Рәшит Гатауллин

шагыйрь, журналист

Рәшит Гатауллин, Рәшит Кәшфи (Кәшфулла) улы Гатауллин (1938 елның 19 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Кушнаренко районы, Марс2000 ел, РФ, БР, Уфа) ― укытучы, мәктәп директоры, шагыйрь, публицист, 1985―1998 елларда «Кызыл таң» газетасында әдәби хезмәткәр. 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы[1]. Шагыйрь Рәдиф Гаташның бертуган абыйсы.

Рәшит Гатауллин

Тугач бирелгән исеме: Рәшит Кәшфулла улы Гатауллин
Туу датасы: 19 июль 1938(1938-07-19)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Кушнаренко районы, Марс
Үлем датасы: 2000(2000)
Үлем урыны: РФ, БР, Уфа
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, журналист, шагыйрь
Юнәлеш: шигърият
Жанр: лирика
Иҗат итү теле: татар теле

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

«Уфа – Казан»

Мин Казанга кирәк кишермени,
Казан кайный миннән башка да.
Минем канга сеңгән шул Агыйдел,
Чәрмәсәнем белән Кармасан.
Шул Марстан, шул Сәеттән үтеп
Хәзер инде кая барасың?
Уфа – Казан... гомер буе сызлар
Йөрәктәге олы яра син.
Уфаларда ятим итсәләр дә,
Казанда соң мине кем көтә?
Тукай рухы, Сибгат, Туфан рухы —
Гомер буе шулар җилкетә.
Бу язда да Агыйделем ташып
Килеп җитәр әле Иделгә.
Казан диеп янып-шашып йөргән
Чаклар булды инде минем дә.
Казаннарга китсәм, Казан мине
Үги итмәс иде, чит итмәс.
Чәрмәсәнем, Кармасаным гына
Ничек ташыр икән мин киткәч?
Агыйделем үрсәләнер иде,
Ярсып чыгар иде ярыннан.
Гамь, моң белән шуңа яшимен мин
Җанда Уфа – Казан барында.[2]
Рәшит Гатауллин

1938 елның 19 июлендә Башкортстан АССР Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туган. Әтисе Кәшфулла Гатауллин 1941 елда 32 яшендә сугышта һәлак булгач, әнисе Сәвиягә өч улын (1938 елгы игезәкләр Рәфит белән Рәшитне, 1941 елгы Рәдифне[3]) берүзе тәрбияләп кеше итәргә туры килә.

Үз авылларында башлангыч, күрше Сәет авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ундүрт яшеннән колхозда авыр эшләрдә эшләгән, анда комсомол секретаре вазыйфасын да башкарган. Талбазы урта мәктәбен читтән торып (экстерн тәртибендә) тәмамлагач, 1961 елда Башкорт дәүләт университетының татар һәм рус филологиясе факультетына укырга кергән. Биредә булачак журналистлар, шагыйрьләр Муса Мөлеков (1937―2022), Рәшит Сабитов (1937―2023), Раил Сәетгәрәев белән бергә укыган, бер бүлмәдә яшәгән. Икенче курста укыганда шигырьләрне күп иҗат иткән, шул исәптән сугышта һәлак булган әтисенә багышлап поэма язган. Өченче-дүртенче курсларда өлгереп килгән шәхес һәм шагыйрь була, әсәрләре ул чор татар һәм башкорт матбугатында еш күренә. Мәсәлән, Башкортстан китап нәшрияты чыгарып килгән «Йәш көстәр» (Яшь көчләр) сериясендә (1964 ел, 13нче җыентык) Тимер Йосыпов, Рәшит Шәкүр, Салават Рәхмәтуллиннар, Татарстанда чыккан «Беренче карлыгачлар» сериясендә (1968 ел) Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмовлар белән бергә басылган.

Дүртенче курста читтән торып укуга күчеп, 1965 елда Миякә районы Өршәкбаш-Карамалы мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Шуннан соңгы 20 елын укыту эшенә багышлый. Шул ук районның Илчегол, Тамьян-Таймас авылларында укыта, мәктәп директоры була. 1970-елларда туган районына кайтып, Калтай һәм Камышлы авылларында шулай ук мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Оештыру, хуҗалык эшләренә маһир була. Партия райкомы инструкторы булып эшләп ала, кабат мәгариф эшенә кайта. Әдәби иҗатка соңлабрак килә.

Хатыны Венера авырып киткәч, табибларга якынрак булу өчен, гаиләсе белән 1985 елда Уфага күчеп килә. Татар телендә чыга торган «Кызыл таң» газетасында (мөхәррире Муса Мөлеков) алты ай тәрҗемә буенча мөхәррир, аннары басманың әдәбият һәм сәнгать бүлегендә әдәби хезмәткәр була. Әдәбият, сәнгать, мәдәният, мәгариф, милли темаларга мәкаләләр яза. Газетада басыласы барлык шигъри әсәрләр аның кулы аша уза. Аның таләпчәнлеге, каты куллылыгы нәтиҗәсендә «Кызыл таң»да әдәби яктан яхшы эшләнгән әсәрләр генә басыла, җиңел кулъязмалар кире кагыла. «Кызыл таң»да эшләү чорында үзенең дә иҗади активлыгы көчәя. Уфада чыга торган газета-журналларда, 1966 елдан Казандагы «Казан утлары» журналында басыла. 1968 елда аның зур бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» күмәк китабында дөнья күргән[4].

1980-еллар азагы һәм 1990-елларда ул инде актив яза, илдә барган үзгәрешләр турында мәкаләләре чыга, үзе исә Уфадагы татар милли хәрәкәтендә катнаша. Шигырьләре дә Уфа, Казан газета-журналларында даими басылып килә. 1993 елда, Башкортстаннан беренчеләр булып, Рим Идиятуллин (1940―2018) һәм Халисә Мөдәррисова белән бергә Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгән[1].

2000 ел башында каты авырудан вафат булган[5]. Аның вафатыннан соң, игезәк туганы Рәфит (1938―2008) аның шигырьләрен, поэмаларын җыеп, кулъязма хәлендә Казанга Рәдиф Гаташка илтеп тапшыра. Аларның бер өлеше 2008 елда, шагыйрьнең 70 еллыгына, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан Рәшит Гатауллинның «Сагышлы моңнар» исемле сайланма шигырьләр китабы булып басылып чыга[6]. Китапка кереш сүзендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Рәшит Гатауллинның үзенчәлекле язмышы, лирикасының миллилеге, ихласлыгы, традицияләргә тугрылыгы турында яза, татар шигъриятендә бу шагыйрьнең дә тагын бер яңа исем булып, әдәбият һәм укучы хәтерендә табигый, хаклы урын алып яшәячәгенә ышанычын белдерә[2].

2020 елда Казанның «Яз» нәшрияты 22 шартлы басма табак күләмендә «Кил, сөйләшик, дөнья!» дигән китабын бастырып чыгарган [7]. Кереш сүзне Рәдиф Гаташ язган. Җыентыкта шигырьләр, поэмалардан тыш, Роберт Миңнуллин, Рәшит Сабитов, Илдус Фазлетдинов, Дания Заһидуллина мәкаләләре урын алган.

2023 елның 19 июлендә Кушнаренко районында игезәк туганнар Рәфит һәм Рәшит Гатауллиннар истәлегенә багышланган чаралар узган[8] [9].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Венера (Стәрлебаш районыннан), улы, кызы.
Беренче хатыны вафатыннан соң, икенче гаилә корган[10].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү