Игорь Путин, Игорь Александр улы Путин (рус. Игорь Александрович Путин, 1953 елның 30 марты, Ленинград) — РФ эшмәкәре, АвтоВазбанк, Мастер-банк, Рус җир банкы директорлар шурасы әгъзасы. РФ Президенты В. В. Путинның туганнан туганы.

Игорь Путин
Файл:.jpg
Туган телдә исем Игорь Александр улы Путин
Туган 30 март 1953(1953-03-30) (71 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Ленинград
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Нижегородский институт управления[d]
Һөнәре хәрби, бизнесмен
Сәяси фирка Бердәм Русия
Балалар улы Роман
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1953 елның 30 мартында Ленинградта Александр Спиридон улы Путинның хәрби гаиләсендә туган. Игорь Путинның әтисе Александр Спиридон улы белән В. В. Путинның әтисе Владимир Спиридон улы (19111999) — бертуганнар, Игорь белән Владимир Путиннар — туганнан туганнар.

Әтисен башта Ковров дивизиясенә, соңрак Рязань югары команда автомобиль училищесынә укытучы итеп күчерәләр. Игорь Путин Рязань югары команда автомобиль училищесын (1974), Түбән Новгородда Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен (2000), «автотранспорт техникасы инженеры» һәм «юрист» белгечлекләре буенча Мәскәү икътисад һәм хокук институтын (2003) тәмамлаган.

1974-1998 елларда Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе (1991 елдан РФ) Кораллы көчләрендә Уссурийскида, Урта Азиядә, Казакъстанда хезмәт итә. Иң соңгы хезмәт иткән урыны — Сарытау өлкәсе Вольск хәрби тыл училищесы (автомобиль әзерлеге кафедрасы башлыгы урынбасары). 1998 елда «подполковник» хәрби дәрәҗәсендә отставкага чыгып, Рязаньдә урнаша.

1998-2000 елларда Рязань өлкәсе дәүләт статистика комитеты баш белгече, рәис урынбасары.

2000-2005 елларда Рязань өлкәсе лицензия пулаты рәисе.

2005 елда «Иделбурмаш» холдингына керүче Самар резервуар заводы (рус. СЗВ) директолар шурасы рәисе итеп сайлана. СЗВ нефть һәм нефть продуктлары өчен вертикаль цилиндрик резервуарлар җитештерә.

2007 елның маеннан «АвтоВазбанк сәнәгать коммерция банкы» ААҖ (рус. АВБ) директорлар шурасы әгъзасы.

2010 елның сентябреннән Мастер-Банк вице-президенты.

2012 елның июненнән Рус җир банкы (рус. РЗБ), Сәнәгать саклык банкы (рус. ПСБ), Якутия «СУ-888» төзелеш компаниясе директорлар шурасы әгъзасы.

2014-2015 елларда Inoventica холдингы директорлар шурасы әгъзасы.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

2002 елда «Бердәм Россия» фиркасе тарафдарларының Рязань координация шурасы рәисе. 2006 елга кадәр «Бердәм Россия» фиркасе, 2006 елның октябреннән Сергей Мироновның «Гадел Россия» фиркасе әгъзасы.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү