Харьков җәмигъ мәчете

Харьков җәмигъ мәчете (укр. Харківська соборна мечеть) — Украинаның Харьков өлкәсе административ үзәге Харьков шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. 1906 елда төзелгән беренче бинасына шәһәрдә яшәүче татарлар нигез салган. Харьковта сөнни җәмигъ мәчетеннән тыш, шигый «Имам-Али», «Әл-Бәракат», «Ән-Нур», «Мәрхәмәт» мәчетләре, «Әл-Манар» ислам мәдәни үзәге эшли[1].

Мәчет
Харьков җәмигъ мәчете
укр. Харківська соборна мечеть
Мәчет һәм елга күренеше
Мәчет һәм елга күренеше
Мәчет һәм елга күренеше
Ил Украина
шәһәр Харьков, Ярослав ур., 31
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 20002006 еллар
Төп даталар:
1906 (ачылган)
1936 (ябылган, җимертелгән)
2006 (яңа бинасы төзелгән)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Төп мәкалә: Украинада ислам

1897 елда Харьков шәһәрендә ~800 татар яшәве теркәлгән. Боларның күпчелеге — рус-төрек сугышы(рус.) вакытында шәһәрдә урнаштырылган атлы гаскәриләр. Җәмигъ мәчете төзелгәнче, Харьков мөселманнары Козлова фамилияле хатынның Кацарская урамындагы йортын гыйбадәт кылу өчен арендалап торган[2]. Харьков мөселман җәмгыяте шәһәр идарәсенең төзелеш бүлегенә сөнни мәчет төзү үтенече белән 1906 елның 24 февралендә мөрәҗәгать итә. Шул ук 1906 елда Лопань(рус.) елгасы ярында бер манаралы мәчет төзелеп бетә, рамазан ае башланыр алдыннан ачыла[3]. Проектның авторы билгеле түгел. Беренче имамМөхәммәтрәхим Галим улы Үзбәков. Аз санлы мөселман шигыйлар үз бәйрәмнәрендә шулай ук җәмигъ мәчетенә килә торган була.

Инкыйлабтан соң, мәчет бинасы мөселманнардан тартып алына, бакчасында тир урнаштырыла. Мөселман балалары өчен мәктәп урнашкан аерым бинада 19241930 елларда татар мәктәбе эшли. Мәчет имамы репрессиягә эләгә, 1933 елда вафат була. 1936 елда, елганың иркен агышына һәм су юлын киңәйтүгә комачаулый, дигән сылтау белән, мәчет бинасы җимертелә, янәшәсендә исән калган берничә бина торак йорт итеп файдаланыла. Сугыштан соң ислам дине йолаларын үтәү каты күзәтү астында була.

1991 елда шәһәр мөселман җәмгыятенең уставы теркәлү үтә. 1999 елда мәчетне элекке үз урынында торгызу буенча эш башлана. Проектның авторы — Ильяс Таһир улы Моратов. 2000 елның көзендә мәчет өчен фундамент казыганда элекке мәчет фундаменты килеп чыга. 2004 елның 21 сентябрендә мәчет гөмбәзенә һәм манарасына ярымай кую тантанасы була. 2006 елда мәчет корылуның 100 еллыгы бәйрәм ителә. 2011 елның маенда билгесез кешеләр мәчетнең ишекләренә ут төртә[4].

Тасвирлама үзгәртү

Яңабаштан торгызылган мәчет бер гөмбәзле, бер манаралы. Мәхәллә кешеләре, күбесенчә, татарлар, кырым татарлары һәм төрекләрдән тора.

Галерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Харьков мәчетләре. 2019 елның 19 ноябрь көнендә архивланган. liga-az.kharkov.ua(рус.)
  2. . Харьков җәмигъ мәчете. 2023 елның 3 апрель көнендә архивланган. shukach.com, 18.04.2012(рус.)
  3. Татар мәчетләре: Харьков җәмигъ мәчете (Украина). «Инфо-ислам» МА, 06.08.2014(рус.)
  4. У Харкові невідомі підпалили мечеть. 2016 елның 4 март көнендә архивланган. tsn.ua, 16.05.2011(укр.)