Уфа тимер юл күпере

Уфа тимер юл күпере (баш. Өфө тимер юл күпере) — Агыйдел елгасы аша салынган тимер юлы күпере. Уфа шәһәрендә урнашкан.

Тарихы үзгәртү

Уфа тимер юлы күперен төзү Самар-Златоуст тимер юлы өлешендә 1886 елда башланган һәм 1888 елда тәмамланган. Башта ул елгасы аша чыгуны, аннары инде (1892 ел) Чиләбе каласына кадәр магистраль төзүне тәэмин иткән.

Торыклы күпер төзү 1884 елгы техник нормаларга туры китереп, профессор Н. А. Белелюбский тарафыннан проектланган. Корамалларын Вотка заводында җитештергәннәр.

Белелюбский торыклы күпер төзүне башлангыч тапкыр кулланган. Бу корылыш прогрессив исәпләнгән. Ферма элементларында кискенлек кими торган булган.

Күпер төзүдә башлангыч тапкыр тупсалы аркылы терәк балалары кулланылган. 1890 елдагы Эдинбург күргәзмәсендә төзелмә Алтын мидал яулаган һәм соңыннан «рус терәк төре» дип атала башлаган.

 
1888 елның 8 сентябрендә күперне рәсми ачу тантанасы.

1888 елның 8 сентябрендә тимер юллар бәйләнеше министры адмирал К. Н. Посьет тантаналы рәвештә күперне ача. Шулай ук тимер юл күперендә җәяүле хәрәкәте дә ачыла. Аның өчен ян-яктан махсус идәннәр эшләнелә. (Аннары ул ябыла)

Күпер сызмасы (схема) — 109 метр күпердә һәр бересенең арасы 25 метрдан торган алтылы тотрык булган.

1919 елда Ватандашлар сугышы чорында Колчак отрядлары алтынчы тоторокло шартлаткан, шунлыктан ул ватылган. Аны төзәтү ике этаптан торган, элек вакытлы тоторлар янына, аннары капиталь төзәтү эшләре башкарылган.

 
Күпернең XX гасыр башындагы фотосы

Күперне тергезгән өчен төзүчеләрне котлап, В. И. Лениннан 1919 елның 10 октябрендә күпер төзүчеләр исеменә телеграмма килә

Капиталь төзекләндерү вакытында профессор Л. Д. Проскуряков тарафыннан төзелеш проектына ярашлы тороктар саны арттырыла.

Кызык фактлар үзгәртү

 
Уфа тимер юл күпере һәм Дим елгасы тамагы күренеше

1888 ел Дим елгасы өчен ясалма елга үзәне (кушымта) казыла; ул хәзерге автомобиль күпере яныннан 100 метр ас яктан башлана һәм Агыйдел ягына туры таба китә. Бу ердан Дим елгасы аша тагын да тимер юлы күперен төземәс өчен эшләнелә.

Агымнан аз гына ераклыкта, тимер юлы күпере янында, Агыйделдә кече генә бер утрау бар. Ул ел саен үзенең хәләтен үзгәртә, җәй көне утрауга әверелә. Утрауның барлыкка килүе XX гасыр башындагы бу урында баткан ашлык баржаларына бәйле. Баткан биржалар ләм утырып, утрау барлыкка килүгә нигез булып тора.

Күпернең беренче төсле фотосурәтләре С. М. Прокудин-Горский тарафыннан 1910 елда эшләнелгән. Ул өч төстәге негативы алу чаралары белән эшләнелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү