Фикһ
Фикһ (гарәп. فقه [fɪqəh] — «аңлау», «белем») Коръән, Сөннәт, иҗмәгъ һәм кыясны өйрәнүгә нигезләнгән мөселман хокук белеме. Фикһ буенча галимнәрне фәкыйһ («белемле») дип йөртәләр.
Фикһ | |
Название с огласовками | فِقْهٌ |
---|---|
Нәрсәгә тоташа | усуль аль-фикх[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Ислам[d] |
Фикһ Викиҗыентыкта |
Тарихы
үзгәртүКомплекслы хокук системасын төзү ихтыяҗы VIII гасырда, гарәп хәлифәлеге Азия һәм Төньяк Африканың зур территорияләренә таралгач, барлыкка килә. Дин галимнәре, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә, үрнәк итеп Мөхәммәд пәйгамбәрнең гамәлләрен кулланганнар. Бу фикһ барлыкка килүгә этәргеч була, Сөннәтнең нигезе булган хәдисләр җыентыкларга туплана башлый.
Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Фикъһ төшенчәсе
үзгәртүФикһ нигезендә ислам йолалары, әдәп һәм иҗтимагый тәртип үтәлүе мәсьәләләрен чишү ята. Кайбер очракларда берәр гамәлне үтәү тәртибен белү өчен Коръән генә җитми, мәсәлән, тәһарәт алу рәвеше. Башка мисал: Коръәндә Рамазан аенда ураза тоту кирәклеге әйтелгән, ләкин ничек итеп тотарга кирәклеге аңлатылмаган. Андый сорауларга җавапны Мөхәммәднең хәдисләрендә очратып була.
Ләкин кайвакыт, Сөннәт тә сорауга төгәл җавап бирә алмый. Бу вакытта фәкыйһлар кыяс һәм иҗмагъ кебек ярдәмчел хокук чыганакларына мөрәҗәгать итәләр. Бу дүрт хокук чыганагы фикһне тәшкил итәләр. Алар абруйлыклары буенча бүленәләр: иң беренче – Коръән, аннары – Сөннәт, иҗмагъ һәм кыяс.
Мәзхәбләр
үзгәртүМәзхәб – мөселман хокук кагыйдәләрен аңлатуда аермалары булган шәригать хокуклары мәктәбе. Сөнниләрдә бүгенге көндә дүрт, шигыйләрдә өч мәзһәб бар:
- Сөнни мәзһәбләр:
- Шигый мәзһәбләр:
Искәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Достоверные фатвы (вопросы и ответы) на различные исламские вопросы 2011 елның 12 сентябрь көнендә архивланган.
- Ильм усуль аль-фикх. Наука об основах исламской юриспруденции
- Фикх в Онлайн-энциклопедии Кругосвет
- Фетвы аятоллы Макарема Ширази 2012 елның 13 апрель көнендә архивланган.