Урал (рус. Урал) – Татарстан АССР Зәй районы Александр Бистәсе авыл советына караган, 1983 елда юкка чыккан торак пункт (авыл)[3].

Урал
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Александр Бистәсе авыл җирлеге[d][1]
Халык саны 1 (2010)[2]
Map

География

үзгәртү

Авыл Урман Зәе (Ирнә) елгасының сулъяк кушылдыгы булган Урал инеше ярында, ЗәйАлександр БистәсеБохарай автомобиль юлыннан 4 км эчтәрәк, Зәй тимер юл станциясеннән 16 км ераклыкта урнашкан. Координаталары: киңлек 55.204256, озынлык 52.086225[4].

Почта индексы — 423503.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.8 °C 4.3 °C 13.3 °C 18.6 °C 20.4 °C 17.6 °C 12 °C 4.2 °C -5.1 °C -10.5 °C 3.9 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[5]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[6]

Демография

үзгәртү
Халык[7]
1926 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
40 91 87 75 48 6 2 1 (татар)[8]

Төп халык – руслар.

Яңа торак пункт 1926 елда Александр Бистәсе авылыннан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән.

Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930—1931 елларда «Урал» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Артельгә 22 хуҗалык берләшә, аларга 300 га авыл хуҗалыгы җире, шул исәптән 234 га сөрүлек җирләр бүленеп бирелә.

Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 22 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган).

1930 елдан авыл Акташ районына, 1948 елдан Зәй районына, 1963 елдан Чаллы районына, 1986 елдан Зәй районына караган[9].

1950 елда, колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, 4 күмәк хуҗалыктан – «Новая жизнь», «Пролетарий» (Александр Бистәсе), «Красный Яр» (Красный Яр), «Урал» (Урал) бер эреләндерелгән колхоз – «Кызыл партизан» (үзәге Александр Бистәсе) төзелә.

1951 елда, укучы балалар саны азаю сәбәпле, авылдагы башлангыч мәктәп ябыла.

1958 елда «Кызыл партиза»н колхозына «2нче бишьеллык» (Киселевка) һәм «3нче бишьеллык» (Просвет) колхозлары кушыла[10][11][12].

1970 елда «Кызыл партизан» колхозы шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртеп корыла. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. Авыл кешеләренең күпчелеге Зәй шәһәренә китеп төпләнә. Бер өлеше кире Александр Бистәсенә әйләнеп кайта, бер өлеше якындагы шәһәрләргә, шул исәптән Түбән Камага, Әлмәткә һ. б. күчеп китә.

1983 елда авыл яшәүдән туктый[11] .

Әдәбият

үзгәртү
  • Урал. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 236-237.(рус.)

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү