Хәмидә (мәчет, Анжеро-Судженск)

Ислам гыйбадәтханәсе (Анжеро-Судженск, Кемерово өлкәсе, Россия)

«Хәмидә» мәчете (рус. Мечеть «Хамида» г. Анжеро-Судженска) ― Россия Федерациясенең Кемерово өлкәсе Анжеро-Судженск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтенә керүче «Ватан-Отечество» җирле дини җәмгыятенә карый.

Мәчет
Хәмидә
Ил Россия
Шәһәр 652870,
Кемерово өлкәсе, Анжеро-Судженск, Куйбышев ур., 100
Дин Ислам
Мәхәллә Кемеров өлкәсе МДН / «Ватан-Отечество» мәхәлләсе 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам
Төзелеш еллары 19942007 еллар
Төп даталар:
1994 ― агач бина төзелү
2007 ― төзелеш тәмамлану
2008 ― рәсми ачылу
Халәте гамәлдә

Татарлар биредә шәһәргә нигез салынганнан бирле (1897 елдан) яшиләр. 1920—1927 елларда ВКП(б) райкомы каршында мөселман секциясе, 1920―1930 елларда 2 татар башлангыч мәктәбе, татар балалар бакчалары һәм балалар йорты эшләгән. 1931 елга кадәр мәчет булган. 1930―1940 елларда җирле күмер шахталарында Идел һәм Урал буйларыннан мәҗбүри күчерелгән татарларның хезмәте киң файдаланылган.

2010 елда шәһәр халкының (76 646 кеше) татарлар 4,2 % ын (3 268 кеше) тәшкил иткән[1]

Соңгы елларда мөселманнар саны Урта Азиядән килүчеләр (кыргызлар, үзбәкләр) исәбенә артып бара.

Төп мәкалә: Анжеро-Судженск

Кемерово өлкәсенең беренче рәсми мөселман дини оешмасы 1992 елда Анжеро-Судженск шәһәрендә оешкан. 1992 елда шәһәр мулласы, сугыш ветераны Хәтмулла Зариф улы Рәхмәтуллин җирле татар мөселманнарын дини җәмгыятькә берләштерә. Анжеро-Судженск мөселманнары җәмгыяте БДБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте каршында 381нче номер белән теркәлгән. Оешма рәсми теркәлгәч, Хәтмулла бабай мәчет төзү максатын куйган. 1993 елның апрелендә Әнвәр Ибраһимовны Уфага, мөфти Тәлгать Таҗетдин янына мәчет проекты сайларга җибәрә. Мәчет өчен урын урман янында, автобус һәм тимер юл тукталышлары булган урында сайлана. 1994 елда вакытлыча агач гыйбадәтханә төзелә (хәзер монда административ-көнкүреш бина урнашкан), чөнки таш мәчет төзү өчен шактый акча кирәк була. 1990-елларның икенче яртысында финанс кризисы башлану сәбәпле, мәчет төзелеше туктала. Мәчет төзелешенең төп авырлыгы мәхәллә идарәсе рәисе Фәрит Мостафин җилкәсенә төшә. Административ мәсьәләләрне хәл итүдә, геодезия һәм багана эшләрен башкаруда җирле РСУ директоры Рәшид Сәгыйдуллин зур ярдәм күрсәткән. Мәчет төзелешенә традицион рәвештә ислам динен тоткан татарлардан гына түгел, руслардан да, шул исәптән Томск өлкәсендә яшәүчеләрдән дә иганәләр килгән. 2007 елда төзелеш тәмамланган. Мәчет классик стильдә, Исламның иң яхшы архитектура традицияләрендә төзелгән. 2008 елның октябрендә, Рамазан аенда, рәсми рәвештә ачылган[2].

Мәчет төзелешнең баш спонсоры Фәрит Мостафинның әнисе хөрмәтенә «Хәмидә» дип аталган.

Мәчет янындагы мөселман җәмгыяте «Ватан-Отечество» исемен йөртә. 1999 елдан «Әл-Иман» газетасы нәшер ителгән (хәзер туктаган)[3]

Манарасы һәм гөмбәзе бар. Намаз уку залы булган өлеше түгәрәк формада. Мәхәллә әгъзалары арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар, татар яшьләре күбрәк, кыргыз, үзбәк диаспорасы бар. Җомга намазында 50 дән артык кеше була[4].

Җитәкчелек

үзгәртү
  • Имам Әнвәр хәзрәт Ибраһимов, 1930-елларда Сембер өлкәсеннән күчеп килгәннәрнең нәселеннән, Новосибирск мәдрәсәсендә дини белем алган.
  • Мәхәллә идарәсе рәисе Мансур Фәйзи улы Зиннуров, бокс буенча спорт мастеры, элекке эшмәкәр [5]
  • Имам Рамил хәзрәт[6]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү