Фәим Әхмәтҗанов
Википедиядә Әхмәтҗанов фамилияле башка кешеләр дә бар. Фәим Әхмәтҗанов, Фәим Гани улы Әхмәтҗанов (баш. Фәим Ғәни улы Әхмәтйәнов, 1964 елның 1 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Ибрай – 2022 елның 29 марты, РФ, БР, Белорет районы) ― театр актеры, 1991-2022 елларда Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры артисты, Башкортстанның атказанган (2004) һәм халык (2021) артисты. Стәрлетамак театрына нигез салучыларның берсе.
Фәим Әхмәтҗанов | |
![]() | |
Туганда бирелгән исеме: |
баш. Фәим Ғәни улы Әхмәтйәнов |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәре: |
драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1991 – 2022 |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү
1964 елның 1 июлендә Ишембай районының Ибрай авылында туган. Исәкәй сигезьеллык, Макар урта мәктәпләрен тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Уфа дәүләт сәнгать институтына укырга керә. Хезмәт юлын Стәрлетамак шәһәрендә башлый. 1991 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак дәүләт театр берләшмәсенең башкорт театры актеры булып эшли башлый. Стәрлетамак театрына нигез салынганнан алып, 30 ел актёр булып эшләгән (2013 елдан – Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе составында Илшат Йомагулов исемендәге Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театры).[1]
ВафатыҮзгәртү
2022 елның 29 мартында, Әбҗәлил районына хатыны ягыннан туганын җирләргә дип кайтып барганда, Белорет районында (Уфа ― Инҗәр ― Белорет автомобиль юлының 190нчы чакрымында) юл-транспорт һәлакәтендә үлә. [2]
ИҗатыҮзгәртү
Стәрлетамак башкорт театры сәхнәсендә уйнаган өч дистә ел эчендә артист шулкадәр ук санда рольләр башкара, иҗат биографиясендә – күп жанрларда (комедия, трагедия, драма) төрле образлар. Башкорт һәм татар классикасы, башкорт, татар һәм башка милләт драматургларының әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнаган һәр роле ихлас башкарылган. [3]
Башкарган рольләреҮзгәртү
- Исмәгыйль ― «Галиябану» (Мирхәйдәр Фәйзи) ― беренче роле
- Муса ― «Париж башкорты» (Булат Рәфыйков),
- Гыйльметдин ― «Яшь йөрәкләр» (Фәтхи Бурнаш)
- Искәндәр бай ― «Асылъяр» (Мирхәйдәр Фәйзи)
- Мәмәт тархан ― «Бәндәбикә һәм Җирәнчә чәчән» (Айдар Хөсәенов)
- Зөлкәрнәй ― «Дивана яшьлек» (Ибраһим Абдуллин)
- Шаянгул ― «Һай, Уфа кызлары!»( Ибраһим Абдуллин)
- Сәфәргали ― «Ашкадар» (Мөхәммәтша Бурангулов) һ. б. [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 1994 ― «Театр язы» җөмһүрият фестивалендә «Иң яхшы ир-егет образы» номинациясендә җиңүче – Флорид Бүләковның «Онытылган дога» драмасында Томан роле белән,[5]
- 2004 ел – Башкортстанның атказанган артисты,
- 2021 ел – Башкортстанның халык артисты
ГаиләсеҮзгәртү
Хатыны Хөснә Рәфыйк кызы, Әбҗәлил районыннан, укытучы булган (2022 елның 29 мартында юл һәлакәтендә үлгән), улы Аяз, кызы Азалия (җырчы-баянчы Айдар Юнысовның хатыны). [6]
Моны да карагызҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Стәрлетамаҡтың Башҡорт драма театрына Илшат Йомағоловтың исеме бирелде. «Башинформ» МА, 7.10.2022(башк.)
- ↑ Ләйлә Аралбаева. Башҡортостандың халыҡ артисы Фәим Әхмәтйәнов һәм уның ҡатыны ҡот осҡос юл фажиғәһендә һәләк булған. «Башинформ» МА, 30.03.2022(башк.)
- ↑ Изге кешеләрҙе Хоҙай үҙенә ала. henek.info(башк.)
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Туганын җирләргә барышлары булган: Башкортстанда Әхмәтҗановлар юл фаҗигасендә һәлак. Интертат, 3.04.2022
- ↑ Башҡортостандың атҡаҙанған артисы Фәим Әхмәтйәнов Стәрлетамаҡта. Ашкадар, 19.11.2019(башк.)
- ↑ Алинә Айдарова. Айдар – Алмаз Юнысовлар: «Әнигә безнең хакта: «Бу балалар исән калмаячак», – дигәннәр». Интертат, 21.02.2023