15-нче танк бригадасы

15-нче танк бригадасыБөек Ватан сугышы вакытында ЭККГ хәрби берләшмәсе.

15-нче танк бригадасы


{{{Исеме}}}
гаскәрләр: Коры җир гаскәрләре рус. (СВ)
гаскәрләр ыругы: автобронетанк гаскәрләре (АБТГ) рус. автобронетанковые войска (АБТВ)
оештырылган: 1941 елның 14 сентябрендә
таратылган (яңадан корылган): 1941 елның 2 ноябрендә
элгәре: 34-нче танклар дивизиясе (34 тд)
дәвам итүче: 8-нче үзйөрешле-артиллерия бригадасы
сугыш хәрәкәтләре районнары

Оештырылу тарихы үзгәртү

Бөек Ватан сугышы башлаганда, 1941 елның 14 сентябрендә 34-нче танк дивизиялары нигезендә оештырылган[1]. 1942 елның 18 гыйнварында Барвенково—Лозовая операциясе башлана; аның барышында совет гаскәрләре дошманның фронтны 100 километрлы озынлыкта өзәләр һәм көнбатыш белән көньяк-көнбатыш юнәлешендә 90—100 километрга алга китәләр.

 

Көньяк-Көнбатыш фронтның 9нчы армиясе 15нче танк бригадасы взвод командиры лейтенант Коновалов 1942 елның 13 июлендә Ростов өлкәсе Тарасов районы Түбән Митякин хуторы янында батырлык күрсәтә. Взводтан бер танк кына (взвод командирыныкы) төзек кала. Бригададан артта калып, танкларын ремонтлап бетергәндә, дошманның ике разведчик танкы күренә. Берсен атып туктаталар, икенче танк борылып китә. Дошманның 35 танктан торган беренче агымы һөҗүм итә. Уңайлы позициядә булудан файдаланып, Коновалов каршы ут ачарга була. Дошман колоннасын 500 метрга китереп җиткереп, ут ачалар һәм сугышның беренче минутларында ук 4 танкны җимерәләр, калганнары кире борыла. Бераз вакыттан соң дошманның 50дән артык танкы һөҗүмгә күчә. Лейтенант Коновалов каршы торырга уйлый һәм дошманның тагын 12 танкын туктата. Бу сугышта аның экипажы дошманның 16 танкын, бер бронеавтомобилен, җәяүле гаскәр утырган 8 автомашинасын юк иткән. Совет танкы да дошман снаряды тиеп, яндырыла. Экипажның 3 сугышчысы һәлак була. Кул утсибәре белән коралланган Коновалов ике ярдәмчесе белән качып китә ала, бер атнадан дошман танкын кулга төшерә һәм әлеге танк белән совет гаскәрләре янына кайтып җитеп, «әсирлеккә» бирелеп, әсир танкта 3 ай сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын дәвам итә [2]. 1943 елның 31 мартында Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү