Тасин Җәмил

Румыния шәркыятче галиме, сәясәтче

Тасин Җәмил, Тасин (Тәһсин) Таһир улы Җәмил (рум. Tasin Gemil, 1943 елның 21 сентябре, Румыния, Күстәнҗә жудецы, Мәҗидия) – тарихчы галим, тәрҗемәче, фән докторы (1976), Румынияның Галимнәр һәм Татарстанның Фәннәр академияләренең шәрәфле, Төркия тарих академиясенең (Түрк тарих курумы) мөхбир (1988 елдан) әгъзасы. Мәҗидия шәһәренең шәрәфле гражданы. Дипломат, Румыниянең Азәрбайҗандагы (1998-2003 елларда) һәм Төрекмәнстандагы (2004―2007) илчесе.

Тасин Җәмил
Туган телдә исем Тасин (Тәһсин) Таһир улы Җәмил
Туган 21 сентябрь 1943(1943-09-21) (81 яшь)
Румыния, Күстәнҗә жудецы, Мәҗидия
Милләт татар
Ватандашлыгы Румыния Румыния
Әлма-матер Яссы университеты[d]
Һөнәре тарихчы галим
Эш бирүче Nicolae Iorga Institute of History[d] һәм A.D. Xenopol Institute of History[d]
Сәяси фирка Румыния Мөселман Татар Төрекләри Демократ Берлеге
Җефет Нәфия
Балалар кызы Эдис
Ата-ана
  • Таһир (1909-1987) (әти)
  • әнисе Эриана (1916-1989). (әни)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1943 елның 21 сентябрендә Румыниянең Күстәнҗә жудецы Мәҗидия шәһәрендә Дунай татарлары гаиләсендә туган. Әтисе Таһир (1909―1987), әнисе Эриана (1916—1989). Тасинның нәсел-ыруы — Румыния татарлары арасында иң йогынтылылардан берсе. Ерак бабасы Габделкәрим — Мәҗидиянең әүвәлге мэры (1878―1886) булган шәхес.

Башлангыч белемне 1949―1956 елларда Мәҗидия татар мәктәбендә ала. Шәһәрнең югары мәктәбен тәмамлагач (1960), «тарих» белгечлеге буенча Румыниянең Яссы шәһәрендәге «Alexandru I. Cuza» университетының тарих һәм фәлсәфә факультетында укый.

1965—1966 елларда Күстәнҗәдәге Эфорие-Суд мәктәбендә укыта. Яссыдагы А. Д. Ксенополь исемендәге Тарих институтында урта гасырлар тарихы буенча эшли башлый. 1971―1976 елларда аспирантурада укып, үзе тәмамлаган университетта «Халыкара сәяси мәйданда румын кенәзлекләре (1621-1672)» темасына докторлык диссертациясе яклый, диссертация 1979 елда аерым китап булып басылып чыга.

Румыния башкаласы Бухарестка күчеп, 1977―1984 елларда Дәүләт архивларының үзәк идарәсендә эшли. 1984―1998 елларда Бухарестның Николае Йорга исемендәге Тарих институтында фән белән шөгыльләнә. 1991 елдан Күстәнҗәдәге «Овидий» университетында укыта: доцент (1991―1995), профессор (1995―2009), проректор (2004 елдан), борынгы һәм урта гасырлар тарихы кафедрасы мөдире. 2009 елдан Клуж-Напокадагы Бабеш-Больяйи университеты профессоры.

1989 елда Румыниядәге мөселман татар төрекләренең демократик берлеген (Romanya Müslüman Tatar Türklerĭ Demokrat Bĭrlĭgĭ, RMTTDB) оештыра. 1990-1996 елда Күстәнҗә өязеннән вәкил булып Румыния парламентына сайлана.

Румыниянең Азәрбайҗандагы (1998―2003 елларда) һәм Төрекмәнстандагы (2004―2007) илчесе булып хезмәт иткән [1]/

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе

үзгәртү

Тасин Җәмил – Румыниядә төрки халыклар тарихын өйрәнү фәнни мәктәбен булдырган галим. Гыйльми кызыксынулар өлкәсе гаять киң: Румын – госманлы – татар багланышлары, төрки халыкларның (Төркия, Урта Азия, Кырым, Кавказ, Идел буе) тарихы, мәдәнияте, хәзерге хәле һ. б. Әлеге мәсьәләләргә багышланган 7 монографиясе, 100дән артык гыйльми язмалары бар. 7 китапның автордашы. Урта гасырлар тарихына караган 8 том хезмәтләр әзерләүне җитәкли. Халыкара мөнәсәбәтләр тарихы өлкәсендә докторлык диссертацияләре белән җитәкчелек итә. Татарларның Балканга килү тарихын өйрәнә[2] [3].

Татар, кырым татар, румын телләреннән тыш, госманлы (иске төрек), төрек, төрекмән, азәрбайҗан телләрен камил белә, инглиз, француз, үзбәк, казакъ, кыргыз телләрен фән теле буларак иркен файдалана. Румын теленә иске төрек телендә язылган күп санлы документларны тәрҗемә иткән. Үз эшен дәвам итәрлек күп санлы укучылар әзерли. Аның җитәкчелегендә 60 магистрлык һәм 14 докторлык диссертациясе әзерләнгән һәм якланган. 2005 елда Күстәнҗә унивеситетында Ауразия тикшеренүләр үзәген, 2008 елда Клуж-Напокадагы Бабеш-Больяйи университетында Тюркологик тикшеренүләр үзәген (хәзерге Тюркология һәм Урта Азияне өйрәнү институты, Institutul de Turcologie si Studii Central-Asiatice) оештыра, төрки халыклар-дәүләтләр тарихына караган документларны бастырып чыгару өчен махсус журнал (Studia et Documenta Turcologica) булдыра.

Т. Җәмилнең төп фәнни нәтиҗәләре: РумынияГосман империясе мөнәсәбәтләре контекстында татарлар образын һәм тарихын дөрес кабул итү; Румыния дәүләтчелеген торгызуда кыпчак һәм татарларның фәнни нигезләнгән ролен күрсәтү һ. б. [4].

Кайбер хезмәтләре

үзгәртү
  • Romanii si otomanii in secolele XIV-XVI. Constanta: Ovidius University Press, 2008, 328 s.[5]
  • Relaţiile Republicii Azerbaidjan cu statele din Asia Centrală: geopolitica spaţiului Caspic şi Central-Asiatic:1991-2003 (İqbal Hacıyevlə birlikdə), Bucureşti: Top Form, 2010, 337 p.
  • Relaţiile dintre Republica Azerbaidjan şi România: 1993-2004 (Fəxri Kərimli ilə birlikdə), Bucureşti: Top Form, 2010, 302 p.
  • The historical heritage of Tatars. Bucureşti: Lumina Tipo, 2010, 250 p.
  • Moştenirea istorica a tatarilor. (Nagy Pienaru ilə birlikdə). Bucureşti:: Academiei Romane, 2013, 804 s.
  • Pe drumurile istoriei Volumul 1 (Virgil Comanla birlikdə). Cluj-Napoca Presa Universitară Clujeană 2019, 690 p.
  • Pe drumurile istoriei Volumul 2 (Virgil Comanla birlikdə). Cluj-Napoca Presa Universitară Clujeană 2019, 498 p.

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Нәфия, француз теле укытучысы. Кызы Эдис, кияве Диян, оныгы Денис Швециядә табиб булып эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1991 – Николае Йорга исемендәге академик бүләк иясе (Румыния)
  • 1999 – Мәҗидия шәһәренең шәрәфле гражданы
  • 2001 – Баку халыкара университетының шәрәфле профессоры
  • 2002 – «Азәрбайҗанның дусты» алтын ордены
  • Румыния Галимнәр академиясенең шәрәфле әгъзасы
  • Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы һ. б.

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Джамил Тасин. 2021 елның 4 декабрь көнендә архивланган. tm-tatarlar.info
  2. Тасин Джемиль. Татары на Балканах.(үле сылтама) Русская библиотека Пашкова Романа(рус.)
  3. Тасин Джемил. Татары Добруджи и Буджака. «Золотоордынское обозрение», 2013, № 1(рус.)
  4. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы Тасин Җәмил. ТР ФА рәсми сайты
  5. Tahsin Gemil kitapları. www.nadirkitap.com. әлеге чыганактан 2020-06-11 архивланды.