Шәүкәт Галиев исемендәге премия

әдәби-иҗтимагый премия (Яр Чаллы, Россия)
(Шәүкәт Галиев премиясе битеннән юнәлтелде)

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ― балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә 2019 елда нигез салган әдәби-иҗтимагый премия[1]. Премия күренекле татар балалар шагыйре, Тукай бүләге иясе (1972), Г.-Х. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы диплом иясе (1982), Татарстанның халык шагыйре (1995) Шәүкәт Галиулла улы Идиятуллинның (Шәүкәт Галиев, 1928―2011) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Шәүкәт Галиев
исемендәге премия
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә
Шәүкәт Галиев

Тарих үзгәртү

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – балалар һәм яшүсмерләр өчен республика газетасы «Көмеш кыңгырау» редакциясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2019 елда гамәлгә куелган.

Премия матбугат органнарының рухи тормыштагы ролен күтәрү, яшь авторларның активлыгын арттыру, «Көмеш кыңгырау» газетасы битләрендә басылып чыккан язмаларның әдәби сыйфатын камилләштерү максатыннан булдырылган.

Статус үзгәртү

Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына бирелә.

Премия «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән бер өлкән даими авторга һәм «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган дүрт укучы балага бирелә.

Премия лауреатларын редакция Советы тәкъдим итә, исемлек ТР Язучылар берлеге тарафыннан раслана, спонсорлар белән килештерелә.

Шәүкәт Галиев исемендәге премия ел саен март (2021 елда апрель) аенда, тантаналы шартларда, спонсорларның үзләре тарафыннан тапшырыла[2].

Лауреатлар (җиңүчеләр) Почет дипломнары һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

Премияне билгеләү советы үзгәртү

Лауреатлар үзгәртү

Моны да карагыз: Төркем:Шәүкәт Галиев премиясе лауреатлары

2024 ел үзгәртү

Өлкән автор:

Укучылар:

2023 ел үзгәртү

Өлкән автор:

Укучылар:

2022 ел үзгәртү

Өлкән автор:

Укучылар:

2021 ел үзгәртү

Өлкән автор:

Укучылар:

2020 ел үзгәртү

Өлкән автор:

Укучылар:

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шәүкәт Галиев премиясе лаеклыларны тапты! «Көмеш кыңгырау», 19.04.2о21
  2. Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия нигезләмәсе. БТК рәсми сайты, 20.01.2020
  3. Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә. Татар-информ, 20.01.2020
  4. Чаллыда «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя дигән әдәби-музыкаль кичә узды. «Көмеш кыңгырау», 17.04.2024
  5. Рәмис Латыйпов. «Көмеш кыңгырау» газетасының Шәүкәт Галиев премиясе ияләре билгеле. Татар-информ, 14.03.2023
  6. Илүзә Сабирова ― «Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Радик Рәшит улы Сабировның кызы
  7. Рәмис Латыйпов. Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 6.04.2022
  8. В библиотеке прошла церемония вручения премии имени Шауката Галиева. МБУ Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны, 12.04.2021(рус.)
  9. Шәүкәт Галиев исемендәге премия. ТР Язучылар берлеге сайты
  10. Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияне тапшыру тантанасы үтте. «Көмеш кыңгырау», 16.09.2020

Моны да карагыз үзгәртү