Түбән Бәрәскә мәчете

Викибирелмәләрнең буш элементы

Түбән Бәрәскә мәчетеТатарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе. 1552 елдан соң төзелгән тәүге ике таш мәчетнең берсе. Татарстанда авыл җирендә урнашкан иң борынгы таш мәчет.

Мәчет
Түбән Бәрәскә мәчете
Ил Россия
Авыл ТР, Әтнә районы, Түбән Бәрәскә
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый хәнәфи
Бина төре мәчет
Нигезләүче Ибраһим Борнаев
Төзелеш еллары 17661769 еллар
Төп даталар:
1930 — ябылу
Халәте төзекләндерелә

Тарих үзгәртү

1766 елда патшабикә Екатерина II Казанга килгәч, татарларның үтенечләрен тыңлагач, Түбән Бәрәскә авылында да мәчет төзергә рөхсәт итеп Указ чыгара (тагын бер мәчет — Мәрҗани мәчете).

Мәчетне Ибраһим бине Йосыф бине Әснәй бине Исәнкол бине Борнагыл (Ибраһим Борнаев, ?—1786) 1769 елда үз акчасына «бик нык һәм бик яхшы итеп» төзетә[1]. И. Борнаев Байчыга авылында тире эшкәртү заводы ача, соңрак Бәрәскәгә күчеп килә, йорт һәм кирпеч заводы салдыра, шул кирпечтән авыл уртасында таш мәчет төзетә. Сәүдәгәр үзе Әби патшага мөрәҗәгать итеп, мәчет төзергә рөхсәт ала. Мәчет традицион татар архитектурасына «Петербург бароккосы» элементлары кушып, ике катлы итеп, гөмбәзләп, дугасыман тәрәзәләр куеп, баскычларын чуеннан ясатып, төзелгән булган.

Шиһабетдин Мәрҗанинең (18181889) бабасы Сөбхан Габделкәрим угылының (1746-1833) Кысна мәчетеннән соң әлеге мәчеттә имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе булып хезмәт итүе мәгълүм. XX гасыр башында мәдрәсәдә 90 шәкерт укыган. 1902 елда Казан губерна идарәсе авылда тагын бер мәдрәсә салырга рөхсәт иткән.

Яңа тарих үзгәртү

1930 елда мәчет ябыла. 1930 елда Тукай (1938 елдан Әтнә) районы төзелгәч, мәчетнең гөмбәзе һәм икенче катының кирпечләрен яңа оешкан район хакимияте биналарын төзү өчен кулланалар. Мәчет бинасы 2010 елга кадәр клуб (мәдәният йорты) итеп файдаланыла.

Бинага 2015 елда экспертиза үткәрелә. Мәчетне төзекләндерү өчен хәйрия фонды төзелгән. Дәүләт казнасыннан проект өчен 3 млн сум бирелә. Бинаның стилистикасы үзенчәлеген саклап төзекләндерү эшләре 52 млн сумга бәяләнә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Ләйлә Хәкимова. Иң борынгы таш мәчет ярдәм көтә. «Атна яңалыклары», 2019 ел, 1-5нче март, 11нче бит.

Сылтамалар үзгәртү