Роман Путин, Роман Игорь улы Путин (рус. Рома́н И́горевич Пу́тин, 1977 елның 10 ноябре, Рязань) — РФ дәүләт хезмәткәре, бизнесмен. В. В. Путинның туганнан туганының улы . 2012-2013 елларда Новосибирск өлкәсе губернаторы киңәшчесе. 2013 елдан бүгенгәчә Ямал-Ненец автономияле округы губернаторының инвестицияләр буенча киңәшчесе. 2014 елдан Putin Consulting консалтинг ширкәте җитәкчесе.

Роман Путин
Туган телдә исем Роман Игорь улы Путин
Туган 10 ноябрь 1977(1977-11-10) (46 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Рязань
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Военная академия материально-технического обеспечения имени А. В. Хрулёва[d]
Һөнәре бизнесмен, ФСБ офицеры
Ата-ана

 Роман Путин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1977 елның 10 ноябрендә Рязаньдә туган. Роман Путинның бабасы Александр Спиридон улы белән В. В. Путинның әтисе Владимир Спиридон улы (19111999) — бертуганнар, Романның әтисе Игорь белән Владимир Путиннар — туганнан туганнар.

Санкт-Петербургта урнашкан Армия генералы А. В. Хрулёв исемендәге матди-техник тәэмин итү хәрби академиясен (Сарытау өлкәсе Вольск шәһәрендәге филиалы) кызыл дипломга тәмамлаган (2001).

2001-2003 елларда лейтенант дәрәҗәсендә Россия Федерациясе федераль иминлек хезмәтенең (рус. ФСБ РФ) Рязань өлкәсе буенча идарәсендә офицер-оперативник булып хезмәт итә, хакимияттә коррупциягә һәм икътисадый җинаятьләргә каршы, шулай ук наркотиклар контрабандасына каршы көрәшә. 2003 елда контракт мөддәте тәмамлангач, дәүләт хезмәтенә күчә.

2003-2007 елларда Рязань шәһәр шурасының икътисад анализы һәм финанс контроле идарәсендә эшли. Шәһәр бюджетыннан муниципаль оешмаларга бүленгән акчаның дөрес тотылуын тикшерә. Шәһәр казнасына канунлы тотылмаган 500 млн сум акча кире кайтарыла.

2007-2008 елларда Мобиль ТелеСистемалар ААҖ (рус. МТС) Рязань бүлеге башлыгы.

2008-2011 елларда Рязань шәһәре мэрының хәвефсезлек буенча киңәшчесе.

2011 елдан «Елга транспортын модернлаштыру» (рус. МРТ) ширкәтләр төркеме директорлар шурасы рәисе (төркемнең 35 % акциясен кулында тота). Әлеге төркем Россия тимер юллары ААҖ белән хезмәттәшлек итә. Мәскәү елгасы буенча елга таксилары челтәрен булдыру проектын тәкъдим итә.

2012 елдан гиропланнар җитештерүче МРТ-АВИА ширкәтенең хуҗаларыннан берсе. РФдә (Звенигород) француз Xenon модельле гиропланнар җитештерүне җайга сала, РФ, Казакъстан, БелаРоссиядә алман AutoGyro GmbH маркалы автожирлар сату белән шөгыльләнә. 2011 елның сентябрендә Чибәркүл полигонында узган «Үзәк-2011» гаскәри өйрәнүләрендә соңгы модель гиропланны Дмитрий Медведевка (2008-2012 елларда РФ Президенты) күрсәтә. Гиропланнарны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС), РФ Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы да сатып ала.

2012-2013 елларда Новосибирск өлкәсе губернаторы В. А. Юрченконың социаль-икътисад мәсьәләләре буенча (җәмәгать башлангычында) киңәшчесе, Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы Д. Н. Кобылкинның инвестицияләр буенча киңәшчесе. 2013 елның азагында, «Оборонсервис» эченә керүче Новосибирск автомобиль ремонтлау заводы базасында «яңа автомобиль җыючы оешма төзү проектын башкара алмаган өчен», В. А. Юрченко Р. И. Путинны вазифасыннан бушата. Өч айдан В. В. Путин В. А. Юрченконы «ышанычны акламаган өчен» өлкә губернаторы вазифасыннан бушата[1].

2014 елның мартында урта бизнес һәм төбәкләр эшмәкәрләре өчен эшләүче Putin Consulting консалтинг ширкәте оештыра (офисы Лондонда). Максаты — Көнбатыш Аурупа һәм Азия (Кытай, БГӘ һ. б. илләр) инвесторларын РФ бизнесына җәлеп итү, тендерлар һәм конкурслар үткәргәндә төбәкләрдәге бизнесменнарның мәнфәгатен һәм икътисадый хәвефсезлеген тәэмин итү. Putin Consulting контрактның 3-10% ы күләмендә түләү ала[2].

2015 елдан «Берләшкән микрофинанс корпорациясе» директорлар шурасы әгъзасы[3].

Җәмәгать эше үзгәртү

  • РФ тхеквондо федерациясе багучылар шурасы җитәкчесе[4].
  • РФ ЭЭМ каршындагы «Каскад» яшьләрне хәрби-ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүче үзәкнең багучылар шурасы җитәкчесе[5].
  • РФдә югары белем алуны үстерү белән шөгыльләнүче «Рус академик фонды» җитәкчесе (2013 елдан[6].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү