Янбәков Рамил Әхмәт улы, Рамил Янбәк (10 август 1952 ел — 11 гыйнвар 2017 ел) — башкорт шагыйре һәм журналисты. СССР Журналистлар берлеге (1979), Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1993), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), Шәһит Ходайбирдин (2002), Зәйнәб Биишева (2006) һәм Фатих Кәрим (2015) исемендәге премияләр лауреаты.

Рамил Янбәков
Туган телдә исем баш. Рәмил Йәнбәк
Туган 10 август 1952(1952-08-10)
Давыт-Каеп, Тляумбетовский сельсовет[d], Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 11 гыйнвар 2017(2017-01-11) (64 яшь)
Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь, прозачы

Биографиясе үзгәртү

Рамил Әхмәт улы Янбәков 1952 елның 10 августында Башкорт АССРның Йомагуҗа районының (хәзерге Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы) Давыт-Каеп авылында Бөек Ватан сугышы ветеранының күп балалы гаиләсендә туган.

1969 елда Уфадагы 1-нче интернат-мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген үз авылларындагы «Кызыл байрак» колхозында башлый.

1970 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1974 елның көзендә, бишенче курста укып йөргәндә, Рамил Янбәковны «Башкортстан пионеры» (хәзер «Йәншишмә») балалар һәм үсмерләр гәзитенә хәбәрче итеп эшкә чакыралар. Университетны тәмамлагач та, шул хезмәтен дәвам итә. 1977 елда басманың бүлек мөдире, 1980 елда җаваплы сәркатибе, ә 1986 елда мөхәррире итеп тәгаенләнә.

1992 елдан Башҡортостан китап нәшриятына (аннары «Китап» нәшрияты) эшкә күчә: редакция мөдире, баш мөхәррир була. 1994 елның августында нәшрият директоры итеп тәгаенләнә. 1996 елның гыйнвар-ноябрь айларында «Ватандаш», аннары «Тамаша» журналының, 1998 елдан «Агыйдел» журналларының баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Аннары рус телендә нәшер ителгән «Сельские узоры» журналында эшли.

Журналистика өлкәсендә уңышлы хезмәт иткән өчен аңа «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.

Язучы 2017 елның 11 гыйнварында Уфада вафат була[1].

Әдәби иҗаты үзгәртү

Рамил Янбәкнең шигърият юлына ныгытып аяк басуы аның 1-нче интернат-мәктәптә укыган чорга туры килә: нәкъ мәктәп елларында ул каләмен сынап карый. Ә инде Башкорт дәүләт университетында ул шигърияткә ныклап тотына. Филология факультетының башкорт—рус бүлегендә эшләп килгән «Шоңкар» әдәби—иҗат түгәрәгендә актив шөгыльләнә, берничә ел рәттән аның старостасы була. Студент елларында җөмһүрият гәзитләренә, Башкортстан радиосы һәм телевидениесенә хәбәрләр язып тора, кайбер басмаларда аның шигырьләре дөнья күрә.

Язучы, 1974 елдан журналистика өлкәсендә эшләсә дә, шигърияттән аерылмый. Аның «Озын яз» дигән тәүге шигырь җыентыгы 1990 елда дөнья күрә. Соңыннан бер-бер артлы тугыз китабы басылып чыга. «Бөркет чаңкуы» исемлесе 2002 елгы Шәһит Ходайбирдин исемендәге премиягә лаек була.

Рамил Янбәкнең үзенчәлекле шигырьләренә композиторлар Абрар Габдрахманов, Салават Низаметдинов, Айрат Гайсин һәм Ришат Сәгыйтов дистәдән артык җыр иҗат иткән. Аларның күбесе популяр җырчылар репертуарында ныклы урын алган.

Үзенең әсәрләрендә Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның халык язучысы Зәйнәб Биишева иҗатындагы матур традицияләрне дәвам иткәне өчен Рәмил Янбәккә 2006 елда үзе туган Күгәрчен районының Зәйнәб Биишева исемендәге премия һәм башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше өчен 2015 елда Бәләбәй районы хакимияте булдырган Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия бирелә.

Әсәрләре үзгәртү

Китаплары үзгәртү

  • Озын яз: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты. 1990. — 50 бит.
  • Билгесез моң: Шигырьләр. — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1992. — 80 бит.
  • Тик сиңа табынам: Шигырьләр, лирика. — Уфа: Китап, 1994. — 128 бит.
  • Төшемдәге чәчкәләр: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 1996. — 118 бит.
  • Ерак хыял: Шигырьләр — Уфа: Китап, 2001. — 30 бит.
  • Бөркет чаңкуы: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 2002. — 240 бит.
  • Ак ялан: Шигырьләр. — Уфа: Китап, 2007.
  • Родная моя деревня (Дают-Каюп). — 2007. — 72 с.(рус.)

Вакытлы матбугатта басылганнар үзгәртү

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002)
  • Зәйнәб Биишева исемендәге премия (2006)
  • Фатих Кәрим исемендәге премия (2015)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Өфөлә танылған шағир Рәмил Йәнбәк ҡапыл вафат булды. [./Башинформ Файл:Bashinform logo-e1423154856921.jpg], 2017, 12 ғинуар(Тикшерелгән 12 гыйнвар 2017)</

Чыганаклар үзгәртү

    • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.))
    • .(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Сифатлы мәҡәлә