Альберт Рәхмәтуллин

Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Кайбыч районы башлыгы, Олы Кайбыч авыл җирлегенең 1 номерлы Чишмәле сайлау округы Советы депутаты.

Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин
Туган 20 октябрь 1976(1976-10-20) (47 яшь)
Рус Бәрлебашы авылы, Апас районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең "Меценатның Алтын грамотасы" медале

 Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Аль­берт Илгизәр улы Рәхмәтуллин 1976 нчы  елның 20 октябрендә ТАССРның Апас районы Рус Бәрлебашы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы Бәрлебашы) авылында туган.

Урта мәктәпне туган авылында "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. 1998 елда Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый. Белгечлеге  буенча ветеринар табиб.

Хезмәт  юлы үзгәртү

Хезмәт юлын «Кайбыч» совхозының  баш  ветеринар табибы буларак башлап җибәрә. 2004 елда, «Гөбенә» агрофирмасы оештырылгач, А. И. Рәхмәтуллин алты хуҗалыкны берләштергән шул оешманы җитәкли. Тиз арада ул алдынгылар сафына баса. Альберт  Илгизәр улы  социаль  өлкә объектларын төзекләндерүгә, аларда җылылык булдыруга күп көч куя. Мәктәпләр, балалар  бакчалары, клублар, мәдәният  йортлары, мәчет һәм чиркәүләр  матди ярдәм ала. Шулай ук өлкән яшьтәгеләрне, яшь гаиләләрне дә агрофирма ярдәменнән ташламый. Укытучылар, медикларның айлык эш хакына өстәмә түләүләр оештыра.

2012 елның 19 мартыннан хәзергә кадәр  Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы — Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе. 2012 нче елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.

Хезмәт эшчәнлеге этаплары үзгәртү

13.07.1998-07.05.1999 Кайбыч районы «Кайбыч» совхозының өлкән ветеринар врачы.

08.05.1999-23.01.2000 Кайбыч районы дәүләт ветеринария оешмасының ветеринар врач — эпизоотологы.

24.01.2000-01.02.2004 Кайбыч районы дәүләт ветеринария оешмасының начальнигы.

01.02.2004- 18.03.2012 Кайбыч муниципаль районы «Гөбенә» Агрофирма"сы ҖЧҖнең генераль директоры.

2012 елның 19 мартыннан Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы — Кайбыч муниципаль районы Советы рәисе.

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Тормыш иптәше биология фәне укытучысы Эльмира Рәшит кызы белән 3 бала (1 кыз, 2 ул) тәрбияләп үстерәләр.

Дәүләт бүләкләре үзгәртү

2005 ел — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале.

2006 ел — «Меценатның алтын Грамотасы» халыкара медале.

2008 ел — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү