Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1985 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 538 кеше (1997).[1]

Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре
Ил Татарстан байрагы
Төр мактаулы исем
Кем бирә Татарстан Президенты
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Бүләкләүләр саны 538 кеше (1997)
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм авыл хуҗалыгының югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә мөһим өлеш керткән югары профессиональ хезмәткәрләренә, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыкларының, фәнни-тикшеренү учреждениеләренең, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортларының, тәҗрибә станцияләренең, авыл хуҗалыгына идарә итү органнарының хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручыларга авыл хуҗалыгы культураларының уңышын һәм җыемын арттырудагы, туфракның уңдырышлылыгын, терлекләрнең һәм кош-кортларның продуктивлыгын күтәрүдәге, үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне, дәүләткә һәм халыкка сатуны арттырудагы, авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы һәм үзкыйммәтен киметүдәге, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырудагы, фән һәм техника уңышларын җитештерүгә кертүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү