Наҗия Игезьянова

Наҗия Заһир кызы Игезьянова (баш. Нажиә Заһир ҡыҙы Игеҙйәнова)[1] (1946 елның 1 сентябрендә БАССРның Кыйгы районы Абзай авылында туа) - башкорт язучысы, журналист.

Наҗия Игезьянова
Тугач бирелгән исеме: Наҗия Заһир кызы Игезьянова
Туу датасы: 1 сентябрь 1946(1946-09-01) (77 яшь)
Туу урыны: ССРБ ССРБ, БАССРның Кыйгы районы Абзай авылы
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Жанр: Хикәяләр
Иҗат итү теле: башкорт,
Дебют: «'Таныш булыйк'» (1986)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Игизьянова Наҗия Заһир кызы 1946 елның 1 сентябрендә БАССРның Кыйгы районы Абзай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли.

Район газетасы һәм республика басмалары белән актив хезмәттәшлек итә.Өфегә килә һәм 1974 елда «Һәнәк» сатирик журналында әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Соңрак «Башҡортостан ҡыҙы» журналында, Башкорт АССР Язучылар берлегендә эшли. 1986-2002 елларда «Ағиҙел» (Агыйдел) журналы бүлеген җитәкли. 1988 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1993 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора.

1986 елдан аның хикәяләре һәм повестьлары китаплары бастырыла башлый.

Игизьянова Наҗия Заһир кызы - Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Бигрәк тә аның таланты балалар әдәбиятында ачык күренде.[2]

Китаплары үзгәртү

  • 1986 - "Таныш булыйк" (баш. Таныш булайыҡ)
  • 1991 - "Исле сабын" (баш. Еҫле һабын)
  • 1993 - «Исемем матур икән» (баш. Исемем матур икән)
  • 1996 - «Көндәш» (баш. Көндәш)
  • 2002 - «Тәкъдир»(баш. Тәҡдир)
  • 2004 - "Якты хыял" (баш. Яҡты хыял)
  • 2006 - «Яшәп калырга кирәк» (баш. Йәшәп ҡалырға кәрәк)
  • 2009 - «Алтын чылбыр» (баш. Алтын сылбыр)
  • 2014 - Соңгы очрашу (баш. Һуңғы осрашыу )

Искәрмәләр үзгәртү