Семен Коновалов

Советлар Берлеге Каһарманы

Семен Коновалов, Семен Василий улы Коновалов (чуаш. Коновалов Семён Васильевич, 1920 елның 15 феврале, Ямбулат1989 елның 4 апреле, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан танкист-ас. Советлар Берлеге каһарманы (1943)[1]. 1956 елдан Казанда яшәгән. Казанның Исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе ветераны.

Семен Коновалов
Туу датасы 15 февраль 1920(1920-02-15)
Туу урыны ТАССР. Зөя кантоны, Ямбулат
Үлем датасы 4 апрель 1989(1989-04-04) (69 яшь)
Үлем урыны Казан
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә подполковник
Җитәкчелек иткән танк взводы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы
Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1956
[[commons:Category: Semyon Konovalov Викиҗыентыкта|Семен Коновалов]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1920 елның 15 февралендә Казан губернасы Зөя өязе (май аеннан ТАССР Зөя кантоны, хәзерге Югары Ослан районы) Ямбулат авылында керәстиян гаиләсендә туган. Чуаш милләтеннән. Урта белем алгач, туган авылында хат ташучы булып эшләгән. 1939 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. Расейняй бронетанк укуханәсен тәмамлагач (Литва, 1941)[2], Бөек Ватан сугышына җибәрелгән. Көньяк-Көнбатыш фронтның 9нчы армиясе 15нче танк бригадасы взвод командиры лейтенант Коновалов 1942 елның 13 июлендә Ростов өлкәсе Тарасов районы Түбән Митякин хуторы янында батырлык күрсәтә. Взводтан бер танк кына (взвод командирыныкы) төзек кала. Бригададан артта калып, танкларын ремонтлап бетергәндә, дошманның ике разведчик танкы күренә. Берсен атып туктаталар, икенче танк борылып китә. Дошманның 35 танктан торган беренче агымы һөҗүм итә. Уңайлы позициядә булудан файдаланып, Коновалов каршы ут ачарга була. Дошман колоннасын 500 метрга китереп җиткереп, ут ачалар һәм сугышның беренче минутларында ук 4 танкны җимерәләр, калганнары кире борыла. Бераз вакыттан соң дошманның 50дән артык танкы һөҗүмгә күчә. Лейтенант Коновалов каршы торырга уйлый һәм дошманның тагын 12 танкын туктата. Бу сугышта аның экипажы дошманның 16 танкын, бер бронеавтомобилен, җәяүле гаскәр утырган 8 автомашинасын юк иткән. Совет танкы да дошман снаряды тиеп, яндырыла. Экипажның 3 сугышчысы һәлак була. Кул утсибәре белән коралланган Коновалов ике ярдәмчесе белән качып китә ала, бер атнадан дошман танкын кулга төшерә һәм әлеге танк белән совет гаскәрләре янына кайтып җитеп, «әсирлеккә» бирелеп, әсир танкта 3 ай сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын дәвам итә [3]. 1943 елның 31 мартында Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

1946 елда запаска чыга, 1950 елда яңадан Совет Армиясенә чакырыла. 1952 елда Ленинградта бронетанк гаскәрләре өчен офицерлар әзерләүче югары мәктәпне тәмамлый.

1956 елдан подполковник Коновалов запаска, соңрак отставкага да чыга. Казанда танк укуханәсендә укыта, тимер юлда, Казанның Исәпләү системалары җитештерү берләшмәсендә 25 ел инженер булып эшли. 1989 елның 4 апрелендә вафат. Казанның Арча зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Сугыш вакытында төшкән фотолары.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Трокаев А.А. Подвиг на шахтерской земле. Донецк, 1983.
  2. Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987.
  3. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990.
  4. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү