Чиябаш чиркәве

Чиябаш авылы (Мамадыш районы) православие чиркәве

Чиябаш чиркәве, Николай чиркәве (рус. Храм святителя Николая Чудотворца)[1]Татарстанның Мамадыш районы Чиябаш (Никифорово) авылында урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе. Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархлыгы) Татарстан митрополиясе Казан епархиясе Мамадыш благочиние округына карый. 1895 елда ачылган, 1930-елларда ябылган, 1993 елда диндарларга кайтарып бирелгән. Гыйбадәтханә җирле рус булмаган халыклар (инородецлар) һәм татарлар арасында православие йогынтысын тарату максатында, шулай ук Тауиле мәхәлләсенә караган Чияле (Никифоровка) халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен төзелгән. Хәзерге вакытта чиркәүдә православ керәшен җәмгыяте урнашкан.

Чиркәү
Чиябаш чиркәве
рус. Храм святителя
Николая Чудотворца
Ил Россия
авыл 422610, ТР, Мамадыш районы, Чиябаш, К. Маркс ур.
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе
Мамадыш благочиние округы 
Бина төре агач чиркәү
Нигезләүче Василий Тимофеев
Нигезләнгән 1895
Дата постройки 1895
Төп даталар:
1930-еллар (ябылу),
1993 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
протоиерей Василий Тимофеевич Тимофеев (1836—1895)

1895 елда беренче керәшен рухание, миссионер, педагог, Казан шәһәрендәге Үзәк керәшен-татар мәктәбе җитәкчесе протоиерей Василий Тимофеевич Тимофеев (1836—1895) башлангычы белән руханиның туган авылы Чиябашында чиркәү салына. Җәй айлары эчендә төзелеп беткән; 1895 елның 25 сентябрендә Казан һәм Зөя архиепискобы (1892-1897) Владимир тарафыннан аруландырылган.

1865 елда Василий Тимофеев тырышлыгы белән Чия Башында керәшен балалары өчен иң беренче башлангыч мәктәп (земство мәктәбе, Изге Гурий брадәрлеге мәктәбе, 1865—1881) ачылган булган.

Чиябаш чиркәве — Тауиле мәхәлләсенең (приход) керәшен татарлары яши торган ерак авылында миссионер Н. И. Ильминский (1822—1891) истәлегенә төзелгән агач чиркәү.

Әлеге чиркәү төзелешенә акчаны Казан сәүдәгәре Павел Василий улы Щетинкин биргән. Гыйбадәтханәнең гомуми бәясе 15 000 сумга, ә причта йортлары һәм хезмәтләре белән бергә 18 000 сумга төшкән.

1899 елның 18 февралендә чиркәүдә Казан епархиясе викарие, Чабаксар епискобы (1897—1899) Антоний(рус.) (1863—1936) булып киткән.

Тасвирлама үзгәртү

 
Чиркәүнең Л. К. Хрщонович ясаган проекты

Чиркәү авыл уртасында, зур мәйданда авыл йортлары белән бер биеклектә төзелгән, шуңа күрә гыйбадәтханәне торак йортлар каплый. Аның янында рухани йорты һәм мәктәп бинасы бар.

Тышкы кыяфәте белән гыйбадәтханә озынча тәре формасында; төп өлешендә тәрәзәләре ике яруслы, өске тәрәзәләре зур түгел, квадратсыман. Трапезада һәм алтарьда тәрәзәләр бер яруслы; барлык тәрәзәләрне тимер рәшәткәләр саклый. Гыйбадәтханәнең тимер белән дүрткыеклы итеп капланган бер биек кабарынкы гөмбәзе бар. Трапеза түбәсе ике кыеклы. Керү ишекләре өчәү: тимер белән тышланган ябык көнбатыш ишекләрдән папертьтан чиркәүгә кереп була; папертьның үзенә пыяла ишекле ябык болдыр аша керәсе. Төньяк һәм көньяк ишекләр пыяладан ясалган, тимер рәшәткәле, алар алдында — ачык болдырлар. Баскычлар, гыйбадәтханә идәннәре кыргый таштан. Чиркәү белән беррәттән, 7 чаңлы ике яруслы колокольня төзелгән. Гыйбадәтханә тирәсе таш фундаментка утыртылган майлы охра белән буялган агач койма белән әйләндереп алынган.

Гыйбадәтханә эче озынча, өч өлештән тора: Изге алтарь, төп храм һәм төп храмнан киң áрка белән аерылып торучы трапеза. Алтарь төп храмнан иконостас белән генә аерыла. Изге престол имәннән ясалган, престол өстендә алтын рамада тукымага төшерелгән Ходай иконасы. Иконостаста(рус.) рәсем сәнгатенә игътибар бирелә. Төп храмның ахырында, áрка өстендә, көньяк яктан тар баскыч алып бара торган хорлар урнаштырылган. Чиркәүнең кыйммәтле җиһазы — Изге Николай Чудотворец иконасы[2].

Бер престоллы агач гыйбадәтханә архитектор Л. К. Хрщонович проекты буенча төзелгән. Совет елларында гыйбадәтханә ябылган һәм нык үзгәртелгән хәлдә сакланган. Хәзерге вакытта чиркәүдә православие керәшен общинасы урнашкан.

Дүрткыеклы түбә астында четверик урнашкан, главкасы, чатырсыман чаң оясы бар. Ябылганнан соң, 1930-елларда, түбәсе, үзгәрешләр кертеп, яңартып ябыла, 1993 елда дин тотучыларга кайтарылганда реставрацияләнмәгән була, яңа кече главка корып куела[3].

Ябылу үзгәртү

Совет елларында гыйбадәтханә ябылган һәм нык үзгәртелгән хәлдә сакланган. 1930-елларда чиркәүнең әүвәл гөмбәзе юк ителгән. Чиркәү бинасын башта — ашлык склады итеп тоталар, аннан озак еллар бинада авыл клубы урнаша. Авылда клуб өчен яңа бина торгызганнан соң, клуб-чиркәүдән бушаган бинада тулай торак урнаштыралар.

1993 елда иман йорты диндарларга кайтарып бирелә, бина яңадан чиркәүгә әйләндерелеп, диндар халык келәүгә йөри башлый.

Мәхәлләдәге руханилар һәрвакыт керәшен татары булган һәм хезмәтләр татар телендә («чиркәү-керәшен теле») алып барылган. [4].

2017 елда чиркәү диварына Василий Тимофеевның истәлегенә мемориаль такта беркетелә[5].

Приходның даими рухание (священнигы) булмаганлыктан, хезмәтләр даими рәвештә башкарылмый[6].

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның зур финанс ярдәме белән чиркәүдә ремонт эшләре бара: тышкы диварлар сайдинг белән тышлана.

Мамадыштан бару юлы үзгәртү

Мамадыштан көнбатышка Ишкигә таба чыгасы, шәһәрне әйләнеп узу юлы белән киселештән соң 30 км. дан соң, Ишки авылын әйләнеп үтүче юл белән киселештән туп-туры барасы. Яки Мамадыш-Кукмара автоюлыннан Түбән Тәкәнеш авылын әйләнеп узу юлыннан (Мамадыш ягыннан сулга) Тауиле һәм Ишкигә борылырга кирәк 11,5 км дан соң, Ишки авылын әйләнеп үтүче юл белән киселештән соң туп-барасы. 5,5 чакрымнан соң Никифорово авылына уңга, тагын 600 метрдан соң янә уңга борылырга. 150 метрдан соң юлдан уң якта чиркәү булачак.

Әдәбият үзгәртү

  • Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Выпуск 6. Казань: Типография Императорского Университета, 1904 г.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү