Ринат Анимаев, Ринат Мансур улы Анимаев, фр. Rinat Mansourovitch Animaev (24.03.1955) — совет һәм француз рәссамы. 1989 елдан Франциядә яшәп, иҗат итә. ССРБ рәссамнар берлеге (Мәскәү рәссамнары берлеге) (1986), Франция рәссамнар берлеге әгъзасы. Монмартрның мактаулы гражданы.

Ринат Анимаев
Туган телдә исем Ринат Мансур улы Анимаев
Туган 24 март 1955(1955-03-24) (69 яшь)
Таҗикстан ССР Дүшәнбе
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Франция Франция
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Балалар уллары Тимур, Мансур

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Р. Анимаев.
«Кызыл карлыган»

1955 елның 24 мартында Дүшәнбе шәһәрендә рәссам Мансур (Али) Анимаев гаиләсендә туган. Дүшәнбе шәһәрендә сәнгать мәктәбен, сәнгать укуханәсен (проф. М. Бекназаров, С. Корбанов, А. Бесперстов сыйныфы), Мәскәүдә Суриков исемендәге дәүләт сәнгать институтын (проф. Артамонов В.Е., Мачальский Д.К., Королев Г.Г курсы) тәмамлаган (1984). 1989 елдан Франциядә (Кот-д'Армор департаменты Динан шәһәре) яшәп, иҗат итә. Остаханәсе — Ивелин департаменты Вирофле шәһәрендә (Париж үзәгеннән 14 км ераклыкта[1]).

Иҗаты үзгәртү

Сынлы сәнгатьнең графика, портрет, тарихи портрет, аеруча пейзаж һәм натюрморт жанрларында һәм стильләрендә иҗат итә. Шулай ук скульптура сәнгате буенча хезмәтләре бар.

Рудольф Нуриев, Лев Гумилев, Людмила Гурченко, Владимир Высоцкий, Александр Солженицын, Олжас Сөләймәнов, Равил Бохараев портретларын ясаган.

1985 елдан бөтенсоюз (ССРБ), республикакүләм (РСФСР, РФ), халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә.

Күргәзмәләре үзгәртү

Иҗат әсәрләре Казан, Россия, Төньяк Америка, Бельгия, Норвегия, Франция (Пьер Карден салоны), Швеция, Югославия, Алмания, Австрия, Япония музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана.

  Рәссам хезмәте — ул иҗат азатлыгы. Бу азатлыкның бәһасы чиксез. Без көннәрнең, елларның матур мизгелләрен эзлибез. Мин бары тик кояш яктысында гына иҗат итәргә яратам. Табигать күренешләрен кәгазьгә, тукымага төшерәм. Мин кояш чыккан мәлләрне дә күп тапкыр каршы алган кеше. Көннең тууына шаһит булу, андагы сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык бизәкләрне күрү — бу бәхет!
Ринат Анимаев
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Монмартрның мактаулы ватандашы
  • Бүләкләре(үле сылтама)

Әдәбият үзгәртү

  1. Р. Анимаев. Мой взгляд на жизнь. ISBN 978-2-9538694-0-8
  2. Лия Пронэр. Иҗат иреге. «Сөембикә», 2016 ел, гыйнвар саны. ISSN 0869-1398

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү