Коновалов урамы (Казан)

Коновалов урамы, Семен Коновалов урамы (рус. улица Коновалова, улица Семёна Коновалова) — Казанның Совет районындагы (Царицыно бистәсе) урам. Академик Губкин урамы белән киселештә башлана. 3нче Владимир урамы белән киселештә тәмамлана. Халитов, Яңа Азин, Каспий урамнары, тимер юл белән кисешә. Почта индексы 420088. Hero of the USSR.png Советлар Берлеге Каһарманы, танкист Семен Коновалов (1920-1989) исемен йөртә.

Коновалов урамы
Konovalov uramé.jpg
Карта
Кем/нәрсә
хөрмәтенә аталган
  • Семен Коновалов (2005 - )
  • Төбәк Татарстан
    Шәһәр Казан

    ТарихҮзгәртү

    Элекке исеме 2нче Владимир урамы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Советлар Берлеге Каһарманы, танк экипажы командиры, Казанның Исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе ветераны Семён Василий улы Коновалов (1920-1989) истәлегенә Коновалов урамы итеп үзгәртелгән[1].

    СылтамаларҮзгәртү

    ИскәрмәләрҮзгәртү