Самар-Зылатаус тимер юлы

Самар-Зылатаус тимер юлы (рус. Самаро-Златоустовская железная дорога) — Көньяк Урал һәм Урта Идел буе җирләрен хезмәтләндерүче тимер юл, Башкортстанда тәүгеләрдән булып сафка индерелгән тимер юл. Санкт-Петербург-Вологда-Вятка тимер юлын (1906) ачканчыга кадәр Рәсәйнең Аурупа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтырган бердәнбер тимер юл була.

Самар-Зылатаус тимер юлы
Zlatoust-1910.jpg
С. М. Прокудин-Горский. 1911 ел. Сем станциясе.

ТарихҮзгәртү

Самар-Зылатаус тимер юлы 486 км озынлыгындагы Кинәле станциясыннан Уфа станциясенә тиклемге участогы 1888 елда файдалануга тапшырыла. Тимер юлы ачылуга 23 станция, 5 депо, Уфа төп тимер юл остаханәләре (хәзерге Уфа тепловозлар эшкәртү заводы), 23 су куу корылмасы, 700-гә якын ачык яки ябык тавар платформасы, бина һәм корылмалар, шул исәптән Агыйдел елгасы аша 6 торыклы күпер (иң зур Уфа тимер юл күпере), Уфа станциясе вокзалы (Уфа тимер юл вокзалы) төзелә.

1890 елда Самар-Уфа тимер юлы Зылатауска кадәр сузыла (озынлыгы 321 км) һәм Самар-Зылатаус исемен ала. Бер линияле юл тәүлегенә 9 пар пуез үткәрә ала. 1905 елда Кенәле-Ташкәнт участкасы Ташкәнт тимер юлына тапшырыла. 1914 елда Чишмә станциясе аша Идел-Бөгелмә, 1916 елда Бирдәвеш станциясе аша Көнчыгыш Урал тимер юллары белән тоташтырыла.

Станцияләр (1892)Үзгәртү

Батраки, Волга, Костыли, Мыльная, Безенчук, Ерики, Томылово, Липяги, Кряж, Самар, Смышляевка, Пригород, Кенәл, Тургеневка, Кротовка, Мухановка, Черкасская, Ключи, Похвистнево, Богырыслан, Заглядино, Әсәкәй, Ялан, Сарай-Гир, Абдулла, Таллы-Бүләк, Приют, Бәләбәй-Аксакау, Глуховски, Әкчин, Шафран, Раевски, Дәүләкән, Шиңгәккүл, Чишмә, Йоматау, Уфа, Урак, Иглин, Олы Теләк, Таутөмән, Балашева, Меңъяр, Сем, Кропачево, Кытаутамак, Вязовая, Мөрсәлим, Сүлия, Бирдәвеш, Туңтүш, Зылатаус, Өрҗем, Сыростан, Мияс, Чибәркүл, Медведево, Полетаево, Чиләбе.