Фәрзәнә Гобәйдуллина

Гобәйдуллина Фәрзәнә Хәйбулла кызы (14 октябрь 1945 ел) — башкорт балалар язучысы, тәрҗемәче һәм педагог-методист. 1996 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2011), Рәсәй Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1993). Башкортстан Республикасының Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе (2021), Баязит Бикбай исемендәге премия (2014) лауреаты.

Фәрзәнә Гобәйдуллина
Туган 14 октябрь 1945(1945-10-14) (78 яшь)
Зиянчура районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре *Башкортстан Республикасының Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2021),* Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2011), Рәсәй Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1993)

Биографиясе үзгәртү

Фәрзәнә Хәйбулла кызы Гобәйдуллина 1945 елның 14 октябрендә Башкорт АССРның Зиянчура районы Мәҗит авылында туган.

Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. 1959 елдан укуын Уфадагы 1нче интернат-мәктәптә дәвам итә. Аны тәмамлагач, Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына укырга керә.

Югары һөнәри белем алгач, гаиләсе белән Стәрлетамак районының Ишпарс авылы мәктәбенә юллама белән эшкә бара, анда балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

1972 елдан Зиянчура районының «Октябрь байрагы» район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1975 елдан Күмертау шәһәренең Маяк бистәсендәге 8-нче урта мәктәптә укытучы булып эшли. 1994 елда аны Күмертауда ачылган Мөхәммәт Искужин исемендәге 13нче башкорт урта мәктәбенә «Тормыш сабаклары» фәнен укытырга чакыралар.

1997-2007 елларда Фәрзәнә Гобәйдуллина Уфада Башкортстан мәгарифне үстерү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре булып эшли. 2007 елдан Башкортстан Язучылар берлегенең өлкән әдәби консультанты, 2012 елдан рәис урынбасары була.

Иҗаты үзгәртү

Фәрзәнә Гобәйдуллина башлыча башкорт балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итә. 1993 елда балалар өчен «Мәрҗәннәр» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Балалар өчен иҗат ителгән «Гөр-гөр-шарлавык» (1995), «Безнең бәйрәмнәр», «Әни кояш икән...» һәм башка китапларындагы төп тема — туган якны, туган халкыңны сөю.

Язучы — урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балалары өчен башкорт балалар язучыларының әсәрләреннән ике телдә: башкорт һәм рус телләрендәге ике томлык "Балалар әдәбияты антологиясе"н төзүче.

Педагог-методист буларак, ул «Мәктәп сәхнәсе өчен башкорт халык йола бәйрәмнәре, сценарийлар, пьесалар» (2001), «Мин Башкортстанда яшәдем» (2000), «Туган ягым, сиңа дан җырлыйм!» һәм башка методик кулланмалар төзеп бастырып чыгара.

Язучы башкорт әдипләренең әсәрләрен рус телене тәрҗемә итүче буларак та таныш. Аның тәржемәсендә Мөкәрәмә Садыйкова, Раил Байбулатов, Тамара Ганиева, Рәшит Солтангәрәев, Факиһә Тугызбаева, Гөлнур Якупова, Нажия Игезҗанова һәм башкаларның әсәрләре рус телендә дөнья күрә.

Фәрзәнә Гобәйдуллина шигырьләрен Нурия Абдуллина, Артур Туктаголов, Зөһрә Фәйзуллина һәм башкалар көйгә салган..

2017 елда Башкортстанның Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе тарафыннан язучының «Әнием кояш икән» (хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр. — Уфа, Китап, 2011. – 220 бит), «Дүртенче могҗиза» (шигырлар, әкиятләр, хикәяләр, пьесалар. — Уфа, Китап, 2015. — 244 бит.), «Балалар әдәбияты антологиясе», I том (Уфа, Китап, 2012. — 356 бит), «Балалар әдәбияты антологиясе», II том (Уфа, Китап, 2012. — 356 бит) китаплары Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Һәдия Дәүләтшина исемендәге җөмһүрият дәүләт премиясенә тәкъдим ителә[1][2].

Башкортстан Башлыгының 2021 елның 1 мартындагы указы белән «Илебез безнең оҗмахтай. Страна чудес» исемле китабы өчен Фәрзәнә Гобәйдуллинага Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премиясе бирелә[3].

Китаплары үзгәртү

  • Мин Башкортстанда яшәдем. Уфа, «Китап», 2007.;
  • Туган ягым, сиңа дан җырлыймйым! , «Китап», 2007.;
  • Әнием кояш икән... Уфа, «Китап», 2011.;
  • Мәктәп сәхнәсе өчен башкорт халык йола бәйрәмнәре, сценарийлар, пьесалар. Уфа, «Китап», 2011.;
  • Дүртенче могҗиза. Уфа, «Китап», 2015 й.

Матбугатта басылган мәкаләләре үзгәртү

Язучы вакытлы матбугатта үзгәртү

  • Бүләкова Г. Фидакарьлек. «Башкортстан» гәзите, 2017, 1 март[7].
  • Хисамова М. Балалар доньясына илһамлы сәяхәт. — «Башкортстан» гәзите, 2015 ел, 3 ноябрь.
  • Кинҗәбаева Х. Тынгысызлык аның булмышы. — «Йәншишмә» гәзите, 2015 ел, 23 октябрь;

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2021)
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2011)
  • Рәсәй Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы (1993)

Көйергәзе районы хакимиятенең Баязит Бикбай исемендәге премиясе (2014) лауреаты

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

  • Ғөбәйҙуллина Фәрзәнә Хәйбулла ҡыҙы // Башҡорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башҡорт энциклопедиясе» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 2 март 2021)
  1. Башҡортостандың Һәҙиә Дәүләтшина исемендәге дәүләт премияһына дәғүә итеүселәр билдәләнде. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg][[Башинформ|Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg]], 2017, 17 февраль(Тикшерелгән 2 март 2017)
  2. Премияға кем лайыҡ булыр? (үле сылтама)[./Башҡортостан_(гәзит) Файл:Bashkortostan logo.jpg][[Башҡортостан (гәзит)|Файл:Bashkortostan logo.jpg]], 2017, 21 февраль(Тикшерелгән 2 март 2017)
  3. В Башкортостане объявили имя лауреата Госпремии имени Хадии Далетшиной. ИА «Башинформ», 2 марта 2021 года(рус.)(Тикшерелгән 2 март 2021)
  4. Герой нового времени. Мир спасёт вера, утверждает автор трилогии «Покаяние распутника». «Республика Башкортостан» гәзите, 2016, 13 сентябрь 2016 елның 16 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 7 март 2017)
  5. Белые тополя у родного дома. Рашит Султангареев любил детей и не любил громких слов. «Республика Башкортостан» гәзите, 2016, 20 май 2016 елның 23 май көнендә архивланган.(рус.)(Тикшерелгән 7 март 2017)
  6. «Мне бы превратиться в соловья...». «Республика Башкортостан» гәзите, 2012, 26 июнь(үле сылтама)(рус.)(Тикшерелгән 7 март 2017)
  7. Фиҙаҡәрлек. (үле сылтама)[./Башҡортостан_(гәзит) Файл:Bashkortostan logo.jpg][[Башҡортостан (гәзит)|Файл:Bashkortostan logo.jpg]], 2017, 1 март(Тикшерелгән 2 март 2017)