Сөбхан әл-Мәрҗани, Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1747 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Мәрҗан — 1834 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Хөснә) — имам, хатыйб һәм мөдәррис. Шиһабетдин Мәрҗанинең (18181889) әтисе ягыннан бабасы.

Сөбхан әл-Мәрҗани
Туган телдә исем Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани
Туган 1747(1747)
Русия империясе Русия империясе,
Казан губернасы, Казан өязе, Мәрҗан
Үлгән 1834(1834)
РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Хөснә
Күмү урыны Арча районы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре имам, мөдәррис
Җефет I никахы — Бибимәһәрвафа бинте Гайса
II никахы — Бибизәгыйфә бинте Габделбакый
Балалар улы Баһаветдин әл-Мәрҗани
оныгы Шиһабетдин Мәрҗани,
оныкчыгы Мәхмүт Галәү
Ата-ана
  • Габделкәрим әл-Мәрҗани (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1747 елда туган. Казан өязенең Өшкәтә, Бәрәскә, Мәчкәрә, Урбар авылларында укымышлы муллалардан гыйлем алган, күптөрле фәннәр өйрәнгән.

Хөснә мәчетендә, (хәзерге Әтнә районы) Бәрәскә авылында урнашкан Түбән Бәрәскә мәчетендә имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе булып хезмәт иткән.

1776 елда (хәзерге Яшел Үзән районы) Җәке авылы мәчетенә имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләнгән.

1790 елда «Алат юлы — ак як» дип, гаиләсе белән Хөснә авылына күчкән.

1801 елда Уфага барып, «Мөселман Дини Җыелышы»ның беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов (17561824) янында имтихан тотып, имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп раслаткан. Указы 1нче сан белән исәпләнеп, Ырынбур губерна идарәсендә бирелгән. Халык санын исәпкә алу дәфтәрләрендә үзен Хөснә җирендәге Каенлык исемле елгага якын урнашкан Мәрҗән исемле авылга нисбәтләп, теркәткән. Әлеге авыл 1837 елда Хөснә авылына кушылган.

Үз кулы белән зур һәм кечкенә күләмле алтмыштан артык китапны күчереп язган.

1810 елда, имамлыгыннан читләшеп, сәүдә исәбенә керешкән. Сәүдәләре уңып, дөньясы түгәрәкләнгән, кадер-хөрмәттә яшәгән, барлык әйберләре һәм җиһазлары җитәрлек булган.

1834 елда, 87 яшендә, вафат. Үзенең васыяте буенча Хөснәдән чыкканда олы юлның сул ягына җирләнгән[1].

Гаиләсе үзгәртү

Беренче никахы (1776 елдан) — Бибимәһәрвафа бинте Гайса (?—1781), Күәм авылы мулласы кызы.

  • балалары Хәсән, Хөсәен һәм тагын берничә бала.

Икенче никахы (1782 елдан) — Бибизәгыйфә бинте Габделбакый (?—1835). Балалары: уллары Баһаветдин, Гыйззетдин, Сираҗетдин, Камалетдин, Зөннур, кызлары Мәүһүбә, Шәмсениса, Шәмсемаһу, Бибилатыйфа. Күбесе кечкенә вакытта ук вафат булган. Баһаветдин, Гыйззетдин, Сираҗетдин, Бибилатыйфа гына исән калып, камиллеккә ирешкән.

улы Баһаветдин әл-Мәрҗани (1786 елда туган)

улы Гыйззетдин (17891868) сәүдә итү теләге белән Шимай (?) ягына киткән, шуннан бөтенләй кайтмаган, шунда ук вафат та булган.

улы Сираҗетдин (18001878, Казан), хатыны Хәбибелҗамал бинте Сөләйман, (хәзерге Арча районы) Печмәнтау авылыннан.

  • оныклары Тәхаветдин (?—1873), Төхфәтулла, Галим, Әхмәт, Мәүһүбә, Зөбәйдә.

кызы Бибилатыйфа (18031838). Ире — (хәзерге Арча районы) Оры авылы мулласы Габдулла бине Фәтхулла. Балалары булмаган.

Әдәбият үзгәртү

  1. Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00681-7
  2. Ф. Г. Гарипова. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары. К.: Мәгариф, 2005, 247нче бит.
  3. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 187-221нче бит. ISBN 5-298-01052-0
  4. Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 238-241нче бит. ISBN 5—298—0009—6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү