Халидә Хәйретдинова

(Халидә Динова битеннән юнәлтелде)

Халидә Хәйретдинова (сәхнә псевдонимы Халидә DiNova, тулы исеме Халидә Авзал кызы Хәйретдинова, ингл. Halida Dinova, рус. Халида Динова, Хайрутдинова Халида Авзаловна — татар милләтеннән Россия-Америка пианисты. Хәзерге вакытта Кливлендта (АКШ) яши һәм иҗат итә.

Халидә Хәйретдинова
Халидә DiNova
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Халидә Әфзал кызы Хәйретдинова

Туу урыны

Казан

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

ССРБ ССРБ
АКШ АКШ

Һөнәрләр

пианист

Кораллар

фортепьяно

Жанрлар

классика, эстрада

Коллективлар

Казан дәүләт консерваториясе
Петербург дәүләт капелласы
Санкт-Петрбург дәүләт филармониясенең симфоник оркестры
Кливленд камера оркестры (АКШ)

http://www.halidadinova.com/

Тормышы һәм иҗаты үзгәртү

Казанда күренекле музыкант Әфзал Хәйретдинов гаиләсендә туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбен (профессорлар Н. Фомина һәм И. Дубинина курсы), Петербург дәүләт консерваториясендә аспирантура (профессор А. Угорский курсы) тәмамлаган. 4 ел Казан дәүләт консерваториясендә укыта, доцент. 1979 елдан башлап, һәр өч ел саен Швейцариянең Цюрих шәһәрендә уздырылучы Геза Анда исемендәге пианистлар бәйгесендә[1] (фр. Concours Géza Anda) уңышлы чыгыш ясаганнан соң, Европа һәм Төньяк Америка шәһәрләрендә гастрольләр белән йөрергә, Европа Моцарт фонды булышлыгы белән белемен арттырырга мөмкинлек ала [2].

АКШта үзгәртү

АКШка күчеп килә. Кливленд музыка институтында укып, артист дипломы, Рудольф Бухбиндердан мастер-класслар ала.

Х. DiNova Төньяк Америкада, Бөекбританиядә, Италиядә, Алманиядә, Франциядә, Испаниядә, Россиядә, Төркиядә, Кытайда, Австралиядә, Яңа Зеландиядә, Бразилиядә, Аргентинада халыкара музыка фестивальләрендә солист буларак, һәм Орфорд (Канада), Эдинбург (Шотландия) халыкара фестивальләрендә камера музыканты буларак чыгыш ясый.

Музыкант-башкаручы эшчәнлеген педагог хезмәте белән бергә алып бара: Кливленд сәнгать мәктәбендә һәм Эксон дәүләт университетында укыта[3].

Дискография үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Әфзал Хәйретдинов (1924), музыкант-виолончельчы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры (1977).

Ире - америкалы ювелир.

Кызыклы факт үзгәртү

Петербургта А. Скрябин юбилеен уздырганда, Скрябин музыкасын популярлаштырган өчен хөрмәт йөзеннән, Х. Диновага композитор роялендә уйнарга рөхсәт итәләр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү