Наркотик сүзе «йоклап, катып калу, тою сәләтен югалту» дигәнне белдергән грек сүзе «наркиткос»тан ясалган.

Наркотиклар
Сурәт
Моңа өлешчә туры килә психоактив наркотик[d] һәм наркотики[d]

Хәзерге вакытта наркотиклар дип организмның нормаль функциясен үзгәртә, систематик рәвештә кулланганда психик һәм физик (физиологик) бәйлелеккә китерә торган, синтетик ысул белән ясалган яки үсемлекләрдән алынган матдәләрне атыйлар. Психик бәйлелек наркотикларның беренче мәлләрдә кабул иткәндә күңелле тойгы тудыруына, аны яңадан татып карыйсы килүгә бәйле. Кеше ихтыярын җыеп, наркотиктан баш тартса, паникалы куркуга яки депрессиягә бирелергә мөмкин.

Эш шунда, наркотикны еш кулланганда, аңа организмның биохимик (матдә алмашы) процесслары кушыла. Шуңа күрә, наркотиктан тыелгач, баш миенең һәм башка органнарның эшчәнлеге бозыла. Абстинент синдром (токсикоманик бәйлелеккә китерүче матдәләрне кабул итүне кискен туктатканда килеп чыккан халәт) — төрле авырту күренешләре барлыкка килә. Бу халәт шул ук наркотикны йә шуңа охшаган матдәне кабат кабул иткәннән соң гына бетә. Моңа классик мисал итеп алкоголь махмырлыгын күрсәтергә була. Белгәнебезчә, баш төзәткәннән соң, эчкеченең хәле җиңеләеп китә. Опий наркотикларын кулланганда, наркоман бу наркотикка бик тиз ияләшә һәм абстинент синдром көчлерәк сизелә һәм бу — наркоманны «ватылу»га (ломка) китерә. Моннан котылу өчен аларга дозаны арттырырга туры килә.

Матдәнең наркотик булу-булмавы өч критерий: медицина, социаль, хокук нормалары буенча билгеләнә. Беренчедән, үзәк нерв системасына (кешенең тәртибен, холкын үзгәртә) йогынтысы игътибарга алына, икенчедән, ке­ шенең наркотик кабул итүе җәмгыять өчен куркыныч тудыра, өченчедән, мондый матдәләр кулланган кешене наркоманнар исемлегенә кертәләр.

Гадәттә «кәеф тотучылар» күп очракта марихуанадан башлый. Ә Русиядә гашиш (анаша) модада. Гашишның тәэсире марихуанага караганда 10- 50 тапкыр көчлерәк.

Марихуана тәэсире астында аң үзгәрүе күзәтелә. Бу психиканың үзен­ чәлегенә һәм тышкы шартларга бәйле. Кәеф үзгәреп торуы аеруча еш күзәтелә — туктатып оулмастаи шат булудан үтергеч курку өянәгенә кадәр.

Марихуана белән мавыгу психик бәйлелеккә китерә.

Наркомания дәваланмый, наркоманнар 30 яшьтән артык яшәми дип әйтүчеләр опиатлар кулланучылар турында сөйли. Опиатлардан иң куркынычы дип героин санала. Табигый алколоид морфиннан аермалы буларак, героин нерв күзәнәгенә җиңел үтеп кереп, авырту рецепторларына «басым ясый». Наркоманиянең башлангыч чорында ул эйфориягә китерсә, соңрак апатиягә алышына. Героинның куркыныч эффекты—бик көчле физик бәйлелек: кайбер очракта ул беренче тапкыр кабул итүдән соң ук башлана.

Ул вакытта наркоманны стимул буларак рәхәтлекне көтми, аны абстинент синдром булуы куркыта. Героин абстиненциясе булганда, эчәклекнең лайлалы тышчасы да бозыла. Нәтиҗәдә бик көчле диарея, организмның сыеклык югалтуы күзәтелә һәм бу халәт холера вибрионнары тәэсирен хәтерләтә.

XX гасыр ахырында синтез юлы белән амфетаминнар группасы наркотикларын уйлап чыгардылар. 1995 елга психик эшчәнлекне көчәйтүче 179 яңа матдә барлыкка килде. Болар арасында яшьләр дискотекаларда куллана торган наркотик — «экстази» да бар.

Кечкенә дозада амфетаминнар вакытлыча организмның активлыгын һәм чыдамлыгын арттыралар. Тик стимулятор тиздән типик наркотикка әйләнә. Бик тиз психик бәйлелек барлыкка килә, дозаны даими рәвештә арттырып торырга кирәк була. Наркоман стимуляторны бер-ике көн кабул итми торса, көчле депрессиягә төшә, анда үз-үзен үтерү теләге туа. Дозаны арттырып җибәрү нәтиҗәсендә үлем очраклары да еш очрый.

Иң танылган психостимуляторлар рәтенә кокаинны кертәләр. Бу — иң борынгы стимулятор. Хәзер аны синтетик юл белән дә ясыйлар, шуңа күрә бу наркотикны табу кыен түгел. Аның порошогын иснәп кеше эйфория тойгысы кичерә. Әмма бераздан эйфория ярсыну, депрессия белән алышына. Күп кулланганда галлюцинация дә күзәтелә. Арттан кемдер кугаң кебек була, сәбәпсез көнләшү һәм мәрхәмәтсезлек барлыкка килә.

Наркотик тәэсирендә кешенең тукымалары (борынның лайлалы тышчасы, вена) зарарлана, «үлә». Башка наркотиклар белән чагыштырганда, кокаин иң көчле психик бәйлелек тудыра. Кокаинны кулланудан баш тарткан кешегә дәвалану беренче ике елда бик авыр бирелә.

Психоактив чаралар рәтенә транквилизаторлар—тынычландыра торган дарулар да керә. Дозаларын арттыра барганда, алар наркотикка әйләнә.

Барбитуратларны алкоголь белән бергә кулланганда ул үлемгә китерергә дә мөмкин. Барбитуратлар психик бәйлелек уятып кына калмыйлар, көчле физик бәйлелеккә дә китерәләр. Аларны кабул итүне кискен рәвештә туктатсаң, аң югалту, эпилепсия авыруы вакытындагы кебек көзән җыеруга, галлюцинациягә, саташуга китерергә мөмкин. Ике-өч көндә үлмәсә, кешедә бик көчле депрессия, эзәрлекләү маниясе башлана, авыру социаль куркыныч затка әйләнә.

Синтетик ысул белән ясалган ЛСД-25 — яшьләр арасында бик популяр наркотик. Гадәттә, бу наркотикны «кислота» дип йөртәләр. Бу наркотикның үтергеч дозасы — 0,01 мг нан башлана. Ул бик көчле галлюцинациягә китерә. Психикасы нык булмаган кешене, яшүсмерне бу наркотикны бер тапкыр кабул игү дә бәйлелеккә китерергә мөмкин. «ЛСД-25» хәрби агулау матдәсе булып санала.

Заман наркоманиясе—фән-техник прогрессның икенче ягы. Яңа синтетик матдәләрне хәзер ай саен чыгарып торалар. Болардан кала «хәзерге экспериментаторлар» кәеф алу өчен төрле эреткечләрдән башлап чебен гөмбәсенә кадәр үзләрендә сынап карыйлар. Бүген дөньяда, шулай ук Русиядә наркомания җитди проблемага әйләнде. Наркотиклар куллану аркасында илдә ел саен 30 меңнән артык яшь кеше һәлак була. Аны ясаучылар һәм таратучылар канун буенча җинаять җавапчылыгына тартыла.

Искәрмәләр

үзгәртү