалар, шулай ук социаль, мәдәни һәм белем бирү чаралары сөнни ислам нигезендә үткәрелә. Мәчетнең имамы – шәех Мөхәммәд Мәмдух (Sheikh Mohamed Mamdouh) [6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 6 май 2018 тикшерелде.
  2. [1]
  3. [2]
  4. Yusuf Assidiq. Sejarah Panjang Islam di Ekuador. republika.co.id, 17.01.2017
  5. Kontribusi Lembaga Islam di Ekuador. republika.co.id, 17.01.2017
  6. 6,0 6,1 Islam in Ecuador. www.islamawareness.net. 2018-05-07 тикшерелгән.
  7. Karena Lembaga Islam, Warga Ekuador Peroleh Hidayah. republika.co.id, 17.01.2017