Иске Камышлы (Кушнарин районы)

Иске КамышлыБашкортстанның Кушнаренко районында урнашкан татар авылы.

Иске Камышлы
Халык саны 701 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 54°57'1"тн, 55°46'2"кнч
Почта индексы 452253 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

Кушнаренко районының көнчыгыш чигендәге Камышлы, Илморза авылларына ХVIII гасыр башларында күченеп килгән татарлар нигез салган. Табигатьнең урманнарга, күлләргә бай куенында төпләнгән халык иркен яшәгән. XX гасыр башларында бу авылларда ике мәхәллә булып, дини тәрбия көчле куелган. Әмма башлангыч белем бирү мәктәбе булмау күпләрне борчуга салган. Шул рәвешле, 1912 елда земство тарафыннан мәктәп бинасы төзү башлана. Әмма беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән укыту эшен җайга салу кичектерелә. Камышлы авылына беренче укытучылар 1915 елда гына килә.

1917-20 еллардагы вакыйгалар Камышлы, Илморза авылларын да читләп үтми. Революция, гражданнар сугышы авыл халкын икегә аера. Хәкимлекне югалтырга теләмәгән мулла-мөәзиннәр совет властеның кан дошманына әйләнә.

1920 елның язында комсомолның Уфа губкомы ике яшь егетне, шагыйрь Шамун Фидаи белән Барый Башмаковны яшьләр арасында эш алып бару өчен Бөре өязе авылларына җибәрә. Юлда алар атлы юлчыларга иярә, аларга үзләренең планнары турында сөйли. Ә болар, Мәмәк авылы кешеләре, Башма­ковларның дошманнары булып чыга. Алар егетләрне Айгалыш урманына алып кереп тукмый. Бер атна узгач, авыл кешеләре Барый белән Шамунның үле гәүдәләрен Айгалыш сазлыгыннан табып ала.[1]

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[2]
701

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү