Халид ибн Вәлид
Халид ибн Вәлид (гарәп. خالد بن الوليد, радыйаллаһу ганһу, 592, Мәккә — 642) — Мөхәммәд саләлллаһу галәйһи үә сәләмнең сәхабәләреннән берсе, хәрби башлык, әйбәт сугышчы булу сәбәпле, аңа Сәйфуллах (Аллаһының кылычы) кушаматы бирәләр.
Халид ибн Вәлид Мәккә шәһәреннән, Корәеш кабиләсеннән була. Башта ул Исламга каршы була, 625 елда Өхед сугышында мөселман гаскәрләрен җиңә. Соңрак ул Ислам кабул итә.
Халид ибн Вәлид – бер тапкыр да җиңелмәүче хәрби башлыкларның берсе. Ул 43 хәрби бәрелешне алып бара. Аның гаскәрләре мобильлелек, кискенлелек һәм курку белмәслекләре белән аерылып торганнар. Хәрби казанышлары арасында төньяк Сүрияне Ислам хөкеме астына китерү. Бәрелешләрнең берсендә ибн Вәлид белән Әл-Гобәйдә Хәләб шәһәрен яулап алалар.
Әдәбият
үзгәртү- Stephan und Nandy Ronart: Lexikon der Arabischen Welt. Artemis Verlag, 1972
- Gabriel, Richard A.- Metz, Karen S., A short history of warfare Carlisle Barracks, Pennsylvania, 1992